Барлык яңалыклар
Иҗат
22 гыйнвар 2020, 11:15

Авыл кичләре

Сагындыра, искә төшкән саенАвылымның зәңгәр кичләре.Моңга тулып, җырга әвереләЕллар үткәч күңел хисләре.

Авыл кичләре
Сагындыра, искә төшкән саен
Авылымның зәңгәр кичләре.
Моңга тулып, җырга әверелә
Еллар үткәч күңел хисләре.
Әнә авыл, кичке зәңгәрлекне
Сыңар күзен кысып күзәтә.
Картлар йоклый, яшьләр уенлыкта.
Уйнасыннар әйдә, сүз әйтмә.
Әнә алар, җәйге җилсез кичтә
Учак ягып очкын уйната.
Сизми алар вакыт үткәнен дә,
Кайчакларда хәтта таң ата.
Хезмәтеннән кайткан егетләрнең
Кызлар җырлап, өзә үзәген.
Уйный гармун, дәртле көй ритмына
Кушылмыйча җаннар түзәме?
Ялт-йолт килеп гармун телләрендә
Ай нурлары әнә биешә.
Кызлар уртасында гармун уйнау
Бу Фәнискә бигрәк килешә.
Такмакларның юк ниндие генә,
Уеннар да монда төрлечә.
Әнә анда берсе мәзәк сөйли,
Кызык табып кызлар көлешә.
Тормыш кайный монда, бар да артист,
Монда бар да сәнгать сөюче.
Тамашалар залы кирәк түгел,
Кирәк түгел бәя бирүче.
Сабантуйлар гөрли җәйләр җитсә,
Кичке уенлыкны тутырып.
Бөтен халык бәйрәм иткән чакта
Буламы соң өйдә утырып?
Авыл халкы бәйрәм итә белә,
Кемдә гармун, кемдә кубыз бар.
Талантларны читтән эзлисе юк.
Үзебездә үсә йолдызлар.
Җырлап-биеп, авыл кичләрендә
Остаралар егет һәм кызлар.
Дөнья сәхнәсенә күтәрелә
Авылларда үскән йолдызлар.
Галия Гайнетдинова
Казан - Сараштыбаш
Читайте нас: