Барлык яңалыклар
Иҗат
19 гыйнвар 2020, 01:25

Җилкәннәр җилдә сынала

Шагыйрьләрнең һәр сүзе хикмәт

Шагыйрьләрнең һәр сүзе — хикмәт
“ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса — егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса — үзең тагын да көчлерәк ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа — күбек кебек өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төш. Карурманнарда адаштырса — кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса — чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә — орлык кебек шытып чык. Җилкәнеңне җилләр екса — йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”.
“Җилкәннәр җилдә сынала” Фәнис Яруллин.
Читайте нас: