Барлык яңалыклар
Иҗат
9 декабрь 2019, 19:00

ЯЗМЫШ СЫНАВЫ

Аида ХӘЙРЕТДИНОВА.(Булган хәл)Озакка сузылган явым бераз туктаган арада капка алдына кайтарып бушатылган каен түмәрләрен тирләп-пешеп пүләннәргә ярган Алмазга күршедә яшәүче хат ташучы Фәридә сүз кушты:– Җитәр, Алмаз, бераз ял ит. Батырга да ял кирәк. Менә гәзит китердем, утырып укып ал.– Ә-ә, рәхмәт, Фәридә апа.Җиткән егет, хуш ис бөркеп яткан пүләннәр өстенә салып куйган футболкасына битендәге тирен сөртеп иркен сулап алды да, бәләкәй йортта тирә-якка иркен күләгә биреп үскән карт муел астындагы эскәмиягә килеп утырды. Яңа матбугат белән танышуны гадәттәгечә район гәзитеннән башлады ул. Каникул чоры бит, мәшәкать баштан ашкан. Кирәк-ярак хәстәрләгәндә белдерүләренең файдасы бик тия. Әле үткән атнада “Минск” мотоциклына кирәкле запас частьне табуда да яраткан гәзите битләрендәге хәбәр булышлык итте. Көннәр утырып китеп печән мәшәкатьләрен җиңеләйтүгә уку башланганчы барлык материаллары белән берәр бура алып мунчаны яңарту теләге көчле егеттә. Шул уйлары белән иң элек гәзитнең дүртенче бите белән таныша башлады. Әмма белдерүләр арасында басылган “Хәтер” рубрикасы астында бирелгән таныш йөзле егетнең сурәте уйларын аянычлы язмышка дучар булган Радик белән танышкан көннәренә һәм үзенә гомерлек сабак биргән акыллы киңәшләренә алып кайтты.

***
Туксанынчы еллар ахыры иде. Алмаз җиденчедә укыган ел. Декабрь аеның салкын кичендә приступ белән үзәк район больницасының хирургия бүлегендә авыр операция үткәрде малай. Наркоздан айныгач палатадашы, үзенеке кебек үк диагноз белән шундый ук катлаулы операциядән күзләрен ачкан Радик белән танышты. Үзеннән ике яшькә өлкән Радик район үзәгеннән иде. Спорт, музыка, компьютер техникасы белән ныклап кызыксынган егет Алмазга тәүге көннән якын булды. Әнисе Тәрҗимә ханым да ике малай арасында йөгереп тора, сакланырга өнди. Ә Алмазның әнисе ерак чакрымнар үтеп алай көн саен килә алмый дәваханәгә. Шуңа да, күрәсең, аналарча хәстәрлек күргән Тәрҗимә апасына да тиз ияләште, хәле дә савыгуга барды малайның.
Радик янына дуслары күп килә. Дәресләрдән соң егермешәр сыйныфташы хәл белеп керә, мәктәп хәлләрен сөйли, яңалыклар белән таныштыра, тизрәк савыгып чыгуын тели...
Алмаз күптән игътибар итте, Радик тәмәке тарта, сыра эчә. Иптәшләре алып килгәндә шәфкать туташлары, табиблардан качып-посып зәңгәр төтен суыралар, баллон борыныннан сыра эчәләр... Унбиш яшьлек Алмаз андый чакта Радикка карап чын мәгънәсендә көнләшә. Палатада ялгызы калып уйланып ятканда өлкән туганнары, әти-әнисенең, укытучыларының әдәп, әхлак турындагы сүзләрен искә төшереп күңеленнән бәхәс кора. Алар әйтә инде ул, эчү, тарту алга илтми дип. Соң, үз яшьтәшләрең белән аларча кыланмасаң үз итмәгәннәрен аңламый бит алар. Ә үсмер Алмазның андый компанияләрдә Радик кебек үз кеше буласы килә, бик килә. Ул моны яшерми. Күпләп түгел, гел дә түгел, вакытлыча гына мавыгасың, кулланасың да, аннары ташлыйсың...
...Иртәгә егетләрнең икесен дә кайтарачаклар. Обходтан соң тумбочкаларындагы кирәк-яракларын барлап бетергәч, ике елдан район үзәгендәге урта мәктәптә укуын дәвам иттерәчәк Алмаз, түзмәде, үзен күптәннән уйландырган соравын Радик белән уртаклашты.
Аңлады үсмер замандашын. Әмма җавабы бер дә Алмаз көткәнчә булмады:
– Әлеге яшеңә җиткәнче башламагансың икән, ялгыша күрмә! Башлама! Аннан инде соң була. Сигарет та, сыра да сине үзенең колы итә! Бик үкенсәм дә, мин хәзер ташлый алмыйм инде... Безнең мәктәпкә киләсең икән, мин әйткәннәрне истә тотсаң, бер проблемаң да булмас.
Аптырады Алмаз. Алай да күңеленнән авырлык белән килешер көч таба алды үзендә. Ул унынчы сыйныфка килгәндә Радиклар сыйныфы унберенчене тәмамлаган, Радик югары уку йорты студенты булган иде.
Палатадашы әйткәнчә, бер проблемасыз укып чыкты Алмаз. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган авыл малае укуда өлгер иде, дуслары белән дә тиз көннәрдә уртак тел тапты. Ике елны уңышлы үткәреп кулына өлгергәнлек аттестаты алды да, бала чактагы хыялын тормышка ашырып күңеле яткан белгечлек буенча югары мәктәп бусагасын ышанычлы атлап керде.
...Кара хәбәр аңа икенче курсны тәмамлап җәйге каникулга кайткан тәүге атнада килеп җитте. Анысын да район гәзите битләреннән укып шаккатты. Мәктәп елларында хастаханә палатасында танышкан дусты Радикның фаҗигале дөнья куюы сәбәпле, якыннарына кайгы уртаклашу йөзеннән белдерелгән хәбәр иде ул. Ни кызганыч, җирләшүдә дә катнаша алмады бит ул үсмер чактагы иләс-миләс уйларыннан айныткан якын дустын... Соңлап ишетте. Сыйныфташларыннан ишетеп белде, кала урамында дусларына бәйләнгән салмыш хулиганнар белән бәхәскә кереп бер кансызының кулындагы хәнҗәр йөрәген яралап һәлак иткән егетне.
...Күңелендә яхшы, якты истәлекләр калдырган Радикның вафатына да ... ел икән. Газизләре тирән юксыну, әрнү белдергәннәр. Үзен туры юлдан тайпылмаска өндәгән Радикка Алмаз да гомере буе рәхмәтле. Үзе кереп барган баткакка башкаларны сөйрәми, саклануның хәерле булачагы хакында искәрткән егет үзе генә аянычлы язмыш корбаны булды. Алмазның ихлас күңелдән кабатлап яшәгән рәхмәтләре дә үзен сагалаган һәлакәттән коткара алмады микәнни. Их, бу язмыш...
Читайте нас: