Барлык яңалыклар
Иҗат
9 декабрь 2019, 17:50

Халык әйтсә – хак әйтә.

Итәкне тартып аякны ябыйм, дисәң, түш күренә.Кәкре агачтан туры күләгә төшми.Имеш-мимешнең аягы йөгерек була.Әҗәткә эчкән ике исергән.Яхшылык кыл да, диңгезгә сал, адәм белмәсә, балык белер.Җир иелгәнгә генә бирермен дигән.Эт дисәң, йоны юк, кеше дисәң, юне юк.Төтеннән куркып, утка төшмә.Биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз.

Әйтемнәр
Башың акыллы да бит, телең исәр.
Улың уллы, кызың кызлы булмый торып, ата-аналарының хәлләрен аңламаслар.
Чын мәхәббәтле кешенең баш миендә логик уйлый торган урыны тоткарлана.
Алардан акыл аңлый алмый торган эшләр көтәргә була.
Ыштаны тар булса да адымын зур атларга тырыша.
Ясалма матурлык артыннан куабыз дип, табигый матурлыктан коры калалар.
Эш бер кирегә китсә, капка бикләүдән файда юк.
Бер ирнең хатыны үлсә, алтмыш ялгыз хатын куана.
Кайгы атка атланып килә, җәяүләп кенә китә.
Бар чагында күралмыйлар, юк чагында бирәлмиләр.
Салпы ягына салам кыстырмыйлар.
Матур кызга гашыйк бул, әмма акыллысын ал.
Кеше баеган саен күңеле ярлылана бара.
Өең тар булса да күңелең киң булсын.
Аптыраган үрдәк арты белән суга чума.
Яхшы белән юлдаш булсаң җитәрсең морадыңа, яман белән юлдаш булсаң, калырсың оятка.
Ерактагы дошманыңнан алдыңдагы дус яман.
Бер атка ике камыт кидермиләр.
Алдакчы телле булудан бөтенләй телсез булу артыграк.
Тай ат булганчы хуҗа эт булыр.
Бер имәннән имәнлек булмый.
Атның ялына ябышырга өлгермәгәч, койрыкка үрелүдән ни файда.
Югарыга карап, фикер йөрт, түбәнгә карап, шөкер ит.
Замана бүреләр кулына күчсә, кешеләр эткә әверелә.
Юкә белән каеш бәйләнми, төенләнми.
Кеше почмагының түренә сыйсаң да күңеленә сыймассың.
Ипләп йөрегән имгәнмәс.
Хатын-кыз булмаган йорттан нурлар җәяүләп качар.
Ялкаулансаң, кашык та авыр.
Авыр минутларда башланган дуслык озын гомерле була.
Күңеле ни уйлаганын акылы сыйдырып бетми.
Читайте нас: