Припев:
Үз баламның сүзләре бит,
Рәнҗемә, йөрәгем, түз.
Туры йөрәккә кадала
Бала әйткән авыр сүз.
Иркәлектә үскән бала,
Сүз әйтә уйламыйча.
Ана кадерен белми шул
Үзе әни булмыйча.
Припев:
Үз баламның сүзләре бит,
Рәнҗемә, йөрәгем, түз.
Туры йөрәккә кадала
Бала әйткән авыр суз.
Яңгырдан сүнгән учактай
Кабат кабына алмам.
Сүзләреңне җиде тугел,
Җитмеш кат үлчә, балам.
Припев:
Үз баламның сүзләре бит,
Рәнҗемә, йөрәгем, түз.
Туры йөрәккә кадала
Бала әйткән авыр суз.