Барлык яңалыклар
Иҗат
3 декабрь 2019, 13:35

Булдырдыгыз, ялгызнаратлылар!

Ялгызнарат мәдәният йортында «Сагынамын яшьлегемне торфыларда узганга» дип аталган бик эчтәлекле чара узды.

Сугышка кадәрге һәм аннан соңгы чорның аерым бер өлешен алып торган әлеге авыр хезмәт тарихның аерым бер бите итеп язылган дисәк тә дөрес булыр. Чөнки бу хезмәттә бил бөккән, сәламәтлекләрен, хәтта гомерләрен кызганмый сазлыклардан торф чыгарган апаларыбызның чыдамлыгы бәяләп бетергесез. Әлеге теманың район күләмендә күтәрелгәнен, әлегә кадәр шушы елларга бәйле чара үткәрелүен хәтерләмим. Ә менә авылдашларым булдырган – Ялгызнарат авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәфкать Фатыйховның идеясен хуплап, халыкны җәлеп итеп, менә дигән кичә оештырган. Сәхнәдә бер-бер арты торф эшенә вербовать итү, андагы авыр эштән соң да бөгелмәгән кызларның кич утыруы, күңел ачу күренешләре узды. Бу дулкынландыргыч минутлар, тамачыны әсир итеп, шул вакыт кысаларына алып керде. Яшьлекләре әлеге авыр эштә узган кызларның - бүген инде олы апаларның күзләре яшькә чыланды.
Чараны оештырып, Ялгызнарат мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Фәйзрахманова алып барды. Кичәне музыкаль яктан тулыландырган мәктәп укучыларына, авыл талантларына, бигрәк тә «Ак калфак» вокаль ансамленә афәрин! Булдырдыгыз, ялгызнаратлылар!
Миләүшә ГӘРӘЕВА.
Читайте нас: