Көннәрдән бер көнне бу юньсез күрше пычрак чүп тутырган чиләген моның баскыч төбенә китереп куйган. Яхшы күңеллесе бик шәп кәеф белән йокыдан торган булган, тик чүп чиләген күреп, бераз күңеле төшкән, ди. Ул чүпне түккән, чиләкне бик яхшылап юган да иң шәп пешкән алмаларын тутырып, күршесенә кергән. Ишеген шакыган тавышны ишеткәч, яман күрше, ниһаять, мин моның ачуын чыгардым, дип уйлап куйган, тавыш чыгарырга әзерләнеп торган. Күршесе ачуланмаган, киресенчә, аның алдына алма белән тулып торган чиләген куйган да: “Кемнең күңеле нәрсәгә бай булса, шуның белән бүлешә инде,” – дигән