Барлык яңалыклар
Иҗат
27 декабрь 2019, 16:30

Күлмәк

Кем нәрсәдән, ә менә Илгиз күлмәктән уңмады. Илгиз генә түгел, Илгиз Гомәрович бит әле ул – начальник! Күлмәк ул һәр җитәкченең йөзе, визит карточкасы (һәр хәлдә ул шулай уйлый).

Ничек ярата ул затлы костюм-күлмәкләрне. Ә галстук?! Анысы бәхәс тудыра торган аерым бер тема. Бик күп ир-ат күлмәк белән чалбар алгач, тынычланыр иде. Ә Илгиз Гомәровичның күңеленә корт керә генә. Күңеленә хуш килгән галстукны эзләп, кибетләр буйлап китә. Иренми, һәр бутикта яңа күлмәк белән чалбарын кия һәм башлана... Г. Камалның «Беренче театр»дагы кебек: монысы артык кызыл, монысы яшелрәк... Сайлана торгач, кып итеп торганын тәки таба. Шул чакта аңардан да бәхетлесе булмый. Монысы минем ничәнче күлмәк икән инде дип, мыек астыннан гына елмаеп куя.
Тик күлмәкләре генә кыска гомерле булып чыга шул. Өйләнешкән генә еллары иде. Илгиз дәртләнеп эшләп йөри. Җитмәсә, җитәкчесе карьера үсеше хакында да чирттереп куйды. Үзе яраткан ап-ак күлмәген киеп китте ул эшенә. Ә кичен өенә бераз соңлап кайтты. Эштән соң калып, алар проект төзеде. Барысы да яхшы гына тәмамланыр иде дә бит, сөекле хатыны күлмәгендә помада эзе шәйләп калмаса. Хатын-кыз бит инде бер дә юктан өч әйбер чыгара ала, шуның берсе – скандал. Бер дә юкатан да түгел инде. Кызыл «печәтле» күлмәк күрү кайсы хатынга ошар? Ә аның кайдан пәйда булуын Илгиз Гомәрович үзе да аңламады. Фәкать аның намусы чиста иде. Тик моны яшь хатынга ничек дәлиләргә? Күпме орышсалар да, ир белән хатын бер бүлмәдә йоклады. Тик иртән торуга күлмәктән җилләр искән иде: Лена аны кичтән үк учакка ыргытты.
Балачактан ук күлмәктән уңмады ул. Пионерга кергән көне шатлыклы да, сагышлы да булып күңелендә уелып калды. Пионер формасы кию, галстук тагу. Ул көнне ничекләр түземсезләнеп көтте Илгиз. Өйенә кайткач та, салырга ашыкмады. Күрше-тирә күрми калмасын, берүк. Илгиз формасын салмый биш тапкыр суга чыгып керде, этен өч тапкыр ашатты. Капка төбендәге әбиләр күз тидерде дә бугай инде. Илгиз урамны кисеп чыкканда таеп егылды һәм, тырпаеп чыккан тимерчыбыгына эләгеп, күлмәген ерттырды. Кем гаепле – тимерчыбык. Әнисе эштән кайтканчы, үзе тегеп куйды куюын. Пионер күлмәге мәңгегә җөйле, таплы булып калса да, күңеле аның бервакытта да тапланмады.
Монысында биш кенә яшь иде. Илгизнең балалар бакчасына йөргән чагы. Башка малайлар кебек анда да футболканы үз итмәде шул. Корабль сурәте төшкән яраткан күлмәген салмады. Җәй иде. Эссе. Әнисе Илгизнең күлмәген салдырып, койма башына элде дә, ипи чыгарырга дип өйгә кереп китте. Шулара бозаулары килеп күлмәкне каптырган да, ярыйсы гына чәйнәргә дә өлгергән. Улының елаган тавышына Сәкинә апа атылып килеп чыкты. Күлмәген бозау авызыннан тартып алырга тырышкан Илгизне Мишка ихата буйлап сөйри иде. Тубыгында шуннан торып калган җөйне күргән саен корабльле күлмәге исенә төшеп, көрсенеп куя торган булды Илгиз. Бер генә очракта да үзе гаепле түгел бит, югыйсә.
Ә соңгы очракта? Анысында сызлаган теш гаепле булды. Ленасы «Юлдаш»ны тыңлый-тыңлый кичке аш хәзерләү белән мәшгуль иде. Илгизе гадәттәгедән иртәрәк кайтып керде дә: «Хытын, минем ак күлмәкне үтүкләп куй әле, кичен барасы җир бар. Мин әзрәк ял итеп алам», -дип икенче катка менеп китте. Лена әле бер генә тапкыр киелгән күлмәкне үтүкләргә дип, аны шкафтан тартып чыгарды. Бәй, бер җиңе яртылаш юк, кисеп алынган. Лена аптырап, ире янына ашыкты:
-Илгиз, бу нәрсә ул? Ире бераз аптырап караган булды да, шыркылдап көлеп җибәрде.
-Теш сызлаганда, кулъяулык таба алмый кисеп алган идем, -диде.
-Синме? Үзеңме?
-Анда күлмәк уе юк иде шул.
-Вәт, юләр, алай булгач ачык зәңгәрен үтүклим инде.
Юк, ачык зәңгәр күлмәк киеп Илгиз Гомәрович беркайда да бармады. Ә иртәгәсен үзе генә иркенләп яңа күлмәк алырга чыкты. Гадәттәгечә, аңа килешле галстугын да тапты.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: