- Хәлләрең ничек, Раяз? Яңалыклар бармы?
- Хәлләр, Аллага шөкер, рәхмәт. Әллә ни яңалык юк, кыш юк, кар юк. Кыш кайтса, бераз яңалык та булыр иде.
- Материал туплау белән шөгыльләнәм. Артык алдан әйтеп куймыйм. Бер ай алдан хәбәр итәчәкмен.
- Гитарада да уйнарга өйрәнергә теләгегез юкмы?
- Гитарада уйный беләм, мин аның системасын да аңлыйм. Ләкин гитарада уйный башлагач, бармаклар авырта һәм бу баян уйнаганда комачаулый. Шуңа күрә уйнамыйм. Ә өйдә гитарам бар.
- Беренче мәхәббәт онытыламы?
- Онытыла. - Кызыңның иҗатка тартылуына син шатмы?
- Бик тә шат. Актриса итеп күрәм мин аны, шуңа әзерлим. Бәлки ГИТИСларда укытырга насыйп булыр.
- Клипка матур кызларны үзе сайлыймы, хатынымы?
- Үзем сайлыйм, алар белән үзем төшәсе бит, хатынга төшәсе түгел.
- Үз җырларыңны тыңлыйсынмы?
- Җырларымны яздыргач тыңлыйм. Тагын да камилләштерү өчен, кимчелекләрен бетерү өчен тыңлыйм. Машинада тыңлап йөрмим. Мин үземне бер дә яратмыйм. Үземне искә төшереп тора торган әйберләрне кулланмыйм.
- Раяз күпме кыз белән очрашкан?
- Күп булмадылар алар. Мин гашыйк булучан идем. Гашыйк булып йөрергә ярата идем.
- Раязны юбилейда җырлату ничә сум?
Артист булмасагыз, кем булыр идегез.
- Аны Ходай үзе генә белә. Төшеп калмас идек әле. Минем педагог, музыка укытучысы белеме дә бар. Ләкин ул көнгә калудан Аллам сакласын дип әйтәм. Укытучыларны бик хөрмәт итәм, бик авыр эш икәнен белеп шулай әйтәм.
- Раязны җырларга кем өйрәткән?
- Әбидән, әтидән башлап санасам, укытучыларым - Айдар Фәйзрахманов, Венера Ганиева. Аннары үзем дә аңлый башладым инде.
- Артистлар арасында иң дус кеше кем ул?
- Ришат Фазлыйәхмәтовның “канатлы” фразасы белән җавап бирәм: “артистлар арасында дуслык юк, артистны дуслар күтәрә”. Үзегез аңлап бетерегез бу фәлсәфәне. Ә дусларга килгәндә, Филүс Каһиров, Илназ Баһ, Айрат Ильясов, Илнар Сәйфиевлар белән күп еллар дәвамында дус булып, аралашып яшибез.
- Яшь җырчыга нәрсә киңәш итәр идегез?
- Яшь җырчыга әрсезрәк булырга, курыкмаска, җырлаган саен шомарасың, җырларга һәм тамашачыга күренергә киңәш итәм.