Барлык яңалыклар
Иҗат
6 декабрь 2019, 08:35

Бер тукталыш (ХИКӘЯ)

– Менә валлаһи, Айсылу, әгәр дә иртәгә дөнья бетә дисәләр, син анда да йоклап калыр идең! Ничек инде будильник шалтырамады? Ничек? Мин сиңа ничә тапкыр әйттем! Кычкырам! Кирәк булса бакырам да! Уф!

Алчәчәк соңга калган кешене сөйми иде. Вакытында килмәгән икән, димәк, хөрмәт итми, димәк, ул кешегә аның кирәге юк, дип саный ул. Айсылуның йоклап калганын белгәч, Алчәчәк каршы тукталышка чыгып кире өенә кайтырга булды. Арча районына барырга тиешле кызларның берсе Восстания йөз дә җиденең илле бишенче фатирында караватта утыра, икенчесе ЦУМ тукталышында утыз җиденче автобусны көтеп тора иде. «Шылтыратам бит әле. Тизрәк булсын, соңга калмасын дим. Ничек шундый булып була. Ничек? Аңламыйм!»
Утыз җиденең, гадәттәгечә килмәвенә эче пошып, Айсылуның шулай планнарны бозуына эчтән генә янып, Алчәчәкнең шайтаннары бии. Дөрес, шайтаннар салмак вальс әйләнми – кызның бөтенләй кәефе юк иде. Көзге салкын тәмам җелегенә үткәч, Алчәчәк «моторка тотарга» булды. Тукталыштан арткарак китеп, кулын күтәреп басты. Бер «мерс» китте, «рено» су сиптереп узды, ә калтырап беткән «тугызлы» маркалы ВАЗ машинасы, кызны чак кына узып, «Рәйхан» кафесы янынарак туктады. Алчәчәк, йөгермәсә дә, ашыгыбрак машинага таба атлады. Җил кызның чәчләрен аркылыга да буйгада тарап, төрлесен төрле якка очыртып уйный иде. Ачуы чыккан Алчәчәк, чәчен куртка эченә тыгып маташканда, үзе туктаткан машинага бер егетнең утырмакчы булуын күрде:
– Эй, молодой человек! Вы куда? Я остановила машину!
Егет, машина ишеген ачып, шофер белән килешеп ята иде, ачуы чыкты:
– Девушка, я вообще-то первый подошел.
– Машина для меня остановилась!
Алчәчәк, «тугызлы»ның арт ишегеннән, эченә башын тыгып:
– Дяденька, ведь вы мне остановились! Мне на Мавлютова, – диде.
Егет алгы яктан үзенекен каера иде:
– Даю пятсот рублей, дяденька.
– Ну, ребята, вам же в одну сторону, давайте садитесь, – дип елмайды таксист.
– Ну уж нет, я с этим в одну машину не сяду!
– Ну и не надо. Закройте дверь, не задерживайте, опаздываю.
Егетнең соңгы сүзләре Алчәчәк өчен үгезгә кызыл тасма күрсәткән төсле булды. «Тугызлы»га кереп утырды да ишекне бөтен көче белән дыңгырдатып япты. Шофер ачуланмады.
– Ну и погодка, мин әйтәм, ужасный просты, – дип кенә куйды.
Алчәчәк абыйның татар булуын һәм аларның кәефен күтәрергә теләвен аңлап сүз катты:
– Әйе, көн күңелсез. Җитмәсә, аны тагын да ямьсезләтеп төрле бәндәләр чыгып тора.
– Ниче, кызым, була инде ул азрак. Он тоже не хотел тебя обидеть наверны. Торопится, наверны.
– Аха, не хотел. Якшәмбе көнне иртән-иртүк караваты янына ашыгамыни ул? Просто хәзер чын егетләр юк, абый.
– Тәрбияле кызлар да аз дияр идем, – дип сүзгә кушылды егет, һәм аның да татар икәнлеге аңлашылды.
– Сезнеңчә, мин – тәрбиясез?
– Мин бит, сез – тәрбисез, димәдем.
– Теләгән идегез. Әйтә башлагач, әйтеп бетерергә кирәк аны!
– Машинага утырдыгыз бит. Урамда басып калмадыгыз.
– Машина миңа туктады. Ә сез утырдыгыз!
– Абый, менә син кемгә дип туктадың?
– Мин болай кафеда ашарга дип туктаган идем, улым, – диде Айрат абыйлары. – Аннан син ишек ачып, илтеп куй әл, дигәч – ризалаштым. Артык акча комачау итми. Ә кафега кергән булсам, туздырып чыгар идем.
– Менә күрдеңме?!
Булат бу якларга Апаста яшәүче әбисен каршы алырга дип килгән иде. Документлары белән папкасы, телефоны өйдә калганын ачыклагач, кирегә борылды. Бәхетеңне кәҗә сөзсә, диләрме әле? Булатныкына сыер белән ат бергә типкән ахрысы: кире юлга борылгач кына «тайота»сы урам уртасында туктап калды.
– Кешене ач калдыргансың менә, – диде Алчәчәк башка сүз таба алмыйча. Төшәм алайса туктатыгыз, димәкче иде – тыелды. Бу суыкта машинадан төшеп каласы килмәде.
Машинада тынлык урнашты. Туфан Миңнуллин урамында светофорга туктагач, Айрат абый радионы кабызды. Ул, гомумән, тынычлыкны өнәми иде. Таксист булып йөргәндә дә йә клиентлары белән аралаша, йә радио тыңлый. «Болгар радиосы»ның эфирында «Чәк-чәк»ләр гәп корып утыра: «Менә, Айгөл, кара. Бер таныш булмаган егет урамда туктатып номерыңны сораса бирмәячәксең бит инде? Җитмәсә, сез, хатын-кызлар, ир-егетләрне булдыксыз, оялчан, үзебезгә беренче адым ясарга кирәк, дисез. Сезнең шулай җиңел генә номер бирмәячәгегезне беләбез бит без. Шуңа килеп тә тормыйбыз». «Сезнеңчә танышып җәфаланганчы, сөйгән ярсыз калу әйбәтрәк, әйеме? Бөтен кыз да бер төрле түгел бит. Сиңа минем телефон номерым кирәкмиме дип килеп сорасынмыни инде алар?» – дип җавап кайтарды Айгөл.
– Да-а-а, – диде Айрат абый, көлемсерәп. – Менә без таныштык ул хатын белән. Үлгәч тә онытмаслык булды. Бер көн шулай эштән кайтып барам. Әле ул вакытта районда май заводында эшли идем. Кап-караңгы. Төнге уникеләр булгандыр. Үзебезнең Салмагышка борылган юлга кердем генә, каршымда бер кызый басып тора. Көчкә тормоз тыеп җитештем. Әле аның юлы юлмыни?! Яңгыр яуганнан соң, безнең заводта ясалган майдан да болайрак шуа. Инде Сәриянең өстенә менеп үтердем дип торам. Тиз генә кабинадан төштем дә аты-юлы белән теге кызга кычкырам: «Күзең чыкканмы әллә? Юл уртасыннан барасың?» – димен. Җанкисәгем үзе дә курыккан – эндәшми дә тора. Өс-башы юеш. Эчке киеменә кадәр су үткәне күренеп тора үзенең. Юк, һаман, «утырмыйм» дип киреләнә. Тиз генә күтәреп алдым да кабинага керттем дә утырттым.
Мавлютова белән Зорге урамнары киселешендә торган вакытта сак булырга кирәк, шуңа Айрат абый, тарихын читкә куеп, торып як-ягына карап, Мавлютова ягына борылды.
– Шуннан шул. Сорыйм мин моннан, кая барасың, дим. Салмышка кайтам, абый, ди. Минем сине күргәнем юк, кем кызы соң син, дим. Бөтен авылыңны яттан беләсең әллә, дип һаман каршы эндәшә. Минем аның саен кан кыза, рәхәтрәк булып китә. Синең кебек чибәр кызларны истә калдырмасаң, гөнаһ булыр ул, дим. Айрат абыйсы, көзгегә карап, Алчәчәккә күз кысып алды. Кызга аның сөйләве ошый – елмаеп, күз алдына китереп кайта иде. – Сәрия апагыз безнең авылга кунакка кайткан булып чыкты. Зәкия әбиләргә илтеп куйдым аны. Икенче көнне танцыга чакырдым. Әле чыкмыйм ди! Киребеткән нәрсә! Бер атна шулай артыннан йөрттерде. Бер ай кулыннан да тоттырмады. Хәзер, малай, яннан да китми! – дип, шофер көлеп җибәрде.
Алчәчәк тә елмайды: Менә романтика! Менә мәхәббәт! Бераздан кыз:
– Монда туктатсагыз була, – дип тә өстәде.
– Мин дә монда төшәм, – диде Булат. – Ничә сум була, абый?
– Икегездән өч йөз булыр инде, гаеп итмәгез.
Булат абыйның кулына биш йөз салды да, сдача да көтеп тормыйча, чыгып китте.
Алчәчәк «ә» дә, «җә» дә әйтә алмый калды. Шоферга:
– Ярар, абый, рәхмәт. Сәрия апага сәлам әйт, – диде.
Алчәчәк, машинадан чыгуга ук, таныш булмаган егетне табып, артыннан китте. Мавлютова урамын тутырып: – Әй-й! – дип кычкырып җибәрде. – Әй, дим, акчаны ал! Син чукракмы әллә? – дип, егетнең аркасына китереп төртте.
– Нишлисең?!
– Соң ишетмисең бит!
– Ишетми дип инвалид ясаргамыни хәзер?
– Ярар, гафу ит. Менә акчаны ал! – дип, Алчәчәк егеткә йөз илле сум акча сузды.
– Ни өчен? Абый белән сөйләшкәнгәмени? – дип көлде Булат.
– Юк, кирәкми, ул хезмәтем бушлай минем.
– Ихи-хи! Нык кызык! Мә, ал, – дип Алчәчәк һаман Булатның кулына йөз илле сумын тоттырырга тели иде.
– Ашыгам мин, юлымда торма әле, үзеңә калсын, шоколад алып ашарсың, үскәнем, – дип кулларын кесәсенә тыгып, тыкрыкка борылды.
Алчәчәк, аның алдына чыгып, егеткә гел үзенекен сөйләде:
– Үскәнем, акчамны кая куярга үзем белермен мин! Ал диләр бит сиңа!
– Сиңа, алмыйм, диләр, шуннан?
– Уф! Каян гына килеп чыктың син? Башта машинамны алдың, хәзер нервымда уйныйсың!
– Ә-ә-ә, ул синең шәхси машина йөртүчең идемени? Гафу итегез инде, мадемуазель, белмәдем! – дип, Булат, кыз алдында башын иеп, маймылланырга кереште.
Алчәчәк, түзеп тора алмыйча, шаркылдап көлеп җибәрде, аңа Булат та кушылды…
Айрат абый, машина тәрәзәсен ачып, аларны тыңлап артларыннан килгәнен сизмәделәр дә. Ә Айрат абый исә бу әйткәләшнең ике йөрәкнең үз тиңен табуы белән тәмамланачагын чамалаган иде. Икесенә бер мәхәббәт тукталышы шушы булгандыр, күрәсең, дип уйлады ул.

Чыганак: Матбугат.ру
Фото: Ачык чыганак.
Читайте нас: