Барлык яңалыклар
Иҗат
18 декабрь 2019, 17:20

АККОШЛАР МӘХӘББӘТЕ

ҖЫР.Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН репертуарыннан.Үпкән кочкан, җилгә очкан,Яраткан берәү була.Яратышып кавышканнар,Пар аккоштай, матур итепЯшәп гомерләр уза.

Аккошлар парлап таяна
Суның дулкыннарына.
Шул кошлардай пар була алсаң,
Мәңге тугры яр була алсаң
Чык минем юлларыма.
Су өсләре каурый-каурый
Пар аккош йөзгән эздә.
Язмыш аккошлар бәхетен,
Шул кошларның мәхәббәтен
Юрасын иде безгә,
Юрасын икебезгә.

Аккошлар йөзә суларда
Башларын башка салып.
Үтәсе иде гомерне

Картлыкка яшьлектә биргән

Вәгъдәләреңдә калып.

Аккошлар парлап таяна
Суның дулкыннарына.
Шул кошлардай пар була алсаң,
Мәңге тугры яр була алсаң
Чык минем юлларыма.
Су өсләре каурый-каурый
Пар аккош йөзгән эздә.
Язмыш аккошлар бәхетен,
Шул кошларның мәхәббәтен
Юрасын иде безгә,
Юрасын икебезгә.
Аккошлар йөзә суларда,
Башларын башка салып.
Илтәсе иде гомерне
Картлыкка яшьлектә биргән,
Вәгъдәләреңдә калып.
Аккошлар....
Шул кошлардай, пар була алсан,
Мәңге тугры яр була алсан,
Чык минен юлларыма.
Чык минем юлларыма.
Фото yandex.com.tr
Читайте нас: