Барлык яңалыклар
Иҗат
16 декабрь 2019, 13:55

Фридә машковская шигырьләре

Якташыбыз Фридә Машковская шигыре.

И, Ходаем барган юлларымда
Үтәлмаслык күпер салдырма.
Үзем өчен, үзем җавап бирәм
Буыннарга гөнаһ калдырма.
Я, Ходаем гомер елгаларын
Кичә алмаслык ярлар салдырма.
Якты дөньялардан сиңа баргач,
Тәмуг утларында яндырма.
Я, Ходаем гомер көзләрендә
Башларыма кайгы яудырма.
Улым, оныкларым, туганнарга
Дөньялыкта гөнаһ калдырма.
Бир Ходаем иман күңелләргә
Хәер-фатихаңнан калдырма.
Бир исәнлек, таза, озын гомер,
Зиһен, акылларны алдырма.
Фридә Машковская–Исламова,
Читайте нас: