Барлык яңалыклар
Иҗат
17 декабрь 2019, 19:10

Гариза

Мөдир Хисам бер гаризаЯзып бирә идарәгә.«–Ярдәм кирәк, ферма ава,Хәл итегез тиз арада».

Укып чыга шуны кат-кат
Председатель Котлыәхмәт.
Һәм кул селти: – Ник мин генә
Тиеш соң, – дип, – тикшерергә.
Ни әйтсәң дә, ул – баш, ул – түш,
Һәм бар аның помы, замы.
–Тикшер! – дип, Шәйхетдингә
Тоттыра ул гаризаны.
Шәйхетдин да түрә кеше,
Бригаданың җитәкчесе.
Анда чаба, монда чаба,
Тавык чүпләп бетмәс эше.
Шунда барып йөрмәсәм, ди,
Башыма тай типкән мәллә?
– Тикшер! – дип, гаризаны
Бирә завхоз Искәндәргә.
Тора-бара күчә кәгазь
Искәндәрдән Хәйруллага.
Хәйрулладан Шәйдуллага;
Аннан монтер Зәйнуллага.
Күчә торгач кулдан-кулга,
Ничек язса – шул көенә,
Атна-ун көн үткәч, кәгазь
Кайта ферма мөдиренә.
... Башын иеп, мөдир Хисам
Эш урынына килсә иртән.
Төзәтүне көткән ферма
Түзәлмәгән, авып төшкән.
Каһим Әүхатов
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%BF%D0%B8%D1%85%D0%B0%D0%B1%D0%B0%D0%B9%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%20%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B2%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D1%8F%20%D1%84%D0%B5%D1%80%D0%BC%D0%B0&stype=image&lr=20680&source=wiz&pos=12&img_url=https%3A%2F%2Fcdn.pixabay.com%2Fphoto%2F2017%2F09%2F26%2F18%2F59%2Fbarn-2789764_960_720.jpg&rpt=simage
Читайте нас: