Барлык яңалыклар
Иҗат
3 гыйнвар 2020, 00:45

Узып барган елны шигырь укып, җыр җырлап озаталар

2019 елны язучылар һәм шагыйрьләр кыш, туган як, туган җир турындагы шигырьләрен укып озатты. Башкортстан язучылар берлегендә үткән традицион әдәби-музыкаль кичәгә берничә дистә иҗатчы җыелды. Алар татар, башкорт, рус телләрендә шигъри шәлкемнәрен укыды, җырларын башкарды.

Берлек рәисе Зәки Алибаев каләмдәшләрен бәйрәм белән котлап, узган елга байкау ясады. 2019 елда бик күп әдәбиятчыларга хөкүмәт бүләкләре тапшырылган, биш кеше берлеккә кабул ителгән.
Яңа елга планнарга килгәндә исә, “Туган сүзгә йөз адым” акциясе кысаларында язучыларны укучылар белән бихисап очрашулар, шәһәр һәм районнарга сәяхәтләр көтә. Яшьләр, укучылар һәм студентлар белән очрашуларга аерым басым ясалачак. Мондый очрашуларның төп максаты – китапка, туган телләргә карата кызыксыну уяту, яшь укучыларны Башкортстан язучылары (классиклар һәм хәзерге заманда иҗат итүчеләр) иҗаты белән таныштыру.
Кичәдә Зәки Алибаев әдәбиятчылар сафына яңа гына кабул ителгән шагыйрьләр һәм язучыларга Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы билетлары тапшырып, зур иҗади уңышлар теләде.

Автор : Ибрагимова Эльмира
  • Читайте нас: