Барлык яңалыклар
Иҗат
11 декабрь 2019, 18:45

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ

– Тоткын белән депутат арасында берәр төрле аерма бармы?– Бар.– Нинди?– Тоткын срогы чыкканны – түземсезләнеп, ә депутат коты алынып көтә.

Ипи кибетендә бер бабай – сатучыга:
– Сеңлем, миңа игътибар белән кара әле. Мин бүген сездән ипи алдыммы?
– Алдыгыз.
– Бик зур рәхмәт! – ди бабай һәм чыгып китә.

* * *

Фотограф – ир белән хатынга:
– Нигә шулай ерак утырдыгыз, якынрак килегез.
– Юк, сез безнең уртада ара калдырып төшерегез.
– Ник?
– Аерылыша-нитә калсак, кисеп алырга уңайлы булсын өчен.
* * *

Хатыны озын баскычка басып, мышный-мышный түшәм агарта, ә ире телевизордан хоккей карап утыра. Күпмедер вакыттан хатыны түзми, иренә сүз ката:
– Кадерлем, мин егылып төшсәм, бик авыр булса да, тәнәфес башлангач “Ашыгыч ярдәм” чакыртырсың инде, яме?
* * *

Ике ир сөйләшеп утыра.
– Хатыннан аерылган идем. Йортны, дачаны, машинаны, минем бөтен акцияләремне һәм 20 ел буе җыйган акчаларымны суд аша үзенә тартып алды. Череп баеды. Байлыгына кызыгып, тагын өйләнергә туры килде үзенә.
* * *

Ишек ачыла һәм бүлмәгә хәрби киемнән бер егет йөгереп керә:
– Әти, исәнме!
Әтисе, компьютерыннан күзен алмыйча гына:
– Син кайда йөрдең?
– Ничек инде кайда? Армиядә хезмәт итеп кайттым бит!
– Икенче вакыт өйдән чыгып киткәндә кая киткәнеңне әйтеп йөрисе бул!
* * *

–Төрмәгә нәрсә өчен эләктең?
– Ришвәт алган өчен.
– Ә ник шулай тиз чыгардылар?
– Ришвәт бирдем.
Читайте нас: