Барлык яңалыклар
Иҗат
20 декабрь 2019, 14:10

Балкып яна йолдызлар

Оешмалар арасында конкурсның җиңүчеләре1нче урынны 1нче мәктәп һәм реабилитация бүлеге коллективлары яулады.2нче урын авыл хуҗалыгы колледжы һәм «Каенкай» балалар бакчасы иҗат коллективларында;3нче урынга «Йәйгор» һәм «Ромашка» балалар бакчалары һәм 2нче мәктәп коллективлары лаек булды.

Балкып яна йолдызлар
Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм Театр елына багышлап оешмалар һәм предприятиеләр, хезмәт коллективлары арасында үткәрелгән смотр - конкурс өч ай дәвамында барды. Төрле жанрларда чыгыш ясаган дус-туганнарын, ул-кызларын тамашачы кат-кат карады. Концертны оештыруда мәдәният хезмәткәрләренең өлеше бик зур булды. Шушы кыска гына вакыт эчендә тамаша залын тутырып чыгыш ясый алырлык сәхнә күренешләре әзерләү бик зур тырышлык таләп итә. Йөзләгән чыгыш ясаучылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу жюри әгъзаларына җиңелдән булмады, әлбәттә. Һәм менә алар кабат сәхнә түрендә. Гала концертны район хакимияте, район электр челтәрләре һәм 2нче мәктәп коллективлары биючеләре вальс белән ачып җибәрде. Чыгышлар бер-берсенә үрелеп кенә барды. Менә «Йәйгор» балалар бакчасы бию төркеме рус халык биюен башкарды. Алардан соң 1нче мәктәп укытучысы Айрат Абдуллин үзенең таланты белән таң калдырды – ул свирельдә татар-халык көйләренә попурри башкарды. Әйтергә кирәк, Лиза Фәтхуллина оештырган хорда 50гә якын хезмәткәр катнашты. Әдәби сүз осталары Наилә Шәфыйкова, Миләүшә Гарипова, Винария Минниева, Лиза Фәтхуллина һәм Лилия Сәфетдинова Башкортстан шагыйрьләренең туган ягыбызны, республикабызны данлаган иҗат җимешләрен тамашачыга җиткерде. «Каенкай» балалар бакчасы хезмәткәрләренең башкорт телендә театрлаштырган «Шоңкар» тамашасы да күңелләргә хуш килде. Кызлар аптырап тормады, бай абзыйны да, йөгерек малай образын да оста итеп гәүдәләндерде. Туган җиребезне җәннәтләргә тиңләп, хозур табигатебезгә мәдхия булып вокалистлар Лилия Әхмәтова, Лилия Солтанова, Эльмира Саяпова, Зәвия Фәтхлисламова, Резеда Фәхрисламова, Алсу Борханова һәм аның кызлары гаилә дуэты, ветеринария станциясе һәм район хакимиятенең ир-егетләре вокал ансамбле җырлары яңгырады. 1нче һәм 2нче мәктәп бию төркемнәренең күбәләктәй очып биегән кызлары, өзә баскан ир-егетләренең мордва, мари, чуваш, биюләре бердәм алкышларга күмелде. Балалар бакчасы тәрбиячеләренең япон кызлары биюе күңелләргә май булып ятты, якты кояшны хәтерләтте. Шулкадәр матур, чагу төсләрдәге костюмнарны да үзләре тектергән, биюне дә үзләре әзерләгән алар. Чыгышларын янгында гомере өзелгән хезмәттәшләре Дарья Кадыровага багышлады кызлар. Смотр конкурста катнашучы иң өлкән ханым район ветераннар советыннан Венера Әхмәдуллина булды. Концерт булгач, шундый була: бер көләсең, бер елыйсың. Нәрсәдер уйланырга мәҗбүр итә, кайсыдыр хисләндерә. Реабилитация филиалыннан Миләүшә Хәбибуллина һәм Илшат Гыльмияров башкаруындагы «Ялгыз торна» җырын тамашачы аягүрә басып тыңлады һәм көчле алкышларга күмде. Йөрәкләрне тетрәндергән аннан да көчлерәк күренеш ул балалар иҗат үзәгеннән Роза Гәрәйшинаның «Ана турында баллада»сы булды. Сәхнә түрендә эленгән интерактив тактада күрсәтелгән сугыш күренешләре белән тулыландырылган бу җыртамашачы күңеленең иң түренә барып җиткәндер.
Конкурста барлыгы 35 оешма һәм 450дән артык сәнгать сөюче катнашты. Ирина Исламова, Айрат Фәхрисламов, Гөлнара Касыймова, Альберт Гарипов, Индира Локманова, Азамат Назаров, Винария Минниева, Дмитрий Афризонов, Айгөл Мулланурова, Роза Исламова, Рөстәм Фәрхетдинов, Лилия Гәрәева, Игорь Бәдрисламов, Людмила Шәйнурова, Роза Гәрәйшина, Алексей Самирзянов зур осталык белән концертларны алып бару белән бергә җыр-биюдә һәм башка төрле жанрларда чыгыш ясап, халык сөюен яулады. Ә йомгаклау концертын Гөлзада һәм Руслан Әхмәтов җанлы итеп алып барды. Концет бер тында үтеп китте барлык оешмаларда мактауга лаек.
Әдәби сүз буенча үзе иҗат иткән поэманы укыганы өчен 1нче урында Миләүшә Гәрәева ( Тәтешле мәгълүмат үзәге);
Шигырь сөйләүчеләрдән 1нче урын Наилә Шафыйковага (реабилитация филиалы);
Театрлаштырылган тамаша кую буенча 1нче урын «Каенкай» балалар бакчасы хезмәт коллективында;
Оригиналь жанрда 1нче урын «Йәйгор» балалар бакчасы коллективында.
Фольклор чыгышы өчен 1нче урын 2нче мәктәп коллективына бирелде;
Халык уен коралларында уйнау буенча 1нче урынны 1нче мәктәп укытучысы Айрат Абдуллин яулады;
Соло биюдә – электр челтәрләре хезмәткәре Артем Миннимөхәмәтов җиңүче;
Бию ансамбльләре арасында 1нче урынга «Ромашка» балалар бакчасы хезмәткәрләре лаек булды. Шулай ук хакимият, 2нче мәктәп, электр челтәрләре, китапханә, газ хезмәте, балалар иҗат йорты, 1нче мәктәп, район кулланучылар җәмгыяте, Россельхоз банк, хәрби коммисариат бию төркемнәре дипломантлар исемен яулады.
Вокал буенча 1нче урын Резеда Фәхрисламова һәм Роза Гәрәйшинада. Дуэт белән җырлауда җиңүче Миләүшә Хәбибуллина һәм Илшат Гыйльмияров җиңүче булса, вокал ансамбльләр арасында 1нче урын реабилитация филиалы һәм 1нче мәктәп коллективларында. Шулай ук «Гомер балкышы» вокал төркеменә махсус приз тапшырылды. 91нче янгын сүндерү часте , авыл хуҗалыгы колледжы, китапханә системасы төрле номинацияләргә лаек булды.
Тантаналы өлешнең иң дулкынландыргыч минутларында сәхнәгә район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев күтәрелде һәм Гран-при иясе Эльмира Саяпованы бүләкләде.
Оешмалар арасында конкурсның җиңүчеләре
1нче урынны 1нче мәктәп һәм реабилитация бүлеге коллективлары яулады.
2нче урын авыл хуҗалыгы колледжы һәм «Каенкай» балалар бакчасы иҗат коллективларында;
3нче урынга «Йәйгор» һәм «Ромашка» балалар бакчалары һәм 2нче мәктәп коллективлары лаек булды.
Азамат Назаров, Гөлнара Касыймова, Зөһрә Закирова, Игорь Бәдрисламов, Азамат Шәйхетдинов, Дмитрий Биктимеровның чыгышлары тамашачы һәм жюри тарафыннан ачыш буларак билгеләнде.
Мондый конкурслар хезмәттәшләрне берләштерә, таныштыра, яшәүгә ямь өсти, яңа талантлар ача. Шушы чараларда калкып чыккан сәхнә йолдызлары үз җиребездә балкып яна. Без бит тәтешлелеләр, дип горурланып әйтә алабыз.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: