Барлык яңалыклар
Иҗат
2 декабрь 2019, 17:55

Әрем исе

. Озын койма белән уратып алынган йортның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып йөренә торгач, Рифкать тәрәзәдә Зареманың шәүләсен күреп бик шатланды.

Урман, урман. Зареманың колагында ишетелгән шушы сүз, тәмугъ кисәве шикелле, җанына салкын өрде. Урман. Ул берчә нечкә кыл кебек кү­ңелен ярып, берчә ачы җилләр ыжгыруы сыман тупас булып колак төбендә гөжләде. Кайдандыр әрем исе килә... һаман колагында урман... урман. Коткарыгыз! Тик тавышы никтер чыкмый. Хатын анык кына аңлап җиткерми, тагын караңгылыкка чума. Шулчак тәненнән җаны суырылып чыккандай, тынып кала. Канга баткан җан иясен уятырга те­ләп, борын төбендә әрем тиб­рәлә. Зарема шыбыр тир­гә батып күзләрен ачты. Күз­не ярып яктырткан ут аңа тагын да куркынычрак булып тоелды. Гәүдәсе янында ак халатлы кешеләр нидер эшли, ә аның җаны үз тәненә өстән карап тора сыман иде. Ул тагын аңын югалтты. Ерткыч ире кулыннан яраланган хатынның гомере өчен табиблар бик озак көрәште. Атна тулуга Зарема куркыныч төшеннән уянган шикелле булды.
Киноларда гына буладыр ул андый хәлләр. Якыннарының җан өшеткеч кыланышларына башын иеп күп түзде ул. Кай­бе­рәү­ләр аны эредән санап сүз катмаса, икенчеләр үз дөнья­сына чумган мәҗнүн итеп кө­леп карады. Гомере буе ире­нең көнләвеннән әрнеп яшә­гән Зарема беркөн килеп ялгыз калды. Үз шәүләсеннән дә көнләшкән ир яңгыр көнне багана төбендә яшеннән сугылып вафат булды. Зарема бу хәлгә көенергә дә, сөенергә дә белмәде. Ике балага ата булган ир үз башына азды шул. Югыйсә Зареманың чит ирләргә күтәрелеп караганы да булмады. Балалар башлы-күзле булса да, әниләреннән ярдәм көтеп, аңа таяналар – бичара хатын бар тапканын балаларга бирә, оныклар, дип җан ата. Аларга булсын, дип мал, кош-корт карый. Олы кызы күрше егетенә кияүгә чыгып бала тапты да, эчә, дип ташлап кайтты. Кечесе күрше авыл егете белән йөреп авырга узды да, вакытыннан алда бәбиләгәч, ире баланы кабул итми, тагын Заремага кайтарып утыртты. Балалар, дип җан атып яшәде Зарема. Йөрәк ярсуына чыдый алмый, әз-мәз салыштырып алган чагы да булды. Ул чакларда көнчел иреннән каты тукмак алды.
Ап-ак булып яткан хатынның уйлары балалар белән чуалды. Бер бәхетең булмаса, чәчең белән җир себермисеңме. Еллар үтеп, балалары аякка баскач, азрак тын алган иде алуын. Гомер иткән ирен дә кичергән иде. Әмма син күрәсен башкалар күрми. Балаларга булышу нияте белән шәһәргә эшкә юлланды һәм бер байга идән юучы булып эшкә урнашты. Бай ир җыештыручы хатынны күзәтте. Кечкенә буйлы, теремек хатын эшкә уңган, бер җиргә дә тузан төшерми, хуҗаны тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Шәһәр җирендә фатирга керсәң дә түләү кыйммәт, ә монда яшәргә бүлмәсе бар. Зарема Шакирга акрынлап ияләшә барды, тик ирнең бүре кебек астан сөзеп каравы гына никтер куркыта иде. Хуҗа бер кеше белән дә аралашмый, күп сөйләшеп бармый. Ап-ак күлмәк, яхшы костюм киеп, галстук тагып, көн дә эшкә китә. Йортта икәүләп кенә яшиләр, бер-берсенә өйрәнеп тә баралар кебек. Хуҗа кеше беркөн килеп Заремага тәкъдим ясады. Инде тормышның ачысын-төчесен күргән хатын ни әйтергә дә белми аптырап калды. Әле күптән түгел генә кара-каршы яшәгән күрше Рифкать абыйсы белән танышкан иде. Ул исә Зареманың бу кешедә эшләвен бик хупламады. Хатыны белән бер йортта өйдәш булып яшәгән Рифкать беренче көннәрдән алып Заремага күз атып йөри иде. Анысын-монысын, көн торышын, дөнья хәлләрен сөй­лә­шәләр. Җитмәсә, икесе дә бер район кешеләре булып чыкты. Зареманың, кияүгә чыгам, дигән сүзе Рифкать өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Ул агарынды, кызарынды да, бер сүз дә әйтә алмыйча, өенә кереп китте. Никтер шушы котсыз караңгы йортның хуҗасын өнәп бетерми иде ул. Ә Зарема исә, нәрсә югалтам соң мин, дип ирнең тәкъдименә риза булды да куйды. Башта ягымлы күренергә тырышкан ирне алыштырып куйдылармы ни. Зареманың һәр адымын, һәр телефон шалтыравын тик­ше­рергә тотынды. Елмаеп торса, ник сөенәсең, боек булса, кемне сагынасың, дип өтеште. Нинди хәлдә калганын хатын аңлады-аңлавын, әмма соң иде инде. Йокларга яткач, курчак кебек хатынның колагына матур сүзләр әйтер урынга, миңа хыянәт итсәң, урманга алып барып аягыңнан асып куям, эт тә тапмас, дип пышылдады ул. Зарема исә читлектәге кош сыман өзгәләнде. Хәзер инде күрше абый белән дә аралашып булмый, бик сирәк күрешәләр. Шакир күреп калса, өлеш эләктерми калмый.
Елдан артык вакыт үтте, бу йортка Шакирның я бер туганы, я бер дусты килгәне булмады. Ә Зареманы ул кечкенә эт урынына кулына алып сөеп тә куя, ачуы кабарганда пычрак сүзләр белән тиргәп тә ала. Кайчагында шундый мес­кен хәленә калып, хатынының тезләренә башын салып, уйга кала иде. Зарема аның бу кыланышларын ни дип аңлатырга да белмәде. Яшибез бит әле, акча да кирәкми, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермим, дип үз-үзен юатты ул. Ә беркөн комод җыештырганда бер кәгазьгә тап булды. Медицинада аерым ачык төшенмәсә дә, ул иренең психик авыру икәнен ачыклады. Берчә балалардай эчкерсез саф булып ачылып китеп сөйләшүенә, берчә канечкеч җанвар кебек усал карашына карап нидер сизенә иде Зарема. Юкка гына төшләренә әллә ниләр керми икән бит. Инде нишләргә, үзенә әйтеп булмый. Киңәш сорар кешесе дә юк. Ике уйлап тормый, ул кием салымнарын җыештырырга тотынды. Паспорты кайда соң, чемодан төбенә генә салган иде бит. Ул аның астын-өскә китереп документын эзләде, паспорт чемоданда юк иде. Шулчак үзе­нә төбәлгән карашны тоемлап, Зарема артына борылды һәм Ша­кирнең мыскыллы елмаеп торганын күреп, чак авып кит­мәде. Калтыранган куллары белән әйберләрен кире тутырырга тырышты, әм­ма, үч ит­кәндәй, аның бер генә әйбере дә тартмасына эләкмәде. Ир Зареманың болай да кечкенә гәүдәсенә карап торды да, качып китмәкче булдыңмы, дип очлы туфлилары белән китереп типте. Кайда качарга белмәгән хатынны авыз да ачтырмый һушы киткәнче тукмап, машинасына салды. Шәһәрдән ярыйсы гына ерак урнашкан поселокның тирә-ягы урман. Куе урман. Ни кылганын да белмәгән ир хатынны агачка бәйләп куйды. Йөрәгеннән кан саркыган Зарема кара урман уртасында торып калды, кычкырырга хәле юк, ул аңын югалтты. Ә аңына килгәндә инде табиблар аның тормышы өчен көрәшә иде.
Күрше йортта яшәгән Рифкать Зареманы күздән югалтмый гел күзәтеп тормаса, ниләр булып бетәр иде. Әле дә хуҗа кешенең йортына кереп кенә чыгуын күзәтеп торган күрше ире, нидер сизенеп, Шакир киткән якка юнәлде. Ул тирә-якны яхшы белә иде. Шуңа да курып тормый машина тавышы килгән якка колак салды. Җен кебек котырган ирнең тавышы пыскылдап кына чыга иде. Ул котычкыч эшен башкарды да, озак тормый кайтыр юлга чыкты. Агачлар артында яшеренеп торган Рифкать канга баткан, һуштан язган Зареманы күтәреп машинасына йөгерде. Ашыгуыннан ботакка эләгеп сөрлегеп барып төште. Кулындагы хатын чүпрәк кебек әрем арасына сыгылды, аның борынын ярып ачы әрем исе керде. Аның бөтен тәнен шушы әрем чыбыклары белән төрткәлиләр кебек тоелды аңа. Зареманың җиңел генә гәүдәсен Рифкать тагын күтәреп алды. Тизрәк дәваханәгә барып җитәргә кирәк. Әйе, ул барып җитеште. Ул аны коткарды. Һәм башка беркемнән дә, беркайчанда җәберләттермәячәк. Моның өчен закон бар. Хәер, закон байлар өчен түгел, көнен-көнгә ялгап дөнья көткән шыр хәерчеләр өчен генә шул, дип уйлады ул. Уйлары хак иде. Зарема юнәлеп кенә килгәндә палатада Шакир пәйда булды. Әйтерсең, аның сөекле хатынын ул түгел, бүре ерткычларча талаган. Йомшак кына итеп чәчләрен сыйпап бик озак утырды ул Зарема янында. Ә хатын исә, күз керфекләрен дә кыймылдатырга куркып, авызына су капкан шикелле телсез ята бирде. Ире килеп киткәч аның янына табиблар да ешрак керә, хәл сораша, яхшы дарулар белән дәвалый башлады. Рифкать кенә Зарема янына баралмый газапланды. Хәзер аның янында мине күрсә, үтереп кенә куяр, дип куркты ул. Һәм хатынны ничек бу бәладән коткару юлын эзли башлады. Башка тиз генә кирәкле уй да килми бит әле. Ул арада инде Шакир хатынын дәваханәдән алып та кайтты. Озын койма белән уратып алынган йортның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып йөренә торгач, Рифкать тәрәзәдә Зареманың шәүләсен күреп бик шатланды.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Ахыры киләсе санда.
Читайте нас: