Барлык яңалыклар
Иҗат
2 гыйнвар 2020, 22:30

Чыгарсыңмы каршы алырга?

ҖЫРТыңларсыңмы яшьлек хисләремне,Җырларыма кушып җырласам?Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңнеМәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?
Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?
Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?
Читайте нас: