Барлык яңалыклар
Иҗат
19 декабрь 2019, 17:55

Язмыш сынавы

Саматның бүген нигәдер иртәдән эче поша. Алай эч пошарлык сәбәп тә юк кебек. Җитмеш ике яшенә җитеп аның белән мондый хәл берничә мәртәбә генә булды. Гомере буе кеше арасында. Ул сөйләшергә, аралашырга иренми. Уен-көлке бик ярата. Хәтере әйбәт. Ишеткән кызык хәлләрне нык исендә калдыра. Эштә булсын, мәҗлесләрдә булсын, җыйналган халыкка шул хәлләрне түкми, чәчми, әзрәк үзеннән дә өстәп сөйли. Бөтен кешене авызына карата. Ул сөйләгәннән бар да шаркылдап көләләр. Аларга кушылып үзе дә көлә.

Ә бүгенге эч пошуның сәбәбен тапты. Ялгызлык галәмәте. Ялгыз калырга Ходай кушмасын, үтә дә читен хәл икән. Өйдә ялгыз булса, үзенә барыбер бер шөгыль таба. Эш булгач, эч пошарга вакыт юк. Һич тә булмаса, кулына гармун ала. Оста гармунчы булмаса да, үзе яраткан берничә көйне, кушылып җырларлык итеп уйный, җырлап та ала, күңеле күтәрелә.
Иртәнге ашка бармады. Берни дә ашыйсы килми. Бүлмәсендә чәй куеп эчеп караган иде тамагыннан ризык узмый. Ясаган чәе дә яртылаш кына эчелгән килеш. Аппетит булмаудан бервакыт та зарланганы булмады. Язмыш сынавы үткән сугыш чоры баласы бит. Ризыкның кадерен белә. Хатыны нәрсә пешерсә дә мактый-мактый ашый. Мактагач хатынының да күңеле була. Берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклар пешерергә тырыша, иренми. Әллә хатынын сагынды инде? Сагынырсың да шул, менә илле елдан артык чүкердәшеп яшиләр. Саматка шифаханәгә юллама алырга чират җиткән.

– Бар-бар! Миннән дә бераз ял итәрсең. Болай өй тавыгына әйләнеп барасың. Йөрәгеңә дә сихәт алып кайтырсың! Дару эчеп кенә тазарып булмый ул”, – дип, бик сөенде. Барлык кирәк-яракларны үз кулы белән барлап, букчаны тутырып, озатып калды. Сагынырга әле иртәрәк, атна да узмады. Йөрәк дигәне үзен гел сиздерә. Бигрәк тә инфаркт белән авырганнан соң. Аңарчы Самат җир җимертеп эшләп йөрде, бер генә дә түгел, берничә эштә. Йөрәккә әллә шул ярамады. Алтмышка җиткәч пенсияне тиккә генә бирмиләр. Вакытындарак туктый белмәде шул, алтмыш бишкә кадәр эшләде. Инфаркт егып салмаган булса, әле тагын да эшләп йөргән булыр иде. Менә хәзер йөр инде, бүлнис, шифаханә юлларын тапта.

Икмәк тәме

Шуларны уйлап, кан басымын үлчәп карады. Бар да нормада, авырган бер җире дә юк. Их! Эч пошканга дару булса икән. Янәшәдә генә биш даруханә бар. Акчасын кызганмас, сатып алып эчәр иде. Бүлмәдәше дә килсә килмәде.

– Ял көнне барыбер дәвалар юк. Кичектергесез эшләрем бар. “Кайтып киләм әле”, – дип машинасын кабызып, кайтып китте. Шифаханәдән ерак яшәми. Барлы-юклы бер сәгатьлек юл.
Аның белән тәүлек эчендә дуслашып өлгерделәр. Бергә утырып чәй кайнатып эчәләр, карта уйныйлар. Беренче катка төшеп биллиард шары тәгәрәтәләр. Телевизор кабызып хоккей карыйлар, яңалыклар тыңлыйлар. Йокыга киткәнче сөйләшеп яталар. Самат кабат ятагына ауды. Йокы килми. Башта төрле уйлар. Ята торгач карыны ачкан кебек булып китте.
Их! Әнисенең катыкка манып, табада кыздырган ипие булса икән, аның исе, аның тәме әле дә исендә.
1955 нче елның яз башы. Әнисе ничек итеп җыйнагандыр ул утыз сум акчаны?

Шул акчаны яхшылап төреп, Саматның бишмәтенә тегеп, 25 чакрым ераклыктагы Азнакайга ипи алырга җибәрде. Унике яшьлек малаен ничек курыкмыйча шуның кадәр акча белән чыгарып җибәргәндер. Күрәсең үзенең барырга вакыты булмаган. Тула оек, чабатасын киеп, көлтә ташый торган үрәчәле кечкенә чананы өстерәп, Самат караңгыда ук өйдән чыгып китте. Юл такыр. Иртәнге салкын белән кар шыгыр-шыгыр килә. Чабатасы яңа түгел, мыеклары чыккан. Самат, кичтән мичтә кипшереп, пәкесе белән мыекларын кискән иде югыйсә. Каты кар, чабатаны игәүләп, кабат мыек чыгарткан. Эңгер-меңгердә шулар күзгә күренә башлады. Ул кызу бара. Таулардан чанасына утырып төшә. Бер тауда, юл борылышында, чанасын борып өлгерә алмады, юл читендәге йомшак карга чанасы белән кереп чумды. Көчкә ерып чыкты.

Чабата эчендәге аяклар

Кояш чыкты. Болытның әсәре дә юк. Көн чалт аяз. Самат юлны белә. Беренче генә баруы түгел. Инде ярты юл артта калды. Бары да әйбәт, тик карыны ачты. Иртән аннан-моннан капкалап киткән сөтле аш ерак алып бара алмый икән шул. Алабута, бәрәңге, тагын әллә ниләр кушып пешергән бер көлчәсе бар барын. Шуны ашамый булмас. Хәле бетә башлады. Тамак ялгамаса кичкә дә барып җитә алмас. Барган көйгә шул көлчәне кимерде. Ашыйсы килү азмы-күпме басылды.

Азнакайга барып җиткәч, әле ул ипи сата торган ОРС кибетен эзләп табасы бар. Бу кибет яңа гына эшли башлаган икән. Нефть эзләүчеләр өчен ачылган. Ипине күпме алсаң да бирәләр, ди. Кояш кыздыра ук башлады. Тирли башлагач, Самат бишмәтне салып чанасына бәйләде. Кар йомшарды, юешләнде. Моны иң беренче чабата эчендәге аяклар сизде. Атлау авырлашты. Чана да иртәнге кебек әйбәт шумый. Туктап ял итсә, торып китә алмас кебек тоела. Шуңа күрә акрын булса да атларга булды.

– Әй, бәреләсең бит, чык юлдан!

Кошевка җигелгән кара айгыр янәшәдән яшен тизлеге белән узып китте. Кара мыеклы яшь кенә егет кучер урынына утырган. Ә кошевкада җәелеп утырган бәндәнең ул бүреген генә күреп калды. Каракүл күн бүрек, әллә кайдан ялтырап, күзгә бәрелеп тора. Берәр зур нәчәлниктер. Колхоз предсидәтелләре кошевкага утырып йөрсәләр дә, мондый бүрек кимиләр. Каршыга да кешеләр очрый башлады. Күбрәк җәяүлеләр. Менә арттан, үрәчәле чана җигелгән. Арык кына бер ат җигелгән, арык кына бер ат куып җитте.

– Ерактан киләсең ахыры, үскәнем, адымнарың бик акырын. Әйдә утыр! Өстеңә ки, чанаңны бәйлә! Туңарсың май ае түгел.

Инде ияләндем

– Дилбегә тоткан хатынның тавышы ягымлы. Яше белән Саматның әнисеннән күпкә яшерәк булыр. Әллә аңа сөйләшеп барырга кеше кирәк булдымы, әллә үзе шулай мәрхәмәтле идеме, утыруга сораштыра башлады. Кайсы авылдан? Исеме ничек? Нинди йомыш белән йөри? Самат аның сорауларына җавап бирсә дә, нинди йомыш белән йөрүен яшереп калдырырга тырышты. Очраган бер кешегә ипи алырга баруыңны әйтмәссең бит инде. Ул ана да артыгын төпченеп тормады.

– Бик ерактан киләсең икән, балам, башкорт ягыннан. Ничек курыкмыйча үзең генә юлга чыктың?

– Әни кушкач чыктым инде. Үзенең барырга вакыты юк. Колхоздан җибәрмиләр. Маллар карый. Нәрсәсеннән куркасың инде аның? Азнакайга беренче мәртәбә генә бару түгел.

– Әй, акыллым, нужа йөртә адәм баласын. Менә мин сугыш вакытыннан бирле Азнакайдан авылга почта ташыдым. Сугышка киткән иремнән хат бик көткәнгә шушы эшкә урнаштым. Хат та юк, үлгән хәбәре дә юк. Военкоматтан да эзләтеп караган идем. “Хәбәрсез югалган”,– дип кенә әйттеләр. Инде ияләндем. Эшемә дә, билгесезлеккә дә. Сугыш беткәнгә дә ун ел була бит инде, исән түгелдер. Исән булса, бер-бер хәбәре килер иде. Синең дә, үскәнем, әтиең сугыштан кайтмаган ахыры? Аталы балага бер дә охшамагансың.

– Мин бик кечкенә вакытта, әтинең сугышта үлгән хәбәре килгән.

– И, бала, атаңны күрергә дә насыйп булмаган икән.

Атка утыргач, Самат шактый ук хәл алды, тик юешләнгән аяклары гына туңа башлады. Инде Азнакай морҗаларыннан чыккан төтеннәр дә күренә башлады. Ул бу ападан ОРС кибетенең кайда булуын сорарга батырчылык итте.

– Имәндә икән чикләвек. Ипигә барасың алайса? Минем дә ул кибеткә сугыласы бар. Почтага кергәнче шул кибеткә киттек.

– Әй Саматның сөенгәнлекләре. Ходай Тәгалә бар ул. Әнисенең укып калган догалары кабул булды. Алла кушып юлына шушы апа туры килде. Ике-өч чакырым булса да атка утырып барды, кибет эзләп йөрисе булмады.

– Гадәттә почтаны җәяүләп алып кайтам. Посылкалар күп җыйналгач бригадир ат биреп тора. Ул ачы бал ярата. Ә минем мич башында ачы балның беткәне юк. Тол хатыннарның кайсында гына юк икән ул.

Чит жир күчтәнәчләре

Ачлыктан качып халык читкә китте. Кайларда гына юк безнең авылдан киткән кешеләр. Менә шулар әти-әниләренә, туган-тумачаларына посылка җибәреп торалар, аз булса да ярдәм булсын дип. Авылда тормыш рәтләнеп китә алмый бит әле. Камчаткадан кипкән балык, Үзбәкстаннан җиләк-җимеш, Казахстаннан кәдә мамыгы, кипкән ит килә. Посылканы кешеләр Азнакай почтасыннан барып алырга тиешләр. Посылка күбрәк карт-корыга килә. Кая алар Азнакайга барып, посылка алып йөрсеннәр. Мин алып кайтып биргәч, бик күңелләре була. Күчтәнәчләрдән миңа да авыз иттерәләр. Әй ярата безнең бригадир ачы бал белән кипкән балыкны. Тешсез авызы белән сөякләренә кадәр суырып утыра, рәхмәт төшкере.

Шулай сөйләшә-сөйләшә кибеткә дә килеп җиттеләр. Самат рәхмәт әйтеп аттан төште, бәдрәф эзләп китте. Алай кысталмаса да, кеше күрмәгәндә, теге тегелгән акчаны сүтеп аласы бар бит. Кибеткә кереп ипи чиратына басты. Кеше әллә ни күп түгел, эш вакыты булганга күрәсең. Я, алла! Булган акчасына капчык тутырып ипи алды.
Ул ипинең исе, ул ипинең матурлыгы, ә тәме, телеңне йотарсың. Самат түзмәде, өстәге кирпеч ипинең бер кырыен сындырып авызына капты.

Шуны чәйни-чәйни капчыкны кибеттән алып чыгып китте. Капчыкның авызын бәйләгәнче ипи почмагын тагын бер сындырып авызына озатты. Зурырак булды ахырысы, сулышы тыгылды, чәйнәр-чәйнәмәс көчкә йотып җибәрде. Капчыкны чанага яткыры, яхшылап бәйләгәч кайтыр юлга чыкты. Кайта-кайта туңган аякларына җылы керде. Азнакайны чыгып, биш-алты чакрым киткәч туктады. Сындырылган ипине капчыктан чишеп алды. Акрын гына, ашыкмыйча, шул ипине тәмләп ашый башлады. Коры ипи тамактан үтми башлагач, беразын сындырып, юл читенә җыйналган, инде чыйрый башлаган, кар суына манды. Юешләнгән ипи тиз чәйнәлде, тиз ашалды. Ипинең кесәгә сыярлык өлешен калдырып, кабат кайтыр юлга кузгалды. Исәбе, шул калган ипи белән, тагын туктап тамак ялгап алу. Тамак тук булгач, никадәр арган булса да кызу атлый. Йөкле булса да чана авырлыгы әллә ни сизелми. Инде таулары гына: менгәндә бөтен көчне җыеп тартып менәргә кирәк. Төшкәндә утырып төшеп булмый, ипи бар, ипи өстенә утырудан Ходай үзе сакласын.

Тәмам котны алды

Ул авылларны кызу чыга. Юлда кешеләр очраса да кызулый. Инде кояш баеды. Бераз баргач караңгы төште. Нык караңгыланганчы, туктап, теге калган ипине ашап бетерде. Бераз хәл керде. Тагын кайтыр юлга кузгалды. Кызу кайтып булмый, юлны югалтуың бар. Юл читендәге йомшак кар, төнге салкынга ныгыды. Бассаң чабата да, чана да батмый. Ярый әле юл читендә утыртылган маяклар бар. Берсе күздән югалганчы икенчесе пәйда була. Ач бүреләр генә очрамаса ярар иде. Әле урманны да чыгасы бар. Ул турыда уйлап, куркырга вакыт юк, кайтасы бар. Ай яктысы да юк ичмасам. Инде авылларына да ерак калмады. Калган юлны күз йомып та кайта ала. Юлда бер карамчык барын шәйләде. Самат туктады. Ә теге карамчык һаман каршыга килә. Нәрсәдер ялт-йолт итә. Самат каршы бармаска булды. Кесәсеннән агач саплы пәкесен эзләп табып, тимерен сабыннан чыгарып турайтты. Чанасын юлга аркылы җайлап куйды. Тезләнеп шул чанага таянды. Бер кулында пәке. Шул рәвешле теге карамчыкны көтә башлады. Ә ул якыная да якыная. Кешегә дә охшап куя. Ялт-йолт иткән әйберсе генә бераз аптырата. Инде тәмам якынайгач шәйләп алды: кулына, асылмалы, пыяла куыклы керәчин фонаре тоткан кеше бу; хатын-кыз булса кирәк; башында бүрек түгел, яулык булырга охшаган. Атлаган көйгә чайкалып фонаре ялт-йолт килә икән. Бәй, әнисе түгелме соң бу? Әнисе шул. Тәмам котны алды. Самат: “Инәй”, – дип аваз салды. Ул үз тавышын үзе ишетмәде. Әллә куркудан телсез калган инде. Аптырагач сызгырды. Болай итеп бары тик Самат кына сызгыра ала. Әнисе аны шул сызгыруыннан таныды. “Балам”, дип, алга таба йөгерә үк башлады. Самат аягына торып басты, чанасын юлга турылап куйды. Ул арада әнисе килеп җитте. Фонарен карга куеп, Саматны кочагына алды. Шатлыгыннан елап җибәрде. Сөенеченнән Самат та, тавыш-тынсыз гына балавыз сыгып алды.

Тәмле йокы

Кайтыр юлга кузгалдылар. Ул алдан фонарь тотып бара, ә аның артыннан әнисе чана сөйри. Өйгә кайтып ничек чишенеп ятканын Самат хәтерләми дә. Атлап барган көйгә яртылаш йоклый иде. Борынына килеп кергән тәмле искә ул уянып китте. Мичтә ут яна. Шул ут янына таба куеп әнисе нидер кыздыра. Кызган әйберләрне табадан бушата да, өстәлдән киселгән ипиләрне, берәм-берәм чуендагы катыкка манып, табага тезеп, кабат янган ут янына куя. Табаны әйләндерә-әйләндерә катыклы ипиләр кызарганчы тота. Самат бу тәмле искә исереп түзмәде, сикереп торды. Аның бик тә бик тә ашыйсы килә иде.

– Тордыңмы, үскәнем? Вакыт булыр инде. Тәүлектән артык йокладың. Уятырга кызгандым. Исән микән бу бала дип борын төбеңгә пыяла да куеп карадым. Пыяла тирләгәнен күргәч, тынычлап эшкә киттем. Кайтсам, син һаман йоклыйсың. Икенче тәүлеккә китте кайтып егылганыңа. Әнә комган, җылы су салынган. Юын башта! Аннан ашарга утырырсың.

– Шифаханә ятагында ятканда Самат шуларны уйлап ятты. Алтмыш ел вакыт узса да, бар да истә. Әнисенең әйткән сүзләре дә, ипи исе, ипи тәме…

Борынгылар: “Адәм баласы михнәткә чыдый, рәхәткә чыдый алмый”, дип, дөрес әйткәннәр икән. Ул рәхәткә чыдый алмыйча ята…
Рәүфҗан Закиров
Фото:Sputnik.by
Читайте нас: