Барлык яңалыклар
Иҗат
23 декабрь 2019, 22:15

“Яшәрбез әле, кызым...”

ХИКӘЯАлар “кырыктан өлкәнрәкләр өчен” кичәсендә күреште. Моңарчы Ясминәнең мондый кичәләргә йөргәне юк иде, ә бу юлы... Мәдәни-күңел ачу үзәге яныннан үтеп барышлый, игъланга күзе төште дә, буш вакыты булудан файдаланып, кызык өчен генә кереп чыгарга булды. Аны ярым караңгы зал, дәртле музыка һәм шул музыка астында биючеләр каршы алды. Биючеләрнең күпчелеге хатын-кызлар иде. Стена буенда тамаша кылып торучылар да җитәрлек. Ясминә дә шулар арасына барып басмакчы иде, нәрсәгәдер сөртенеп егыла язды. Якында гына торган бер ир кеше аның беләгеннән тотып калды. “Рәхмәт сезгә!” – дип, ирнең йөзенә күтәрелеп карауга, Ясминә сискәнеп китте: “Фәри-ит?! Син түгелме соң бу?!..”


Тыйнак, басынкы бу егет белән бер факультетта укыган иде алар. Фәрит Ясминәгә беренче курста укыганда ук гашыйк булды, тик кызның мәхәббәтен генә яулый алмады. Яшь чакта күз “текәрәк” егетләргә төшә, күңел “оста телләр”нең матур сүзләренә алдана шул. Ясминә дә, үзеннән күзен дә ала алмаган Фәриткә игътибар итмәскә тырышып, төркемнең старостасы Данияр белән йөри башлады. Диплом яклар алдыннан, студент туе ясап, өйләнешеп тә куйдылар.

Әмма Данияр белән бәхетле гаилә тормышы барып чыкмады. Балага узуга, Ясминәнең сәламәтлеге шәптән түгеллеге ачыкланды, күп вакытын хастаханәләрдә үткәрә башлады. Даниярга бу хәл ошамады, миңа чирле хатын кирәкми дип, авырлы хатынын ташлап китте. Җитмәсә, баласы да авыру булып туды, өч ай да яшәмичә, үлеп китте. Бу хәлләрнең барысын да Ясминә бик авыр кичерде. Әле ярый, ул чагында янында терәк булырдай әнисе, әтисе бар иде. Еллар буе дәваланып, ниһаять, аякка басты хатын.

Укыганда да иң көчлеләр рәтендә иде, бар күңелен эшенә биреп, анда да үзен булдыклы хезмәткәр итеп күрсәтә алды. Ясминәне бүлек мөдире итеп күтәрделәр. Тик менә тормышыннан ирләрне сызып ташлаган иде инде ул...

Баштарак, ялгызлык хисен­нән әллә ни газапланмыйча гына, күңел бушлыгын эше белән тутырып, әти-әнисе янында тыныч кына гомер кичерә бирде. Әмма, яшь дигәннәре кырык сызыгының теге ягына чыккач, “олыгайган көнемдә янымда кем булыр соң”, дигән уй тынгы бирми башлады аңа. Әти-әни дә гомерлеккә килмәгән бит! Бүтән баласы да булмаячак аның, монысын теге вакытта ук әйткәннәр иде табиблар. Бердәнбер йөрәк парәсен дә саклый алмады шул. Эшендә аны әле бер, әле икенче ир белән таныштырып карамакчы булсалар да, Ясминә мондый таныштырулардан кимсенә иде, ризалашмады. Менә бүген, һич уйламаганда, аяклары үзеннән-үзе нәкъ менә Фәрит янында “сөртенеп” киттеләр.

Фәрит тә аны шунда ук танып алды. Элекке курсташлар буларак, очрашуларына куанып, сөйләшеп киттеләр. Фәритнең дә мондый җирләргә бүген беренче тапкыр килүе икән. “Сине очратасымны күңелем сизгән ахры”, – дип елмайды ул. Талгын музыка башланды, алар акрын гына шул көйгә парлап биергә тотындылар.

Фәриттән ниндидер рәхәт бер җылылык агылган шикелле тоелды Ясминәгә... Менә шулай, аның ышанычлы кулларына тотынган көе, тормыш сукмагыннан гомер буе барасы да барасы иде! Әлегә кадәр өйләнмәде микәнни? Өйләнгән булса, бирегә килмәс иде...

Алар озак юанмадылар. Фәрит Ясминәне озата китте. Сөйләшер сүзләре күп иде, әмма, аз сүзле Фәрит әңгәмәне башлап җибәрә алмыйча, тын гына янәшә атлый бирде. Ясминә, сүз дилбегәсен үз кулына алып, башта үз тормышын кыскача гына әйтеп узды, аннан Фәритнекен сораштыра башлады. Аның сүзләре хатынны гаҗәпкә калдырды: ул өйләнгән икән бит, җиде яшьлек кызы да бар икән, быел беренче сыйныфка укырга барасы ди. Күр әле син бу юаш Фәритне! Хатыны, кызы була торып, мондый кичәләргә нәрсә эзләп килгән ул?! Күңелендәге уйлары теленә дә чыкты, эченнән ачуы килеп китсә дә, шаярган шикелле генә итеп сорап куйды. “Хатыным бала тапканда үлде минем, – диде Фәрит, авыр көрсенеп. – Кызымны ялгызым гына үстерәм. Рәхмәт, апам Гөлфирә ярдәмләшә. Мондый җирләргә бер дә йөргәнем юк иде, бүген апам куып дигәндәй җибәрде. Сине очратырмын дип кем уйлаган? Мин сине укыган елларда бик яраттым бит, Ясминә! Үзең генә белмәдең...” Ясминә, барган җиреннән туктап, Фәритнең каршына басты: “Белдем, сиздем мин аны, Фәрит... Тик ул вакытта мәхәббәтеңне кабул итә алмадым. Әгәр дә миңа булган хисләрең сакланган булса, мин синең кызыңа әни була алыр идем...”

Бик матур яши башлады алар. Яшь вакытында егеткә карата булмаган ярату хисе, хатын йөрәгендә хәзер яралып, көннән-көн зурая, үсә барды. Фәритнең кызы Айгөлне дә үз баласыдай якын итте ул.

Әмма, ниһаять җайга салына башлаган тормыш, көннәрдән бер көнне янә челпәрәмә килде. Ясминәнең әти-әнисе, ерак туганнарына кунакка киткән җирләреннән, әйләнеп кайта алмадылар. Алар утырган автобус юл фаҗигасенә тарыды. Үлгән биш кеше арасында Ясминәнең газизләре дә бар иде... Язмыш икенче тапкыр аның тез астына китереп сукты. Бу юлы аңа аягында басып калырга ире Фәрит, кызы Айгөл көч бирделәр.

Ләкин Ясминәнең тормышындагы сынаулар моның белән генә дә бетмәде шул әле. Кисәк кенә Фәрите чирләп китте. Берничә көннән баш табиб Ясминәне үз янына чакырып алды: “Бик кызганыч, әмма ирегезнең башында яман шеш. Күп булса, бер ай яшәр...” – диде ул әкрен тавыш белән. Бу хәбәрдән хатынның күз аллары караңгыланып китте, үзе каядыр төпсез караңгылыкка очты.

Әй, язмыш, язмыш... Нишләп соңгы терәгемне, соңгы өметемне дә тартып аласың?!..

Баланың йөрәгенә гомерлек яра ясамас өчен, Фәритнең соңгы көннәре якынлашкач, Гөлфирә апасы Айгөлне үзенә алып китте. Әйтмәсәләр дә, Фәрит үз хәлен үзе белә иде, ләкин үлем хакында сөйләшмәде ул. Ясминә аның кулларыннан тотып, янында утырган вакытларда, “Зинһар, кызымны ташлама!” – дип әйтәсе килде, әйтә алмады. Соңгы сулышын алганда, авырлык белән генә: “Хушыгыз, кадерлеләрем! Айгөлем, Ясминәм, апам!” – дип пышылдады...

Фәритне соңгы юлга озаткач, Ясминә күңел төшенкелегенә бирелде. Ашларын үткәргәндә төштәге кебек йөрде дә, аннары бөтенләй урынга егылды. Эшенә дә бармады, ашамады-эчмәде, кеше белән аралашмады. Гөлфирә апасы Айгөлне үзе белән алып киткән иде. Көн дә Ясминә янына килеп, аны аякка басарга үгетләүләр бушка гына булды. Хатын тормыш ямен бөтенләй югалткан, алга таба яшәргә көче дә, теләге дә калмаган иде. Фәритнең кырыгын үткәрер алдыннан тагын килде Гөлфирә Ясминә янына. Ясминә аны бер ноктага төбәлгән килеш кенә тыңлап ятты, бер сүз дә әйтмәде. Әмма Гөлфирә киткәч, авырлык белән генә урыныннан кузгалып, су алып эчте һәм йорттан тышка чыкты. Капкага сөялеп, бераз хәл җыеп торгач, акрын гына зират ягына таба атлады.

Фәрите белән әти-әнисе каберләре янында күпме утырганын Ясминә белми. “Тиздән, тиздән күрешербез, көтегез”, – дип тәкрарлавын гына хәтерли. Шулвакыт Фәрите, кабердән телгә килеп: “Ә Айгөлне? Айгөлне кем кулына калдырасың?” – дип сорагандай булды. Хатын, сискәнеп китеп, аягүрә басты...

“Әнә бит ул минем әнием, әнә! Әйттем бит, әтием янындадыр ул дип!” – дип кычкырган тавышка бо­рылып карады. Аңа таба бар көченә Айгөл йөгереп килә, аның артыннан Гөлфирә апасы атлый иде. Айгөл, килеп җитүгә Ясминәне кысып кочаклап алды. Ясминә, калтыранган куллары белән аның башыннан сыйпады: “Кызым... Яктылык нурым минем! Яшәрбез әле... Әтиең безнең өчен сөенеп ятарлык итеп яшәрбез! Сине дә үстерермен, оныкларымны да үстерешермен әле, Алла боерса!”

* * *

“Акчарлак” газетасы, 10 январь 2019 ел №1
фото: pixabay
Читайте нас: