Барлык яңалыклар
Иҗат
30 декабрь 2019, 12:10

Рәшит Әхмәтҗанов шигыре.

Мин бүген дә гашыйк . Сиңа барамКүкләр зәңгәр, болыт таралган.

Мин бүген дә гашыйк . Сиңа барам
Күкләр зәңгәр, болыт таралган.
Йолдыз белән йолдыз арасына
Тавис кошлар гүя юл салган.
Ефәк җилдә чәчәк җылысы бар.
Ниндидер моң бүген җилләрдә.
Иярмәгез җилләр.
Мин бит аңа.
Серләремне барам сөйләргә.
Серебезне алып китәрсез дә,
Башкаларга барып сөйләрсез.
Илләр буйлап серләр сибәргә соң,
Шулкадәрле әллә җүләр без?
Арабызда бары күпер генә,
Ә син әнә.. аргы якларда.
Чыгып барыш әле шул якларга,
Яман күздән сине сакларга.
Көне-төне йөгерсәм дә инде,
Мәңгелеккә качкан хыял син.
Үпкән өчен үпкәләдең бер чак,
–Ай яп-якты, –дидең, –оял син.
Ә мин көлеп айга ачуландым;
Ник карадың, имеш, үпкәндә.
Ай елмайды ..Ничек инде хәзер
Кире кайтыйк, диеп, үткәнгә.
Без яшәгән еллар давылында
Сиңа гашйыйк көнем югалган.
Йолдыз белән йолдыз арасына
Тавис кошлар әнә юл салган.
Читайте нас: