Бу матур бер гадәткә әверелеп бара, дигән җырчы. Хөкем ителгән тоткыннар да, колония җитәкчелеге дә Фирдүснең командасын җылы каршы алган. Концерт тәмамланыр алдыннан бергәләшеп инде киләсе мәдәни чараны да билгеләп куйган.
“Шушы колониягә икенче мәртәбә килүебез. Беренче килгәндә авыррак кичергән идем, чөнки моңарчы мондый җирләрдә концерт куйган юк иде әле, ә бу юлы бернинди уңайсызлык сизмәдем.
Концерт җиңел итеп кенә, үзебезчә үтеп китте. Үзара шаярулар да булды, җитди сүзләр дә әйтелде. Барыбызны да бик әйбәт кабул иттеләр, барысына да зур рәхмәт. Төркемдәшләрем дә мондый җирләргә килеп концерт куюдан бер дә баш тартмый. Безнең бит ял көннәребез бик аз, егетләр-кызларыбыз бөтенесе төрле район-шәһәрләрдән, һәркайсының үз гаиләләре, планнары бар, шуңа да карамастан, барысы да бүген биредә.
Чакыруны кире какмаган өчен җырчы Айгөл Рәхимовага зур рәхмәт, чөнки бирегә кереп җырлар өчен олы йөрәкле булу кирәк”, дип сөйләгән "Татар Тудей"га Фирдүс Тямаев.
Дөрестән дә, сәхнәдән бик җитди сүзләр дә әйтелде, мәгънәле җырлар да яңгырады. Әниләргә багышланган композицияне башкарганда җырчы тамашачыга тизрәк колония диварларыннан исән-имин чыгып, әнкәйләре яннарына кайтып, алар белән үткән һәр мизгелне сакларга өндәде.
Җырчының бу чыгышы беркемне дә битараф калдырмады кебек, хөкем ителүчеләрнең кайберәүләре күз яшьләрен сөртеп утырды.
“Монда утыручыларга исән-сау бу биналардан чыгып, гаиләләре, әти-әниләре янына кайтырга насыйп булсын. Безнең башкарган җырларыбыз, бәлки, кайсыларын уйланырга мәҗбүр итәр, мин инде тырыштым татарча да, урысча да үземчә нәрсәдер аңлатырга”, дип уртаклашкан җырчы.
Әти-әни кадере, чын дуслык, гаилә бәхете — колониянең мәдәният йортына җыелган тамашачыга җиткерергә теләгән төп фикерләр шушы иде.
“Аз булса да уйланырга мәҗбүр иткәнбез икән, димәк, моның барысы да юкка түгел”, ди Фирдүс Тямаев.
Җырчы Айгөл Рәхимованың мондый җирләрдә беренче чыгыш ясавы. Аның сүзләренчә, бу да үзенә күрә бер тәҗрибә булып тора.
– Нинди генә җирдә булса да, кеше бит инде ул. Шуңа күрә мин бик теләп катнашырга ризалаштым, хәтта үзем өчен дә бик кызык булды. Тамашачы бик җылы итеп каршы алды. Аерым ниндидер җырлар сайлап тормадым, кайсылары үземә ошый - шуларны башкардым. Татарча җырларымны да, урысча җырларымны да бик әйбәт кабул итеп тыңладылар, - диде Айгөл.