Барлык яңалыклар
Иҗат
20 декабрь 2019, 12:10

Кыш бабайга хат

Кыш бабай, Син шул хакларны туңдырып торалмассың микән? Калганын синнән сорамыйбыз, ничек тә үзебез тырышыр идек. Ялкау түгел без, дәртебез ташып тора, типсәк тимер өзәр көчебез бар. Чак кына ярдәм итеп җибәрсәң, Айга да менәбез без! Бу тормышның кара якларын ак карың белән каплаштырып, кытыршы җирләрен ялтыр бозың белән шомартыштырып җибәрсәң, егыласы каты җирләргә йомшак көрт-юрганыңны җәеп куйсаң — шул җиткән. Алга таба ничек тә үзебез барырбыз, Кыш бабай!

Исәнме, хөрмәтле Кыш бабай! Сиңа күп сәламнәр белән хат язабыз. Алдан ук гафу үтенәсебез килә: интернет аша гына аралашырга күнеккән буын вәкилләре буларак озын, матур хатлар язып өйрәнмәгәнбез. Сиңа да вацаптан гына язмакчы идек, номерыңны белмәдек. Заманадан артта каласың килмәсә, смартфон ал инде син, Кыш бабай. Ә смартфоның булып та, без белмәсәк, гафу, гаеп бездә. Ярый, монысы сүз уңаеннан гына.
“Болары да нәрсә сорый икән инде?”дип борчылма, Кыш бабай! Без бу хатны аһ-зарларыбызны тезәр өчен дә, синнән әллә ниләр сорар өчен дә язмыйбыз. Шөкер, ни телисең, шул бар. Кругом ирек! Укысың килсә укы, укысың килмәсә, кияүгә чык я өйлән, ә өйләнәсең килми икән, армиягә кит. Сайларга мөмкинлек элек тә бар иде барлыгын, әмма хәзер тагын да артты. БДИ бир дә – алга! Бирә алсаң… Анысы инде мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да вузларга ашкынмасын өчен эшләнде. А ту «син дә мулла, мин дә мулла»га әйләнеп беттек. Кара эш эшләргә кеше калмады. Укып тормасаң да була, әлбәттә. Армия сафларында хезмәт итү бер елга гына торып калды. Армиягә барып җитеп тә булмый, әйләнеп кайтасың. Солдат өчен хөррият заман җитте. Шуңа күрә армиядән курыкмыйбыз без. Тик шулай да барырга ашкынмыйбыз. Ни өчен дигәндә шуны әйтеп үтәргә кирәк, Кыш бабай, илдә демографик хәл бик аяныч хәлдә. Илнең чиген сакларсың да, тылын кем ныгыта? Хәлләрне яхшырту максатыннын икенче яки өченче бала табучыларга Ана капиталы бирәләр иде бит. Лимит тулды бугай, хатын-кызлар 450 мең сумга алданып икенче бала табарга ашыкмый. Хөкүмәт аптырап, беренчесен тапкач ук түләргә вәгъдә итә башлады. Тик хатын-кыз затын үзең беләсең, бер акча исен сизеп калсалармы! Ни чарадан бичара, өченче бала туган гаиләләргә Ата капиталы түләргә дигән карар чыгарып яталар. Ниһаять, безнең братның да бу процесста өлеше бар икәнен таныдылар, ахрысы. Ә бездәге законнарны үзең беләсең: бүген бер төрле, иртәгә икенче, дигәндәй. Аның акчасын шунда ук бирмәсләр дә бәлки, әмма баласы да берәү генә түгел, өчәү туарга тиеш бит. Якын араларда тотынмасаң, капиталсыз калуың бар. Түләүле эш, һаман түләүле эш булыр әле. Менә күрерсең, дәррәү кузгалып, илнең демографик хәлен яхшыртып ташларбыз. Киләсе елда урамнар бала арбалары белән тулып китәр әле. Шунысы гына кәефне кыра: әлеге дә баягы балалар бакчалары белән хәлләр әллә ни үзгәрми. Кыш бабай, Яңа елны каршы алгач, Карсылуның эше бетә бит инде. Бушаган вакытында булса да, җәйгә таба, тәрбияче булып торасы килмәс микән? Белешеп кара әле, яме.
Безгә эшләргә, акча табарга кирәк бит. Совет балаларыннан аермалы буларак, килгәнне көтеп ятмыйбыз — файдасыз. Хөкүмәт кабул иткән программалар бар ул барлыгын. Аларда яшь белгечләрне, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү каралган. Тик анда чиратка басар өчен дә башта чиратта торырга кирәк. Ә күбебезнең хезмәт хакы шәһәр фатирының «пес» итеп торган малай рәсеме ябыштырылган бүлмәсен сатып алырга да җитми. Анысын сатып алсаң да, салкын су килгән өчен бер хак, җылы су килгән өчен икенче хак, ул салкын су белән җылы су чыгып киткән өчен өченче хак сорыйлар. Уты, җылысы, газы… Сорамыйбыз дисәк тә, сорарга туры килә инде.
Кыш бабай, Син шул хакларны туңдырып торалмассың микән ул? Калганын синнән сорамыйбыз, ничек тә үзебез тырышыр идек. Ялкау түгел без, дәртебез ташып тора, типсәк тимер өзәр көчебез бар. Чак кына ярдәм итеп җибәрсәң, Айга да менәбез без! Бу тормышның кара якларын ак карың белән каплаштырып, кытыршы җирләрен ялтыр бозың белән шомартыштырып җибәрсәң, егыласы каты җирләргә йомшак көрт-юрганыңны җәеп куйсаң — шул җиткән. Алга таба ничек тә үзебез барырбыз, Кыш бабай!

Автор : Эльмира Ибраһимова
Фото: bzns.media
Читайте нас: