Барлык яңалыклар
Иҗат
3 гыйнвар 2020, 21:55

КЫШ БАБАЙ КҮЧТӘНӘЧЕ

Зәниф СӘЕТОВ.Гали Галиевич бәйрәмнәрне истә калырлык итеп үткәрергә ярата. Коллективның һәр әгъзасының күңелен күрү йөзеннән открытка булса да тараттыра. Билгеле, моннан файда күрми калмый ул. Юмарт бухгалтер Фәйрүзә ханым открытка салынган матур конвертның хуҗага адресланганы эченә саллы гына «меңлек» тыгарга да онытмый. Гадәттә, бу тантанадан гү килеп кул чабып, барсы да канәгать булып таралалар. Гали Галиевичның шулай киң күңелле, кеше турында кайгыртучан түрә булуы шатландыра аларны.

Яңа ел алдыннан да Гали Галиевич бу матур холкын үзгәртмәде. Профсоюз оешмасы рәисен үз кабинетына дәшеп алды да: Ни, Әсфәндияров иптәш, -диде, - бала-чагаларга Кыш бабай кучтәнәче тараткансыздыр инде. Ә олы-чагаларны котларга нинди план корасыз? Авыр заманда азрак матди ярдәм күрсәтергә дияргә тырышуым...
- Гадәттәгечә, - димәкче иде дә профсоюз әһеле, хужа аны бүлдерде: - Кәнишне, - диде, - открытка да языгыз. Әмма матди ярдәм күренеп торсын. Әйтик, лимонад һәм грузин чәе алыйк, шуларны бертуган кебек капларга салып, матур гына тапшыруны оештырыйк иптәшләргә. Ел буе шатланып йөрерлек булсын.
- Ягъни?
- Ягъни, дип ни, моның өчен сельпо складына кереп чыгарга туры килер.
- Ә Сезгә, Гали Галиевич?
- Мина да шундый ук кап ,- диде хуҗа маңгаен җыерып,- тик эченә лимонад урынына ике шешә «Наполеон» коньягы һәм бер шампан суы салынса, әйбәт килеп чыгар иде. Чәй урынына ысландырылган колбаса да комачауламас. Аңладыңмы?
- Әлбәттә, Гали Галиевич, - диде профсоюз рәисе, хуҗа кешенең авызына керердәй булып.- Миңа һәм кадерле бухгалтерыбызга да шулай эшләсәк буладыр ич...
- Анысын үзегез шәйләгез. Тик минем план зуррак. Бу кап-күчтәнәчләрне җыелышта тапшыру дөрес булмас. Яңа ел. Коллективыбызның һәр әгъзасы өенә Кыш бабай кучтәнәче булып килсен иде ул. Төнге унбер белән унике арасында таратып чыгарга кирәк дип уйлыйм. Минем ишекне Яңа ел туарга 5-10 минут калгач шакысалар, бик матур килеп чыгар иде.
- Ну, узегезнең баш, Гали Галиевич, - диде профсоюз җитәкчесе, ерык авызын ничек җыярга белмичә.- Эшлибез аны! Бары да будет о'кей!
... Сәгать унике сугарга да күп калмады. Гали Галиевич өстәлгә aракы-мазар чыгаруны сорамагач, бичәсе Бибисара: — Яна елны лимонад белән каршыларга уйлыйсыңмы әллә, карт,- диде. - Кайчан алай акыллыга әйләнеп киттең әле?
- Әйе, - дигән булды Гали Галиевич, мут елмаеп, - хәзер шайтан суына акча күп кирәк бит. Ә үзе әле сәгатенә, әле ишеккә күз салды. Вакыт озак, гаять авыр үтте. Ниhаять, сөйләнелгән минуты белән ишек шакыдылар. Анда кулына зур кап тотып, Кыш бабай киеменә теренгән Әсфәндияров басып тора иде. «Кыш бабай» аларны Яңа ел белән котлады, икесен дә кочаклап үпте һәм бәхет теләп чыгып китте.
- Хәзер сюрприз күр, - диде Гали Галиевич хатынына, ашыга-ашыга капны ачты. Яңа елны лимонад белән каравылчы Сәйхи карт каршыласын, ә без... Шунда аның теле тотлыгып калды. Кап эчендәге «сый-хөрмәт» каравылчы Сәйхигә адресланган иде. Каhәр генә суксын, икесенең дә фамилияләре Әптергәрәев шул. Бутаган капларны башсыз профсоюз.
Фото Akspic.ru
Читайте нас: