Барлык яңалыклар
Иҗат
22 декабрь 2019, 17:00

Әтиле бәхет

(Хикәя)Гөлнур АЙЗАТСүриянең йокысы уяу. Яшь үзенекен итәме, мәктәптән кайт­канда, җеп өзәрлеге дә калмый. Атнага өч көн генә барып укыта үзе, лаек­лы ялга чыкканына да ике ел булаы инде, директор Флера Гаязовна сүзен тыңлап, быел тагын укытырга килде. 11нче сыйныф укучыларын кызганып кына .Үзе 5нче сыйныфтан алып укыткан балалар:— Безне генә укытып чыгарыгыз инде, Сүрия Арслановна! — дигәч, каршы кил­мәгән иде шул. Яратты ул бу сыйныфны. Бөтен йөрәген биреп эшләде. 2 елдан бирле биологиядән дә ЕГЭ дип аптыраталар, сыйныфта 4 укучы киләчәкләрен медицина белән бәйләргә уйлый әнә, алар белән имтиханга дәресләрдән соң да, өйдә дә еш әзерләнәләр.

Бу сыйныфта ата ялкау Руслан гына кәефне бозгалый кайчак. Дәрестә телефон белән уйнап, иптәшләренә туктаусыз комачаулык иткән малайны Сүрия орыша башлауга:
— Че каныгасыз, үзегезнең наркоманыгызга бәйләнегез! Да, аңа сүз дә әйтә алмыйсыз сез, фигушки! Сөйләтми, ә ул сезне, дозага миннән дә акча алды ул. Әнә кичә яңа магазиныгызны профугал, картага оттырган! Во дает, блин а!
Сүрия телсез калды. Авызын чалшайта-чалшайта, сагыз чәйнәп, урындыгына янтаеп утырган Русланга телен әйләндереп сыңар сүз әйтә алмады. Сыйныфташлары Русланга җирәнгеч караш ташлады.
— Улының наркоманга әйләнүендә Сүрия Арслановна гаеплеме? — диеп ярсыды күршесендә утырган Алсу.
— Беләсең килсә, иглага синең братың утыртты аны, акча савар өчен! — дип җикеренде арттагы Ләйсирә.
— Сезнең шикелле клопларны сытып үтерергә кирәк, чтоб нам не мешали жить, — дип кушылды Роза да.
— Че я то!
— Не чекай! Безнең классны сасытып утырасың, тирес корты син! — дип чәрелдәде Гөлназ. Русланның алдында утырган Динар каты куллылыгы белән мәктәптә аерылып тора. Ул кинәт кенә сикереп торды да, Русланны изүеннән эләктереп, парта арасыннан сөйрәп чыгарды да ишеккә юнәлде. Русланның чырае агарып китте, әле генә күкрәк киереп утырган әтәчтән суга төшкән тавык кына калдымыни?! Кабинеттагы калган егетләр генә ни актан, ни карадан бер сүз әйләндереп әйтмәделәр, чөнки Русланның абыйсы берничә шестеркасы белән урам малайларыннан атна саен 500әр сум акча сава иде шул. Бирмәсәләр, мәктәптән кайтканнарын саклап тора да, измәләрен изә. Кыйналып, урамга чыкмыйча яткан улларын яклауны сорап, әти-әниләр милициягә дә барып карадылар. Әлегә нәтиҗәсе генә күренми. Балалар бәхәсләшә торгач, Сүрия апаларының кабинеттан чыгып киткәнен дә сизми калдылар.
Сүрия юл буе үзен тиргәп кайтты. Кеше балаларын кызганып укытырга бара, имеш. Биологиядән имтиханга аннан башка әзерләүче юкмы? Шул кеше балалары дия-дия… Битәрләде дә битәрләде үзен Сүрия.
— Ә үз балам, бердәнбер балам, кайда качып йөри ул,1 ай өйгә аяк басканы юк бит инде…
Университеттан кудылар, әтисе үзе янына кибеткә урнаштырды, анда да эш барып чыкмады. Башта кибеттәге бәяле коньякларга кул сузды, төнге клубка йөри башлагач, кибет кассасы да бушады. Ата белән ана алай бәргәләнделәр, болай бәргәләнделәр, бу хәлдән чыгу әмәлен генә тапмадылар.
Күрше урам кызы Фираяга өйләндереп карадылар. Киленнәре чәчәк кебек: үзе чибәр, үзе ачык, тәмле теле бар. Хатыны роддомга керәсе көнне юкка чыкты егет.
Киленнәре тупырдап торган сау-сәламәт ир бала тапты. Илназ гына күренмәде. Сүрия ире Фәрит белән бала тудыру йортыннан киленне үзләре генә барып алдылар. Менә бер ай бит инде Илназның өйгә кайтып күренгәне юк. Таныш-белешләре шәһәрдә сирәк-мирәк кенә күргәлиләр үзен, Сүриянең болай да янган йөрәгенә ут өстәп:
— Наркоманыңны күрдек, күзләре калай тек калай, танымады да , — диләр.
“Нинди гөнаһларым өчен Ходам миңа шундый җәза бирде икән?! Гомерлек газап!” — дип өзгәләнә ана.
Шулчак кухня шкафы ачылып ябылган тавыш ишетелде. Чү, нинди тавыш булыр бу? Ире-янында. Киленнәре балага чәй җылытамы? Оныклары Тимур белән килене йоклый торган бүлмәнең ачык ишегенә күз ташлады: бала да, Фирая да үз урынында. Әллә?
Бүлмәгә төшкән сүрән ай яктысында Сүрия кухняга таба атлады. Кабалана-кабалана утны кабызды. Калтырый-ашыга кухня шкафының шүрлекләрен актаручы уллары Илназ иде. Йөзен сакал-мыек баскан, үзе дер-дер калтырый.
— Улым, Илназ, син икәнсең, ни эзлисең анда?
— Акчагызны шушында тота идегез бит. Мине урамда дружоклар көтеп тора…
Сүрия уллары табылганга бер сөенеп, бер көенеп, Илназны үзе генә тотып кала алмаячагына ышанып, иренә кычкырды.
— Отпустите меня, отпустите! — дип үрсәләнде Илназ, башка чаралары калмагач, ике кулын, ике аягын бәйләп салган әтисе белән әнисенә ялварулы караш ташлап. Фәритнең җанын көйдереп яшен сыз­дымыни?
Бөтен тормышын, мирасын, байлыгын калдырырмын дип үстергән бердәнбер улының саргаеп киткән чыраена карарга куркыныч иде.
Алар тавышына уянган сабыйның елаганы ишетелде. Имчәк баласын күтәреп, Фирая да кухняга чыкты.
— Безне кызганмасаң, яңа туган улыңны, хатыныңны кызганыр идең, ичмасам! — диде Сүрия.
— Тимурчикның әтисе, әтисе кайткан! — дип Фирая Илназга таба бара башлаган иде, сарык күргән бүре шикелле, күзләре әллә нинди шикле янып киткән ир:
— Может, тебя отдать волкам! — дип кычкырды. Каенанасы Фираяны өтә-төртә диярлек, кухнядан чыгарып җибәрде.
— Какой Тимурчик?! Нет у меня никого! Откуда она взялась, шлюха!
Озакламый йорт янына «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Фирая шалтыраткан, күрәсең. Күзләре иң якын кешеләрен дә танымаслык хәлгә җитеп калайланган Илназны тагын алып киттеләр. Озаккамы, файдасы булырмы? Әле бер мәртәбә дә әтисе кулында сөелмәгән Тимурга әтиле бәхет насыйпмы? Сүрия йөрәген тотып, диванга ауды.Пролог.
— Әни, әни, если можешь, прости ме­ня, прости ради сына!
Зират яныннан узып барганда, яңа гына казылган кабер янында басып торучы балалы парга игътибар иттем. Йөкле хатынын, улын кысып кочаклап, иңрәп елаучы Илназ иде. Ул, әйтерсең лә, үзенең кылган гамәлләре өчен әнисеннән гафу үтенә иде. Бу минутларда уллары Тимурдан да бәхетлерәк бала булдымы икән? Нинди рәхәт ич ул әтиле булу!
Фото zen.yandex.uz
Читайте нас: