Барлык яңалыклар
Иҗат
23 гыйнвар 2020, 12:55

Сибайда Мәскәү концертларын караячакбыз

Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөһим проект тәкъдим итте.

Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөһим проект тәкъдим итте.

Министр сүзләренә караганда, 2020 елда конкурс нигезендә республикадан ике җиңүче — Ишембай районы һәм Сибай балалар сәнгать мәктәпләре билгеләнде. Алар виртуаль залларны җиһазлау өчен берәр миллион сум акча алачак.Конкурста барлыгы 68 төбәк катнашты, җиңүчеләр сыйфатында 44е билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, виртуаль концерт залларында Мәскәү дәүләт филармониясе концертлары трансляцияләнә. Федераль конкурс сайлап алуын узган муниципаль мәдәният учреждениеләре интернетка югары тизлекле керү, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү өчен акча алачак. Виртуаль концерт залларын булдыру өчен проекторлар, экраннар, ноутбуклар, акустик системалар, сәхнә конструкцияләре, тиешле материаллар сатып алу, җиһазлар китерү һәм монтажлау эшләре башкару планлаштырыла.

Шулай ук ике ел элек республиканың мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев билгеләп үткәнчә, 2025 елга кадәр төбәктә виртуаль музейлар санын 18дән 30га кадәр арттыру, музей предметларының һәм документларының 60 процентын санлаштыру, ә 2030 елга виртуаль концерт залына керү нокталары санын 1000гә кадәр арттыру планлаштырыла.

Автор: Резеда Галикәева.

https://kiziltan.rbsmi.ru.

Читайте нас: