Барлык яңалыклар
Иҗат
21 гыйнвар 2020, 14:04

Яшь гомер бер узгач, кайтмый ул яңадан... дәвамы.

Яшь гомер бер узгач,Кайтмый ул яңадан... Әзмәвердәй гәүдәле Хәби эшкә дә уңган, дөнья көтәргә дә әвәс. Салыштырырга да яратты. Дөрес, ул беренче елларда үз-үзен яхшы тотты, бәйрәмнәрдә бөтен егетләр эчеп исергәндә ул аек булды. Авылдашлары җае килгәндә, әтиеңә охшамасаң ярар иде, дип төрттерәләр иде аңа.

Әзмәвердәй гәүдәле Хәби эшкә дә уңган, дөнья көтәргә дә әвәс. Салыштырырга да яратты. Дөрес, ул беренче елларда үз-үзен яхшы тотты, бәйрәмнәрдә бөтен егетләр эчеп исергәндә ул аек булды. Авылдашлары җае килгәндә, әтиеңә охшамасаң ярар иде, дип төрттерәләр иде аңа. Шул усаллыгы аркасында аны мәктәптән кудылар. Яшь кенә булса да, торф җирләренә барып, акча эшләп кайтты ул. Үзенә кызыгып күз атып йөргән кызлар да юк түгел иде. Ул беркемгә дә баш бирмәс Һәдияне сайлады һәм менә шулай үзенеке итте.
Яратып башкара иде Һәдия киномеханик эшен. Кияүгә чыккач, йөрүләр сирәгәйде һәм ир хатынын бу эштән бөтенләй туктатты. Алар яшел чыршылар каплаган кара урман эчендә каравылчы йортында яшәде, мал-туар тотар өчен сарайлары да бар. Җәен сыерлары болында уртлап йөри, кышкылыкка Хәби күп итеп печәнен, саламын хәстәрләп куя. Бар эшне бергә башкаралар, әлбәттә. Кирәк-ярагын Хәби ат белән авыл кибетеннән алып кайта.
Медицина училищесын тәмамлаган Фәнзия апасына сирәк килә. Һәдия исә туганы килүгә бик шат. Ике бала белән үзе беркая да чыгалмый. Хәби аты белән авылга алып бара-баруын, тик барыбер кеше белән аралашу җитми Һәдиягә. Кунакка барса, Хәби эчеп исерә дә, гауга чыгара башлый. Кунак өстәле, дип тормый, аны күтәрә дә каплый. Кайчагында баҗалары кул аякларын бәйләп ташлыйлар. Шуңа бик кеше күзенә күренеп тә йөрисе килми иде хатынның. Әтисе, кызым, өй бетереп бирәм, авылга кайтыгыз, дип әллә ничә киңәш итсә дә, юк, әти, исерек ир белән авыл сасытып ятасым килми, дип, Һәдия баш тартты.
Шушы кара урман эчендә тудырды ул балаларын да . Соңгысын тапмам, дип тә уйлаган иде.Тик туасы җан булгандыр – Сәвия дә шушы каравылчы йортында туды. Көн чалт аяз. Иртәдән һәдиянең,атны алып китмә, авырып торам, диюенә карамастан, Хәби, гадәттәгечә, чыгып китте. Сый тапса, кичкә генә кайта әле ул. Һәдия дәваханәгә киткәнче керләремне юып куярга кирәк, дип суга барырга җыенды. Болдырда эленеп торган көянтәгә үрелгән иде, боты буйлап суы агып китте. Ул тиз генә калган сыуларын җылытты, чүпрәкләрен әзерләп куйды. Бәби озак көттермәде, тугач та кычкырып елап җибәрде. Баланың кендеген кисеп, сикегә салуы булды, тышта уйнап йөргән 4 яшьлек улы ишекне дөбердәтергә кереште. Ач, әни, ач, урманда бәби елый, ач, дип кычкырды малай. Һәдия артларын җыештырып ишекне ачканда, улының елап, тамаклары карлыккан иде. Улым, сиңа апай алып кайттым, дигән сүзенә, алдашма, син беркая да чыкмадың, дип турсайды. Әнисе ак биләүдәге бәбине күрсәткәч кенә елмаеп җибәрде. Ә олы улы авылга әтисе янына йөгерде. Ул барып җиткәндә әтисе аягында чак басып тора иде. Улыннан шатлыклы хәбәр ишеткәч, кайтырга омтылып, атына атланмакчы булган иде, егылып төште. Апасының кызы барлыгын ишетеп авылда яшәгән сеңел белән кияү хәл белешергә килеп җитте. Хәби иртәгәсен генә өенә кайтып керде. Ике малайдан соң кыз туганга сөенде, әлбәттә. Шулай итеп, Һәдия белән Хәбинең бишенче төпчек уллары гына бала тудыру йортында туды. Көнен-төнен белми эчкән Хәбидән качып җәй айларында урманда төн чыккан чаклары да күп булды Һәдиянең. Ирнең салып кайткан чакларында Һәдияне төн буе интектереп чыга. Шуның өчен аның кайтканын карап кына тора да, балаларын ияртеп, урманга кереп кача иде ул. Канат астына бәбкәләрен җыйган кош сыман Һәдия дә аларны кочагына алып утыра, шулай бергә төн үткәрә алар.
Ниләр генә кичермәде Һәдия үз гомерендә. Бала төшереп үлгәннән чак калган вакытлары да булмады түгел. Дүртенче баласыннан соң авырга узганын белгәндә шактый вакыт узган иде инде. Һәдия ни кылырга да белми әллә нәрсәләр болгатып эчеп тә карады. Файдасын күрмәгәч, сарай түбәсенә менде дә, ни булса булыр, дип, шуннан җиргә сикерде. Эче авыртуга түзәлми башлагач, авылда фельдшер булып эшләгән сеңелесе янына барырга чыкты. Урман аша 12 чакрым юл үтәсе. Хәлдән таеп Фәнзияләргә барып кергәндә көн кичкә авышкан иде инде. Әмма ишектә йозак эленеп тора. Тәмам хәлдән язган Һәдия аларның мунчасына кереп ятты. Сеңелесенең кызы Зинфира аны күреп калмаса, бәлки аның гомере дә өзелгән булыр иде. Урамда уйнап йөргән кыз үзләренә кереп барган апасын шәйләп алды. Йөгереп керсә, ишек бикле, ул мунча чоланының ишеге ачык торганын күреп шунда керде. Керде дә, олыларча авызын каплап, катып калды – идән уртасында канга баткан апасы ята. Ул, апа үлә, дип җан-фәрманга әнисе янына чыгып йөгерде. Күп кенә кан югалткан Һәдия балалары хакына исән калды.
Тукмалып күпме яшәргә була. Башны кайда куярга? Шулай уйланып йөргәндә Һәдиянең ике туган апасы кайтып төште. Һәдия балаларын әнисенә куеп, ирдән качып, Казахстанга чыгып китте. Ике ел эзләде аны Хәби, туганнары, авызларына су капкандай, белмим, күрмәдемнән башканы әйтмиләр иде. Һәдиягә эш белән вакыт узганы да сизелми, тапкан акчасын балаларга җибәреп тора. Иренә кире кайтуны башына да кертеп караганы юк.
Беркөн сыер савып утырганда артында кемдер карап торган сыман булып борылып караса, мыскыллы елмаеп, Хәби басып тора. Билгеле инде, кочаклашып күрешмиләр, нигә килдең, чыкмаган җанымны алырга килдеңме, дип тавышлана башлагач, сыер савучы кызлар җыелып китә. Эшнең нидә икәнен белгәч, бар, сыерларны үзебез савып бетербез, дип аларны тулай торакка кайтарып җибәрәләр. Хәби хатыны алдында, эчмәм, дип антлар итә, әмма Һәдия кире кайтырга риза түгел. Аек чагында ир акыл иясе бит ул. Кайтмасаң, үзем киләм, дип совхоз директорына кереп эш белешеп чыга. Күп тә үтми, документларын алып килеп тә җитте. Бераз түзә Хәби , үзен-үзе тотып, акыллы гына эшләп йөри, икенче айларда тагын керешә эчеп талашырга. Кисәк кенә эш ташлап китеп тә булмый, хезмәт хакы түлиләр. Балалардан хәбәрләр килеп тора. Соңрак балалары да әти-әнисе янына килә. Шулай 20 елга сузыла монда яшәүләре. Кызлары кияүгә чыга, уллары армия сафларында хезмәт итеп кайтып, үз гаиләсен кора. Гомерләр үтсә дә Хәбинең холкы үзгәрми. Олыгайган көнендә Һәдия кире авылга кайтырга мәҗбүр була. Ир, әлбәттә, хатын артыннан тагын ияреп кайта. Гомер буе аңардан котыла алмый гомер кичерә Һәдия. Балалары башлы-күзле булгач алмашлап аларда яши. Әзмәвердәй ир берүзе яшәп, җитмеше тулганда дөнья куя. Яраткандыр ул Һәдияне, үлгәндә дә соңгы сүзе, Һәдиямне күрәсем килә, булган. Әмма башын ташка бәрсә дә аракыдан айныялмады шул мәрхүм.
Чәчләргә чал керде, маңгайларга тормыш буразналар салды. Авыл өендә Һәдия ялгыз гомер кичерә. Авылда тормаган йортлар елдан-ел арта. Һәдияне кышка уллары кайтып ала. Анда да тик ятмый ул оекбаш, бияләйләр бәйли, урындык япкычлары булса да тегеп юана. Соңгы баруында бик сагынып искә алды ул туган авылын. Төшләрендә күреп саташты.
Көннәр җылыну белән аны улы үз йортына алып кайтты. Улым, бер күреп кайтасы иде Зиреклене, дигәч, улы аның теләгенә каршы төшмәде.
Бер аягына аксап, урамнан акрын гына берәү атлый.
Монысы Сафый бабай келәте, монысы Садри бай йорты нигезенең ташлары, дип, җимерелеп беткән йорт урыннарын карап бара торгач, череп сынып төшкән чыршы янында тукталды – монысы аларның туган йорты нигезе. Күз алдына берсеннән-берсе кечкенә туганнары , ябык кына гәүдәле әнисе, сугыштан кайткан әтисе, тимерче бабасы һәм теремек картәнисе күренеп үткәндәй булды. Шул тимерче бабасы, бай, дип сөргенгә җибәрелгәч, әтисе мәрхүм балаларын алып авылдан авылга күчеп йөрде дә инде. Мари авылларының берсендә тукталып, үзе фронтка китте. Икенче милләт булса да Һәдиянең гаиләсен яраттыларбу авылда. Каршыда гына кыйшаеп җиргә баткан идарә йорты. Аның бер ягы почта иде. Һәдиянең кечкенә аяклары шушы идарә баскычларын күпме таптады, югары очтан түбән очка ничә әйләнде. Әй, үткән гомеркәйләр, нигә мин шундый михнәтләр күреп, әле дә яшим микән, дип көрсенеп куйды Һәдия. Колак төбендә күңеленең нечкә кылларын тибрәндереп, әтисенең скрипка тавышы сызылып үткәндәй булды. Иртәгәсе көнне 95 яшен каршылый иде Һәдия.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: