Барлык яңалыклар
Иҗат
1 гыйнвар 2020, 20:55

КЫШКЫ ЧИЯ

ҖЫР Хәния ФӘРХИ репертуарыннан. Күбәләкләп яуган ап-ак карларКилеп куна битем очларынаКүзләремдә ай һәм йолдыз нуры,Бөтерелә хисләр кочагында.

Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да.
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Күкрәгемә кысып җылытырмын,
Чиям, дидең, сине өшетмәм.
Мондый татлы, назлы сүзләрне бит
Мин тик тәүге тапкыр ишетәм.
Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да.
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Иреннәрдә баллы чия тәме,
Эрим кебек синең кочагыңда.
Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да.
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Читайте нас: