Барлык яңалыклар
Иҗат
20 гыйнвар 2020, 18:35

Яшь гомер, бер узгач, кайтмый шул яңадан...

Сугыш еллары. Әтиләрен фронтка озаткан күп балалы гаиләдә Фәнзия белән Һәдия үсеп килә. Һәдия, баш бала буларак, сеңелләренә,энеләренә карата таләпчән, каты күңеллерәк. Әллә иңнәрендә тавык чүпләп бетмәслек эш булгангамы, үзеннән кече туганнарына ул усал бианай кебек ваксу булды. Яр буенда гына урнашкан өйнең идәне җиргә тиеп торса да, аны бик чиста итеп тоталар. Язын бу идәннәргә су керә. Ярый көннәр җылыту белән җилләп, корып китә. Кышларын шушы кечкенә йортка сыер да кертеп сава алар. Яз айларында бер почмагына бозау бәйләп куела.

Ишле гаиләдә һәр баланың үзенә генә йөкләтелгән вазыйфасы бар. Кем җиз самавыр чистарта, кем чишмәдән су ташый, кем идән юа, кем көнозын мунча чоланында лента суга. Нинди генә эш башкарылса да, иң беренче эшен Һәдия тәмамлый, аннары кече туганнарының эшен тикшерә башлый. Идәннәрне комлап, яки селте суы белән ышкып юарга кирәк, Һәдия сеңелесе Фәнзия юган идәнне җентекләп тикшерә, комы калса, яңадан юдыра, эшләмәгән очракта, тәгәрәтеп һушын алганчы кытыклый. Апасының бу гадәтен белгән Фәнзия кайчагында чабатасын кулына эләктереп чыгып шыла. Бервакыт апасы аны күгәреп чыкканчы кытыклады, хәтта Фәнзиянең авызларыннан күбекләр килеп калды. Шушы хәлдән соң гына бу яман гадәтен ташлады апасы. Әмма тыңлашмый торган сеңелнең ботына яки шәрә беләкләренә кычыткан тигезеп алырга күп сорамый иде ул. Еллар узгач, ике туган бу хәлләрне әллә ничә исләренә төшереп сөйләр. Әмма гомер буе апа-сеңел бер-берсен ташламас. Әтиләре фронтта, сирәк булса да хатлары килеп тора. Әниләре җәен урак ура, кышын идарәне җыештыра. Фәнзия әнисенә ияреп йөри, печән вакытында аңа ат йөгәнләп бирәләр. Озын агачның ике як башына бау бәйләп сүрә тарттыра ул. Аты акрыная башласа, азрак сугып ала. «Ворона» сукканны яратмый, алга башын нык итеп ия дә, кыз аның өстеннән шуа да төшә. Аннары болын буйлап җитәкләп йөрергә туры килә. Көчлерәкләр печән чаба. Бабайлар кибән сала. Болында арыш оныннан аш пешерәләр, тамаклары шунда туеп кайта. Сугыш вакытында кешеләр ачка интеккәндә алар ач утырмады. Әниләре оста тегүче. Аннары Һәдия һәрвакыт чисталыкта тоткан идарәнең идән астына колхоз бәрәңгесен салалар иде, карт әнисе шуннан кешегә сиздерми генә 5-6 бәрәңге кереп ала торган булды. 11-12 яшьлек Һәдиянең хезмәт көне әнисенә языла. Кеше чакырырга да ул йөгерә, кирәк йомышка гел аны җибәрәләр. Кичләрен үзе генә калмый, сеңелесе Фәнзия дә иптәшкә килә. Чөнки кеше килгәнче мичне ягып уздырырга кирәк. Кайчагында аның артындагы тар гына сикедә ял итеп ала апа белән сеңел. Идарәдә эшләүче сукыр Шәфи Марфа исемле хатынны көн дә кичкә чакыртып ала. Аны һәдия белән Фәнзия барып чакыра. Ире фронтка киткән бу яшь хатын кечкенә кызы белән кайнәсендә яши. Ике яшь бала бу йортка керергә куркып капка төбендә таптанып торалар да, кире барып, Марфа апа өйдә юк, дип алдашалар. Шәфи тагын җибәрә. Шушы йорт белән идарә арасын көнгә әллә ничә тапкыр урый алар. Һәдия аңламый бу апаның идарәгә нигә килгәнен. Бервакыт мичне томаларга кергән җирендә аларны күреп шаккатты. Ярый мич артында яткан теге мәхәббәт кошлары баланы шәйләми калды. Шуннан соң ул, әтием кайтса, монда бер генә көн дә эшләмәс идем, дип үзенә сүз бирде.Авылда хат ташучы Ипатов абыйлары авырып киткәч, Һәдияне хат ташучы итеп тә куйдылар. Тугыз чакрымнан җәяүләп авылга почта алып кайта ул. Хатларын яулыкка төреп бәйли, чакрымнарны үткәнче ул яулык әллә ничә тарала, ярый акчаларын эченә урап бәйләп куя. Ирләре сугышта һәлак булган гаиләләргә пенсия, пособие дә тарата ул.
Басудан урау юл белән озак барасы, Һәдия урман аша үзенә сукмак салды. Биек тау итәгендәге бормаланып аккан елга аша үтәсе. Басмасы черек такта гына. Язын аягы таеп китеп суга да чумганы булды. Салкын судан соң әллә ничә чакрым йөгереп барды ул, шулай да чир тими калды үзенә. Картәнисе аны урманга кермә, качкыннарга очрарсың балам, дип үгетләп артыннан карап кала. Кыз, ярый, дип чыгып китә дә, ике колхоз басуы арасына ерылган буразнадан бара, картәнисе күздән югалуга, үзе салган сукмакка кереп китә. 11-12 яшьлек бала каян качкы турында уйларга белсен. Шулай да бервакыт бормалы юлда кулына ботинкасын тоткан, каткан гимнастеркалы, йөзе тузанга батып беткән бер кеше белән йөзгә-йөз очрашты ул. Кыз егеттән, ә тегесе кисәк алдына килеп чыккан кыздан курыкты булса кирәк. Һәдия бераз баргач кына, артымнан килми микән, дип борылып карады. Кая инде ул кыз кайгысы, егетнең ФЗОдан качып кайтып килүе иде. Һәдия соңрак аның күрше авылдан икәнен белде. Ул вакытта ФЗОдан ачка шешенеп качып кайтучылар күп булды.
Һәдия Шөкшән дигән мари авылына мәктәпкә барган иде. Өч класстан соң укытучылары мәктәпне ташлап читкә китте. Икенче укытучы булмагандыр инде, кыз шул өч класс белем белән калды. 14 яше тулгач, аны киномеханик һөнәрен алырга укырга җибәрделәр. Ә аның туу турындагы таныклыгы да юк. Читкә китәр өчен авыл Советыннан белешмә сорап баргач, кемнәр белән уйнап үстең, шул кешеләрдән култамга алып кил, дип, кире кайтардылар. Сугыш вакыты, бер бөртек бодай, яки ялгыш сүз өчен төрмә янаган еллар. Берсе дә кызга ярдәм итәргә атлыгып тормый. Шулай да кыюрак апалар, безнең балалар белән үсте, дигән язуга кул тамгаларын куеп бирде. Әллә дөрес, әллә юк, Һәдия дә 1930 елда туган, дигән таныклык алды. Үз куллары белән теккән букчага әнисе тегеп биргән бер бөртек күлмәген, гади оегын салып, шәһәргә юлланды. Укырга, язарга гына белгән Һәдия русча бик аңлап җиткерми, шулай да тырышып, киноаппаратның төзелешен өйрәнә. Укытучыдан кабат аңлатуны сорарга кыенсынып, кичләрен лабораториягә кереп, аппаратны сүтеп-корып мәш килә. Ә бервакыт аны каравылчы эләктерде. Югыйсә, ут та кабызмый тәрәзәгә төшкән ай яктысында гына эшли дә бит. Бу хәлне укытучыга җиткергәч, ул Һәдиягә барын да җентекләп аңларлык итеп өйрәтте. Укуын тәмамлап кайткач, район киночелтәрләре аңа берничә авылны беркетте. Үзенә аерым ат бирделәр. Әйберләрен салып, ул авылдан авылга кино күрсәтеп йөри башлады. Җәйләрен рәхәт, җылы, ә кышларын бураннарда, чатнама салкыннарда да йөрергә туры килә. Толымнары янбашына төшеп торган бу кызга авыл егетләренең күзе төшеп, сүз катсалар да, аның уенда егет түгел, акча эшләп гаиләсенә булышу уе иде. Шулай да яратып җан аткан егете бар аның - зәңгәр күзле Николаны өзелеп сөя Һәдия.
Кышкы бер көн. Һәдия кинотасмаларын салып, күрше авылга кино куярга барды. Иртән башлаган ачы җил кичкә күзачкысыз буранга әйләнде. Кино карарга килгән апаларның ай-ваена карамыйча, ара ерак түгел, дип, Һәдия кайтыр юлга чыкты. Аның артыннан бигрәк үзсүзле шул, исән генә йөрсен инде, дип озатып калдылар. Юртып кына барган атлы котырган буран эченә кереп югалды. Кайтасы юлны ярыйсы гына кар каплаган - ат, сукмагыннан каерылып, кызны икенче таба алып китте. Ярый әле арбасында бабасының иске толыбы бар, кыз баштанаяк шуңа төренеп утырды. Тирә-якта бер җан иясе дә юк, күңелгә шом салып, буран гына дулый. Бераз буталып йөргәч, арык ат та арыды, ул да юлны югалтып туктап калды. Арбада бөрешеп утырган Һәдиянең тәненә салкын йөгерә башлады. Күпме утыргандыр, соңрак эреп, йокыга талды.
Ул күзләрен ачканда башы шаулый иде. Ниндидер өйдә ята иде ул. Тирә-ягын караштырып алгач, берни аңламый, тәрәзә янына килде. Аның туарылган аты ишек алдындагы чанадан печән ашап тора. Тирә-якта ап-ак булып кар каплаган агачлар гына утыра. Ул ялан уртасында утырган ялгыз йортта икәнен аңлап алды. Шулвакыт ишекне киң ачып йорт хуҗасы килеп керде. Салкын һавада йөреп бит очлары алсуланган, тавышы көр бу егетнең.
– Ярый әле куна калмый кайтырга чыктым, мин очрамасам, атыңны да, үзеңне дә бүреләр өзгәләп китәр иде, – дип сөйләнә-сөйләнә, чәй әзерләргә тотынды. Ылыс заводында эшләүче иптәш кызының егете Хәби иде ул. Ә егет исә Һәдиягә күптән күз атып йөри, очрашырга җае гына чыкмый тора иде. Ә монда язмыш кызны үзе Хәбинең кочагына китереп салды. Иртән ягымлы гына сөйләшеп, аның сәламәтлеген хәстәрләп йөргән егет кич җитүгә тынып калды. Һәдия дә сүзсез генә аны күзәтте. Давыл алдыннан була торган шомлы тынлык иде бу. Яше 30га җитеп барган Хәби нидер әйтәсе килеп, Һәдия яткан сәке янына килде. Кызның мендәренә таралып төшкән чәчләре, аксыл йөзе бу вакытта шундый матур иде. Ул көрәк кебек кулы белән кызның чигәләрен сыйпады, акрын гына муенына төште, аннан тагын түбәнрәк. Һәдиянең күзләре зураеп китте, ул үзен бүре капканына эләккәндәй хис итеп, кисәк кенә сикереп тормакчы иде, Хәби бөтен гәүдәсе белән аның өстенә ауды. Кыз тыпырчынып, карлыккан тавышы белән кычкырып та карады, әмма бу минутта урман эчендәге йортта алар икәү генә иде. һәдия җаны әрнүдән сыкранып күз яшьләренә ирек бирде. Ярәшеп йөргән Николасы ни әйтер, кеше күзенә ничек күренер? Ул яшәгән мари авылында егетләр аңа тузан да төшерми саклап кына йөртте бит, чөнки авылның бер дигән егете Николаның сөйгәне иде Һәдия.
Кызны үзенеке иткән Хәби бик канәгать кыяфәт белән, хәзер син минеке, әти-әниеңнән фатыйха сорыйсы гына калды, дип тышка чыгып китте. Мондый хәлне көтмәгән иде кыз. Аның күңеле боз булып катты, күзләренең нуры сүнгәнгәндәй булды. Көчләп үзенеке иткән бу ерткыч ирне ул гомере буе күрәлмаячак.
Әзмәвердәй гәүдәле Хәби эшкә дә уңган, дөнья көтәргә дә әвәс. Салыштырырга да яратты. Дөрес, ул беренче елларда үз-үзен яхшы тотты, бәйрәмнәрдә бөтен егетләр эчеп исергәндә ул аек булды. Авылдашлары җае килгәндә, әтиеңә охшамасаң ярар иде, дип төрттерәләр иде аңа. Шул усаллыгы аркасында аны мәктәптән кудылар. Яшь кенә булса да, торф җирләренә барып, акча эшләп кайтты ул. Үзенә кызыгып күз атып йөргән кызлар да юк түгел иде. Ул беркемгә дә баш бирмәс Һәдияне сайлады һәм менә шулай үзенеке итте.
Яратып башкара иде Һәдия киномеханик эшен. Кияүгә чыккач, йөрүләр сирәгәйде һәм ир хатынын бу эштән бөтенләй туктатты. Алар яшел чыршылар каплаган кара урман эчендә каравылчы йортында яшәде, мал-туар тотар өчен сарайлары да бар. Җәен сыерлары болында уртлап йөри, кышкылыкка Хәби күп итеп печәнен, саламын хәстәрләп куя. Бар эшне бергә башкаралар, әлбәттә. Кирәк-ярагын Хәби ат белән авыл кибетеннән алып кайта.
Медицина училищесын тәмамлаган Фәнзия апасына сирәк килә. Һәдия исә туганы килүгә бик шат. Ике бала белән үзе беркая да чыгалмый. Хәби аты белән авылга алып бара-баруын, тик барыбер кеше белән аралашу җитми Һәдиягә. Кунакка барса, Хәби эчеп исерә дә, гауга чыгара башлый. Кунак өстәле, дип тормый, аны күтәрә дә каплый. Кайчагында баҗалары кул аякларын бәйләп ташлыйлар. Шуңа бик кеше күзенә күренеп тә йөрисе килми иде хатынның. Әтисе, кызым, өй бетереп бирәм, авылга кайтыгыз, дип әллә ничә киңәш итсә дә, юк, әти, исерек ир белән авыл сасытып ятасым килми, дип, Һәдия баш тартты.
Шушы кара урман эчендә тудырды ул балаларын да . Соңгысын тапмам, дип тә уйлаган иде.Тик туасы җан булгандыр – Сәвия дә шушы каравылчы йортында туды. Көн чалт аяз. Иртәдән Һәдиянең, атны алып китмә, авырып торам, диюенә карамастан, Хәби, гадәттәгечә, чыгып китте. Сый тапса, кичкә генә кайта әле ул. Һәдия дәваханәгә киткәнче керләремне юып куярга кирәк, дип суга барырга җыенды. Болдырда эленеп торган көянтәгә үрелгән иде, боты буйлап суы агып китте. Бәби озак көттермәде, тугач та кычкырып елап җибәрде. Баланың кендеген кисеп, сикегә салуы булды, тышта уйнап йөргән 4 яшьлек улы ишекне дөбердәтергә кереште. Ач, әни, ач, урманда бәби елый, ач, дип кычкырды малай. Һәдия артларын җыештырып ишекне ачканда, улының елап, тамаклары карлыккан иде. Улым, сиңа апай алып кайттым, дигән сүзенә, алдашма, син беркая да чыкмадың, дип турсайды. Әнисе ак биләүдәге бәбине күрсәткәч кенә елмаеп җибәрде.
Апасының кызы барлыгын ишетеп авылда яшәгән сеңел белән кияү хәл белешергә килеп җитте. Ә олы улы авылга әтисе янына йөгерде. Ул барып җиткәндә әтисе аягында чак басып тора иде. Улыннан шатлыклы хәбәр ишеткәч, кайтырга омтылып, атына атланмакчы булган иде, егылып төште. Хәби иртәгәсен генә өенә кайтып керде. Ике малайдан соң кыз туганга сөенде, әлбәттә. Шулай итеп, Һәдия белән Хәбинең бишенче төпчек уллары гына бала тудыру йортында туды. Көнен-төнен белми эчкән Хәбидән качып җәй айларында урманда төн чыккан чаклары да күп булды Һәдиянең. Ирнең салып кайткан чакларында Һәдияне төн буе интектереп чыга. Шуның өчен аның кайтканын карап кына тора да, балаларын ияртеп, урманга кереп кача иде ул. Канат астына бәбкәләрен җыйган кош сыман, Һәдия аларны кочагына алып утыра, шулай бергә төн үткәрә алар.
Ниләр генә кичермәде Һәдия үз гомерендә. Бала төшереп үлгәннән чак калган вакытлары да булмады түгел. Дүртенче баласыннан соң авырга узганын белгәндә шактый вакыт үткән иде инде. Һәдия ни кылырга да белми әллә нәрсәләр болгатып эчеп тә карады. Файдасын күрмәгәч, сарай түбәсенә менде дә, ни булса булыр, дип, шуннан җиргә сикерде. Эче авыртуга түзәлми башлагач, авылда фельдшер булып эшләгән сеңелесе янына барырга чыкты. Урман аша 12 чакрым юл үтәсе. Хәлдән таеп Фәнзияләргә барып кергәндә көн кичкә авышкан иде инде. Әмма ишектә йозак эленеп тора. Тәмам хәлдән язган Һәдия аларның мунчасына кереп ятты. Сеңелесенең кызы Зинфира аны күреп калмаса, бәлки аның гомере дә өзелгән булыр иде. Урамда уйнап йөргән кыз үзләренә кереп барган апасын шәйләп алды. Йөгереп керсә, ишек бикле, ул мунча чоланының ишеге ачык торганын күреп, шунда керде. Керде дә, олыларча авызын каплап, катып калды – идән уртасында канга баткан апасы ята. Ул, апа үлә, дип җан-фәрманга әнисе янына чыгып йөгерде. Күп кенә кан югалткан Һәдия балалары хакына исән калды.
Тукмалып күпме яшәргә була. Башны кайда куярга? Шулай уйланып йөргәндә Һәдиянең ике туган апасы кайтып төште. Һәдия балаларын әнисенә куеп, ирдән качып, Казахстанга чыгып китте. Ике ел эзләде аны Хәби, туганнары, авызларына су капкандай, белмим, күрмәдемнән башканы әйтмиләр иде. Һәдиягә эш белән вакыт узганы да сизелми, тапкан акчасын балаларга җибәреп тора. Иренә кире кайтуны башына да кертеп караганы юк.
Беркөн сыер савып утырганда артында кемдер карап торган сыман булып борылып караса, мыскыллы елмаеп, Хәби басып тора. Билгеле инде, кочаклашып күрешмиләр, нигә килдең, чыкмаган җанымны алырга килдеңме, дип тавышлана башлагач, сыер савучы кызлар җыелып китә. Эшнең нидә икәнен белгәч, бар, сыерларны үзебез савып бетерербез, дип, аларны тулай торакка кайтарып җибәрәләр. Хәби хатыны алдында, эчмәм, дип антлар итә, әмма Һәдия кире кайтырга риза түгел. Аек чагында ир акыл иясе бит ул. Кайтмасаң, үзем киләм, дип совхоз директорына кереп эш белешеп чыга. Күп тә үтми, документларын алып килеп тә җитте. Бераз түзә Хәби үзен-үзе тотып, акыллы гына эшләп йөри, икенче айларда тагын керешә эчеп талашырга. Кисәк кенә эш ташлап китеп тә булмый, хезмәт хакы түлиләр. Балалардан хәбәрләр килеп тора. Соңрак балалары да әти-әнисе янына килә. Шулай 20 елга сузыла монда яшәүләре. Кызлары кияүгә чыга, уллары армия сафларында хезмәт итеп кайтып, үз гаиләсен кора. Гомерләр үтсә дә, Хәбинең холкы үзгәрми. Олыгайган көнендә Һәдия кире авылга кайтырга мәҗбүр була. Ир, әлбәттә, хатын артыннан тагын ияреп кайта. Гомер буе аңардан котыла алмый гомер кичерә Һәдия. Балалары башлы-күзле булгач, алмашлап аларда яши. Әзмәвердәй ир берүзе яшәп, җитмеше тулганда дөнья куя. Яраткандыр ул Һәдияне, үлгәндә дә соңгы сүзе, Һәдиямне күрәсем килә, булган. Әмма башын ташка бәрсә дә аракыдан айныялмады шул мәрхүм.
Чәчләргә чал керде, маңгайларга тормыш буразналар салды. Авыл өендә Һәдия ялгыз гомер кичерә. Авылда тормаган йортлар елдан-ел арта. Һәдияне кышка уллары кайтып ала. Анда да тик ятмый ул: оекбаш, бияләйләр бәйли, урындык япкычлары булса да тегеп юана. Соңгы баруында бик сагынып искә алды ул туган авылын. Төшләрендә күреп саташты.
Көннәр җылыну белән аны улы үз йортына алып кайтты. Улым, бер күреп кайтасы иде Зиреклене, дигәч, улы аның теләгенә каршы төшмәде.
Бер аягына аксап, урамнан акрын гына берәү атлый.
Монысы Сафый бабай келәте, монысы Садри бай йорты нигезенең ташлары, дип, җимерелеп беткән йорт урыннарын карап бара торгач, череп сынып төшкән чыршы янында тукталды – монысы аларның туган йорты нигезе. Күз алдына берсеннән-берсе кечкенә туганнары , ябык кына гәүдәле әнисе, сугыштан кайткан әтисе, тимерче бабасы һәм теремек картәнисе күренеп үткәндәй булды. Шул тимерче бабасы, бай, дип сөргенгә җибәрелгәч, әтисе мәрхүм балаларын алып авылдан авылга күчеп йөрде дә инде. Мари авылларының берсендә тукталып, үзе фронтка китте. Икенче милләт булса да Һәдиянең гаиләсен яраттылар бу авылда. Каршыда гына кыйшаеп җиргә баткан идарә йорты. Аның бер ягы почта иде. Һәдиянең кечкенә аяклары шушы идарә баскычларын күпме таптады, югары очтан түбән очка ничә әйләнде. Әй, үткән гомеркәйләр, нигә мин шундый михнәтләр күреп, әле дә яшим микән, дип көрсенеп куйды Һәдия. Колак төбендә күңеленең нечкә кылларын тибрәндереп, әтисенең скрипка тавышы сызылып үткәндәй булды. Иртәгәсе көнне 95 яшен каршылый иде Һәдия.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: