Биш яшьлек малай циркта ялгызы гына кичке тамаша карап утыра. Янәшәсендәге бер хатын аңа сорау бирә:
– Син бит әле бик кечкенә, ничек циркка ялгызыңны гына җибәрделәр? Билетны да үзең алдыңмы?
– Юк, әти алды.
– Ә ул кайда?
– Өйдә билет эзләп калды.
* * *
Рим папасы беренче мәртәбә Парижга килә. Аны чолгап алган журналистларның берсе сорау бирә:
– Париждагы фәхишәләргә сезнең мөнәсәбәтегез?
Рим папасы уйлый: әйбәт дип әйтү миңа килешми, начар дисәң тыңлаучыларымны югалтуым бар. Әмма ул җаен таба һәм сорауга сорау белән җавап бирә:
– Нәрсә, Парижда фәхешханәләр бар мыни?
Икенче көнне Парижның бөтен газеталары болай дип язып чыга: “Рим папасы француз җиренә килеп төшүгә: “Парижда фәхешханәләр бармы?” – дип кызыксынды”.
Җүләрләр йортында бер төркем авыру бик җитди рәвештә качарга әзерләнә. Биек койма аша чыгасы булганга бер атна күнекмәләр үткәрәләр. Иртәгә качасы дигән көнне җүләрләрнең берсе кайгылы хәбәр алып килә.
– Качу барып чыкмаячак.
– Ник?
– Койманы сүтеп атканнар.
Врач кабинеты янында ике пенсионер сөйләшә:
– Бу врачларның язуы тавык тәпие белән җир тырнаган кебек. Рецептларыннан берни аңларлык түгел.
– Алай димә әле син! Мин врач биргән рецепт белән бер ел трамвайда бушлай йөрдем, ярты ел театрда спектакльләр карадым, ә хәзер шул кәгазь буенча пенсиямне арттырдылар.
* * *
– Өйдә тынычлыкмы соң?
– Кая инде ул! Хатын аерылышырга йөри!
– Нишләп?
– Синең төсең залдагы тәрәзә пәрдәләре төсе белән туры килми ди.
***
- Айнур, минем компьютерым эшләми.
- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?
- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.