Барлык яңалыклар
Иҗат
7 декабрь 2019, 09:35

Кияү монологы

- Алло, тещенька, привет! Ничек инде кем? Бу мин – киявең! Нинди кияү дип ни, шул сезнең кызны бәхетле итәргә вәгъдә биргән кияү инде… Ну, әлегә бәхетле итеп булмады, канишны… 25 ел гына яшибез бит әле. Юк, юк, тещенькам, пивнушкадан шалтыратмыйм. Пацанмыни мин пивнушкада йөрергә?! Зурлар йөри торган урыннан шалтыратам – айныткычтан. Очраклы рәвештә эләктем, теща.

Төнлә казинодан трусиктан килеш кенә чыккан идем. Бә-ә-ә-й, төнен казинодан трусиктан чыкмый ничек чыгасың?! Юк, юк, кайгырма, трусигым үземнеке. Ничек эләктемме? Урамда яныма ике сержант килде дә: «Өр әле!» диделәр. Ну, мин өрдем. Юк, все нормально, теща, алар менә икесе дә монда аунап яталар.

Сезнең тазалыклар ничек дип кенә шалтыратам, тещакаем. Монда айныткычта капитан әйтә: «Әгәр тещаң сине үзе килеп алса, өеңә кайтарып җибәрү генә түгел, бер ярты да биреп җибәрәм» ди… Юк, ул ярты сезгә түгел, миңа – зыян күргән асыл затка. Менә бер ел инде капитан айныткычка эләккән исерекләргә «тещагыз килеп алса, чыгарам» дип әйтә икән. Ләкин бу бер ел эчендә бер исәр теща да табылмаган. Может, сез шушы изге эшне башлап җибәрерсез, ә?

Мин бит сезгә карата гел яхшы мөнәсәбәттә булдым, тещам… Әйтегез әле – нигә сез мине килеп алмыйсыз? Гомерем буена мин сезгә күпме этл…ыһым-ыһым…эшләр эшләдем. Әле эшлиселәре күпме! Мин бит сезгә кешегә караган кебек карыйм… Бабайны да яратам… Аннары сезнең кыз белән минем уртак җимеш бар!... Кем турында әйтим, сезнең онык турында инде, кызым тур… Сезнең онык – малаймыни?! Ә?!

Туган көнегез белән дә котлармын дигән идем. «Туган көнгә килмәсәң, иң яхшы бүләк шул булыр» дип нигә рәнҗетәсездер инде мине… Кыйбат бүләк сорыйсыз, тещам. Булдыралмамдыр. Ә бит үткән ел мин сезне 8 март белән котладым. Ну и шту, 16 апрельдә котласам ни? Аның каравы чын йөрәктән! Чәчәкләр бүләк иттем, исегездәме? Тере чәчәкләр түгел иде дисезме? Булса ни… Зато озак сакланалар. Может тагын кирәге чыгар әле… Сезне бит әле тегендә озатасы бар…пенсиягә диюем.

Мин сезнең тазалык турында гел кайгыртып яшәдем инде, тещам. Менә әле нигә танавыгыз тыңкышланган? Әллә теш сызлыймы? Бәт-тә-әч, икесе дәмени? Менә-менә, мин гел әйтеп килдем: «Тещаның ике генә теше булырга тиеш: берсе белән яраткан киявенә сыра ачып торырга, ә икенчесе гел сызларга тиеш».

Тещам, әгәр мине айныткычтан килеп алсагыз, мин бабайның сездән яшереп җыйган акчасының кайда икәнлеген әйтәм, билләһи! Аның ун ел җыйган акчасына ике рәт теш куйдыра аласыз. Кайда яшерә дисезме? Ә, ә, килеп алсагыз гына әйтәм!.. Нәрсә, килеп алам дисезме? Шәп! Давай! Пока!

…Ә хәзер бабайга «заначка»сын икенче урынга яшерергә кушып шалтыратырга кирәк! Ух!
Читайте нас: