«Нигә шулай килеп чыкты соң?» Серләре уртак дусты нигә шулай түбәнсетеп көлде аннан? Уйламаганда, кисәктән кизәнеп, чалып еккандай булды бит! Ай-һай, каты кыланды Гөлчирә! Сәриянең әле һаман да, һушын җыя алмыйча, печәнлектә елап ятканын белә микән ул?
... Аларның дуслашып китүе көтмәгәндә булды. Мәктәпне бетергәч, Казанга килеп, училишега укырга керде Сәрия. Хыялы — пешекче булу иде. Коридорда Гөлчирәне очраткач, куанычыннан кочаклап ук алды үзен. Ун ел буе параллель сыйныфларда укып, бер-берсен белсәләр дә, якыннан аралашмыйлар иде. Ә монда, чит-ят җирдә, дуслаштылар да киттеләр. Казан артындагы авылларына да һәр атнаны бергә кайтып йөрделәр. Ә Казанда исә тагын бергә: тулай торактагы урыннары да бер бүлмәгә туры килде.
Менә шулай «агылый белән тагылый» кебек укып йөргән көннәре иде. Дөрес, Гөлчирә үзен Сәриядән өстенрәк тота. Тотса тота инде: Сәрия моңа үпкәләми дә, кимсенми дә. Гөлчирәгә шулай килешәрәк тә төшә бугай әле. Үзе гаҗәп җитез, сүзгә дә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел. Шуңа тагын янып торган күзләрен һәм чибәрлеген дә өстәсәң, группаларында — беренче гүзәл! Ә Сәрия исә аның янәшәсендә ничектер төссезләнеп, уңып кала кебек.
Дөрес, беренче көннәрдә шактый кыюсыз күренгән Сәрия, тора-бара, иң алдынгылар рәтенә күчте. Аш-су пешерүгә элек тә осталыгы бар иде, ә хәзер укытучылары үзен гел үрнәк итеп куя башлады. Әнә шул чакта кыз күңеле дусты Гөлчирәнең сәер якларын сизеп алды да инде. Хәтердән юарга күпме тырышса да, ул вакыйга күңелдә авыр юшкын булып утырып калды шул.
... Ул чакта сынауга Сәрия бик тырышып әзерләнгән иде. Менә алар ак халат, ап-ак башлык кигән кызлар кайнар плитә янында кайнаша. Плитә кызуыннан битләр ут яна. Сәриянең кулларына күз иярми: җитез генә токмачын кисеп, ялт кына бәрәңгесен дә әрчеп куйды. Гөлчирә дусты да: «Ярдәм кирәк түгелме?» — дип, җанын бирергә тора. Имтихан ашына барысы да тиешенчә салынып, «менә пешә, менә пешә!» дип көтеп торган минутлары идее. Өстендә сап-сары май алкалары йөзеп, тәмле бу бөркелеп торган кайнар шулпаны тәмләп карады. Каравы булды, буыннары буйлап электр тогы йөгереп уздымыни! Аш — тозлы иде. Дөрес, ашамаслык ук түгел. Тик мондый шулпа белән «бишле» алулары — ай-һай! Кыз тозны бик чамалап кына салуын, соңыннан өстәрмен дип тәгаенләвен хәтерендә яңартты. Уйласаң-уйламасаң да — эш узган. Нишләргә? Әнисе биргән сабаклары «келт» итеп исенә төште: шулпага дөге салган төенчек батырды. Рәхмәт яугыры дөге, тәки коткарды бит кызны!
Тозлы аш та, ул көнге янып-көюләре дә »бишле» алу белән онытылган булыр иде. Тик Гөлчирәнең халат кесәсеннән килеп чыккан бер уч тоз кызны әллә нишләтте. Күңелнең бик ерак почмагында әллә нинди шыксыз бер шик борынлый башлады. «Әллә? Әллә Гөлчирә?..» Аннан үзенә дә оят булып китте. Башына шундый уй килүенә уңайсызланып: «Тиле,тиле!» — дип үзен сүкте.
Халатының юылып, бауда эленеп торуын күргәч, Гөлчирәгә әллә нәрсә булды: бер кызарды, бер агарды. Аннан «баш авырта» сылтавы белән, әле иртә булуына карамастан, караватына ауды. Шунда теге шик тагын баш калкытты. Стенага борылып яткан дусты бик кызганыч булып тоелды Сәриягә. Ул, нишләргә белми, ары сугылды, бире сугылды, аннан үзе дә, утны сүндереп, урынга ятты. Шул чакта караңгы тып-тын бүлмәдә Гөлчирәнең «у-у-уф!» дип сулыш алып куюын искәрде. Теге ямьсез шик тә, шыксыз төер булып, хәтер түренә урнашты.
Бу вакыйга инде онытылып килгәндә (дөресрәге, Сәриянең аны бик тә хәтердән чыгарып атасы килә иде), бүгенгесе аяктан егарлык тәэсир итте.
... Алар группасында барысы да кызлар булып, ике генә егет бар иде. Егетләрнең берсе — Казан егете — баштарак кызлар белән аралашуны кирәк тә санамады. Затлы күн папкасын кыстырып училишега килә, дәрес бетүгә кайтып китү ягын карый. Ап-ак халатын киеп алса, пешекчедән бигрәк операциягә әзерләнгән хирургка охшап кала үзе. Кызлар да аны үзара «доктор» дип атап йөртәләр. Озын буйлы бу чибәр егеткә кушаматы да килешеп тора тагын.
Шулай эре кыланып йөрсә дә, Гөлчирәгә гыйшкы төшкәнен сизми дә калды бит егетебез. Хәзер элекке кебек дәрес бетүгә чыгып та качмый, мең сәбәп табып, тоткарлану ягын карый. «По пути» дигән булып, кызларга ияреп тулай торакка кадәр кайта.
Гөлчирә дә бик үзгәрде. Тагын да матурлана, затлылана төште. Ни дисәң дә, Казан егете үзе озата бит! Кызыбызның борыны тагын да күтәрелеп китте бугай. Сәрия дә бу икәү янында үзенең артык икәнен тоеп, юк эшен бар итеп, училишеда озаграк тоткарланды. Тулай торактагы ике кешелек кечкенә бүлмәдә дә кичләрен ул хәзер ялгыз үткәрә башлады.
Шундый көннәрнең берсендә Рамил (группадагы ике бөртек егетнең икенчесе) дәреслек сорап ишек шакыды. Сәриянең яңа гына елап туктаган чагы булып, күзләренең кызарганын яшерергә бик теләсә дә, Рамил кыздагы күңел төшенлеген шунда ук сизеп алды. Нигә кергәнен дә онытып, аны урамга чакырды.
Бик матур язгы кич иде. Сөйләшә-сөйләшә, шактый озак урам таптадылар.
— Сәрия, карале, әнә бер йолдыз сиңа күз кыса ...
Кызның күңеле күтәрелеп китте.
— Миңа гына түгел, сиңа да ...
Бу аз сүзле, тыйнак, тырыш егет белән дуслашып китүен кыз үзе дә сизми калды. Һәм Рамил аңа көннән-көн ошый барды.
Тик Гөлчирәгә монысы да ярамады. Сәрия белән Рамилне бергә күргәч, ул әллә ничек, авызын кыйшайтып, ямьсез итеп көлде, теш арасыннан гына: «Чиләгенә күрә- капкачы»,- дип сытып чыгарды. Дустының бу кыяфәте Сәрияне тагын рәнҗетте, тагын гаҗәпкә калдырды.
Гаҗәпләнмәслекме соң? Сәрия үзе, мәсәлән, Гөлчирәнең бәхетенә шатланыр гына иде. Гомумән, тирә-юнендә ачык чырайлы кешеләр булуын ярата ул, бәхетлеләр арасында яшәве аның үзенә дә рәхәт, үзенә дә күңелле. Әнә шундый уйлар белән аптырабрак йөргән чагы иде Сәриянең.
Бүген — шимбә көн — авылга кайтырга дип, электричкага утырсалар, Рамил вагонга алардан да иртәрәк кереп кунаклаган булып чыкты. Кызлар кызыксынмый түзәме инде?
— О, Рамил! Әллә син дә Арчагамы?
— Чүриледәге апаларга кайтам ...
Гөлчирә аның саен төпченде:
— Әй, алдашып утырма сана! Нинди апаң булсын ди синең... Сәриягә тагылуыңдыр инде... Сәриянең авылдагы егете кыйнап кайтарыр дип курыкмыйсыңмы соң?
Монысы инде артыгракка китте.
— Юкны сөйләмә әле, Гөлчирә! Нигә бәйләнәсең аңа. Чүрилегә диде бит инде... Ә син аның сүзләренә ышанма, Рамил, Гөлчирә шундый шаян кыз инде ул.
... Юлны шаяра -көлә уздырдылар.
Сөйләшә-сөйләшә кайтып, Чүрилене узып киткәннәрен сизми дә калганнар. Гөлчирәгә шул җитә калды: әй тотынды үчекләргә! Рамилнең генә әллә ни исе китмәде.
— Бик әйбәт булды әле. Башта сезне озатам, аннары Чүрилегә кире кайтам ...
Электричкадан төшкәч, авылга кадәр өч чакрым тәпиләделәр. Егет Сәриянең сумкасын күтәргәч, Гөлчирәнең йөзе кинәт караңгыланып китүен күрмәде дә, тоймады да бугай.
— Әллә мамык тутырдыңмы моңа? Бигрәк җиңел! Каяле, Гөлчирә, син дә сумкаңны бир, үлчәп карыйм әле, — дигәч кенә, кисәк яктырып китте.
— Менә бу ичмасам сумка! Әллә күчтәнәчкә кирпеч апкайтасыңмы?
Шулай итеп Рамилнең дә теле ачылды.
Шаяра-көлә авылга да җиттеләр. Сәрияләрнең өе — авылның бу башында, ә Гөлчирәләргә кадәр тагын шактый барасы бар әле. Өйләренә якынлашкан саен Сәриянең йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Кыз борчыла иде. «Әти кайда микән? Әгәр дә үзенең «уголок отдыха»сында булса? Теге бетмәс-төкәнмәс көен дә көйләсә? Рамил каршында оятка калсам? Нишләргә?»
Әтисе Мидхәд абзыйның соңгы вакытта, «аракы дигән йогышлы чиргә тарып», гаиләсен дә, үзен дә чиксез газапка дучар иткән чоры иде.
Исерекнең дә төрлесе була бит. Берәве, «күңеле булгач» та ятып йоклау ягын карый башлый. Болар — дөньяның иң яхшы исерекләредер, мөгаен. Тагын шундые була: бераз кабып алса, өйдә утырып тора алмый . Кем беләндер сөйләшәсе килә, әллә кайчангы үпкә-рәнҗүләрне дә искә төшерә. Китә шуннан авыл буйлап, капка төбе саен туктала-туктала, берсенә бәйләнә, икенчесен кочаклап елый, берәвенә сер капчыгының төбен селки. Мондыйларга да түзәргә була.
Мидхәд абзый — өченче төрлесе. Бераз эчә дә, үткән гасырдан калган хромка гармунын тотып, капка төбендәге «уголок отдыха»га чыгып утыра. Шуннан тотына җырларга!
Ки-и-и-т-т-ем Ге-е-е-рман җиренә,
Герман җи - и-и-ре ка-а-ара ү-ү-ү-лән,
Әллә кайтам әллә үләм ...
Я, шуннан ни булган? Бик матур җыр бит диярсез. Җыры матур, сүз дә юк... Тик менә җырчысы гына... Бармаклары «Сарман» көен «газаплый», ә үзе һаман да бер үк сүзне «моңлана» ...
Ки-и-и-т-т-ем Ге-е-е-рман җиренә,
Герман җи — и-и-ре ка-а-ара ү-ү-ү-лән,
Әллә кайтам әллә үләм ...
Монысына гына түзәр идең... Иң яманы: күзләре йомык булса да, кызын кем озатканын бик яхшы шәйләп кала. Икенче көнне иртүк, шул егетне эзләп табып: «Йә, кияү, давай сыйла бабаңны!» — дип, баш төзәтергә аракы таптыра башлый.
Кыз бала өчен дөньяда шуннан да зуррак хурлык буламы?
Аек чагында дөньяның иң яхшысы булган әтисе әнә шулай газаплый кызын ...
... Кызганычка каршы, «уголок отдыха»да бүген дә «Герман» көе ишетелә иде. Сәрия ничәнче кат газап упкынына чумды. Әтисен Рамилгә мондый хурлыклы кыяфәттә күрсәтәсе килми иде аның. Аннан Рамилне кызының егете икәне дип дә белеп алса... Нишләргә? Нишләргә соң?
Кыз Гөлчирәнең колагына пышылдады:
— Гөлчирә, мине коткар... Әтигә сиздерми генә, безнең өйне узып китик. Өчәүләшеп, сезнең капка төбендә утырыйк әле ...
Гөлчирә «ярар» дигәнне белдереп, баш какты.
Сәрия башын түбәнрәк ия төште. Өстендәге яңа күлмәген әтисенең әле күргәне дә юк. Димәк, аны танымавы бик тә мөмкин.
Менә алар «Герман көе»нә якынлаштылар... Килеп җиттеләр... Әтисе, күзләрен йомып, «хискә бирелгән» иде ...
Кинәт шунда көтелмәгән хәл булды. Инде үтеп киттек кенә дигәндә, Гөлчирәнең мыскыллы тавышы яңгырады:
— Оһо! Әтисе Сәрияне «марш» белән каршы ала! Әллә үз өегезне танымый торасыңмы, Сәрия? Узып китә күрмә тагын... Әтиең дә, как всегда, бик веселый күренә, аны да алып кереп йокларга саласың бар.
Сәрия өнсез калды. Аннан, аңына килеп, ишек алдына ыргылды. Печәнлеккә менеп каплангач кына ярсый-ярсый үкси башлады.
«Хур булдым! Хурлар булдым! Рамил күзенә ни йөзем белән күренермен? «Алкаш кызы!» — дип уйлагандыр инде. Ах, бу әтине! Нишлим?»
Бу мизгелдә аңа моннан да аянычрак хәл булырга мөмкин дә түгел кебек тоелды. Кызның бөтен тәнен калтырау алды. Күңел түрендәге иң-иң нәфис тойгылары шул аяныч билгесезлектә бәргәләнеп керләнер дип куркынган җаны тетрәнеп шомланды.
Күпмедер вакыт үткәч, Сәрия тынычлана төште. Печәнлек тәрәзәсеннән үрелеп карарга үзендә көч тапты.
Караңгы да төшеп килә икән. Капка төбендә әтисе күренми инде. Югары очка таба менеп баручы шәүләләрне (Гөлчирә белән Рамил!) күзләре шундук шәйләп алды. Йөрәге сызып-сызып сыкрый башлады: Рамил Гөлчирәне озата киткән! Озата киткән! Кинәт кызның әтисенә, Гөлчирәгә булган үпкәсе үсә барып, бөтен күкрәген биләп алды, йөрәген кысып, тынын буды.
«Рамил Гөлчирәне озата! «
Кыз тагын күз яшьләренә ирек бирде.
Ул шактый озак елады. Соңрак, җиңеләеп, бушанып калган кебек булды. Әйтерсең, яңа гына булып үткән хәлләргә Сәриянең бер катнашы да юк. Әйтерсең, дусты Гөлчирә аңа хыянәт итмәгән дә, Рамил дә хыянәтчене озата китмәгән.
Сәрия печәнлектән төште. Аның өйгә дә керәсе килми, печәнлектә төн уздыру да мәгънәсезлек булып тоелды. Әтисе, чынлап та, танымаган ахры, ә әнисе исә кызының кайтуын белмидәдер.
Кыз сак кына капканы ачып урамга чыкты. Бераз утыргычта утырып, фикерләрен тәртипкә китерергә кирәк булыр.
Тик... тик утыргыч буш түгел иде. Рамил әллә йокымсырап киткән инде: кызның чыгуын башта сизмәде дә.
Кызның тавышы коры һәм салкын иде.
— Утырырга идең, Гөлчирәң янында ...
Рамил кисәк башын күтәрде, аннан сүзсез генә елмаеп, утыргыч читенәрәк шуышты.
— Туңдыңмы? Мә, минем пидҗакны ...
... Болытлар арасыннан килеп чыккан бер йолдыз аларга күз кысты. Йолдызлар арта бара, арта бара ...
... Ә утыргычта, бер-берсенә сыенышып, икәү утыра.