Тәтешле хәбәрләре
-13 °С
Ачык
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Иҗат
29 гыйнвар 2020, 14:10

Үрдәк, диета һәм...мәхәббәт

Иртәнге якта төш күрде Сания. Кып-кызыл күлмәк кигән дә, чәчләрен таратып тәрәзә янында басып тора. Шул чакта кемдер аңа: - Сания, чык! - диеп эндәшә. Аска караса, кулына ап-ак ромашкалар тотып Самат басып тора. Ул кулларын сузып, Санияны үзенә чакыра. Сания тәрәзәдән төшмәкче була, тик сыя алмый. Ишеккә бара, аннан...

Иртәнге якта төш күрде Сания. Кып-кызыл күлмәк кигән дә, чәчләрен таратып тәрәзә янында басып тора. Шул чакта кемдер аңа:
- Сания, чык! - диеп эндәшә.
Аска караса, кулына ап-ак ромашкалар тотып Самат басып тора. Ул кулларын сузып, Санияны үзенә чакыра. Сания тәрәзәдән төшмәкче була, тик сыя алмый. Ишеккә бара, аннан уза алмый. Аптырагач, кычкыра башлый, имеш.
- Самат, китмә, көт мине, көт!

Йокыдан уянгач, Сания урынынан тормый, уйга чумып утырды. Карале, соңгы айларда гел уйдан чыкмый бит бу Самат. Беренче күргән көнне үк нәрсәсе беләндер күңелгә кереп калган иде. Самат та соңгы вакытта гел аның янында бөтерелә. Әле әйберләр күтәрешә, әле эштән кайтышлый машинасына утыртып өенә илтеп куя. Тик күз карашында ниндидер Сания аңламый торган саклык бар. Нигә алай карый икән ул? Димәк кай җиремдер ошамый.

Самат Саниялар эшли торган төзелеш бригадасына бер ярты еллар элек килеп урнашкан иде. Аңынчы күп еллар Себердә эшләгән, хатыны вафат, балалары шунда торып калган. Үзе менә туган ягына кайткан. Кечкенә шәһәрдә эш табу кыен булгач, төзелешкә эшкә кергән. Эштән курыкканга ошамый, кулыннан килмәгәне юк.
Сания да инде күптән ялгыз. Ире белән аерылышып, бердән-бер кызын үстереп, аны чит шәһәргә укырга чыгарып җибәргәч, ялгызлык бигрәк сиздерә башлады. Беренче катта урнашкан фатирын ялт итеп җыештыра да, тәм- томнәрен пешереп, дус хатыннарына эндәшә, я булмаса күршеләрен сыйлый. Күпләре ялгыз булгангамы, шулай бер-берсенә йөрешеп, бер-беренең күңелен күреп, гомерләре үтә. Барсы да аш-суга оста куллылар, өстәлләр сыгылып тора. Шул кунакка йөрешү галәмәтедерме, соңгы вакытта Сания ару гына түгәрәкләнеп китте. Яшь чагында җил искәнгә селкенеп йөргән хатынга бу хәл башта ошады. Элек таза күренсен өчен бөрмәле юбка киеп, җәйге челләдә дә чалбар эченнән колготкида интегүчегә бу үзе "байлык" тоелды.

Тик "байлык" артканнан арта башлагач, Санияның эче поша башлады. Бер караганда, синең сылу гәүдәң кемгә кирәк инде, дип үз-үзен юата иде ул кич утырып, пешергән искиткеч тәмле бәлеш, өчпочмаклар ашаганда. Менә кирәк булды да куйды бит. Сизә Сания, Саматка аның шул тазалыгы ошамый. Күптән түгел сиземләвенә дәлил дә табылды. Беркөнне баскычка басып обой куптарып ята иде, алар эшләгән бүлмәгә Самат килеп керде. Килеп керде дә шаярып Сания баскан баскычны селкетеп алды.

- Кит, тиле, егасың бит, - диде Сания чытлыкланып
- Да, малай, куркыныч хәл син егылсаң. Бу хәтле матурлык өстеңә төшсәме, бәхетеңнән басылып үләрсең, - дип Самат кычкырып көлде дә үз юлы белән китеп барды. Ул китте, тик Сания, гарлегеннән яшенә тыгылып, баскычтан төшә алмый әллә ни хәтле утырды.
Өйгә кайткач ул көзге яныныа басып озак кына үз-үзен карап торды. Таза инде. Ни эшлисең. Кара бу битләрне, мичтән чыккан түгәрәк күмәчмени! Җитмәсә, бит алмалары һәрчак алсуланып тора. Үл беләкләр, ул ботлар. Бил дигәнең беленә беленүен, тик өзелерлек дип әйтеп булмый инде моны. Сания кием шкафын ачып, инде күптән киеп карамаган, иң яраткан кызыл күлмәген алды. Аны Мәскәүдән сеңлесе Фәйрүзә алып кайткан иде.
- Апам, менә ат бәясенә алдым. Сиңа атап, теләк теләп. Үзеңә тиң яр табып, никахыңа киярсең яме, - дип ярым шаярып иңенә салган иде. Ничек килешә иде бит аңа бу күлмәк! Сания киеп карамакчы булган иде дә, мескен күлмәк әллә кай җирләреннән шытыр-шытыр килеп сүтелә башлады. Ничек кирәк шулай күлмәкне салып аткач, ничә көннәр буе бүәлеп торган буа ерылып китте, хатын көзге каршына утырып, үзенә карый-карый рәхәтләнеп елады. Ишектәге кыңгырауны ишеткәч тә бераз үз-үзен кулга алалмый торды. Аннан-моннан битен сөрткәләп ишекне ачса, ахирәте Сирина басып тора.
- Ай, Аллам, безнекеләрне су баскан икән, кем елатты бәбине, хәзер разберусь, - диде ул уены чынын бергә кушып, җиңнәрен сызгана-сызгана. - Я, сөйлә кем тиде?
- Тимәде лә, - дип әйтүгә, Санияның елак буасы тагын ерылып китте. Ярты сәгатьләп утыргач, инде ахирәтенә ничек кирәк, алай аңлата алды ул хәлне.
- Ярар, елама, ябыгырга икән, ябыгырга, - диде Сирина өстәлгә йодрыгы белән сугып. Сирина әйтсә эшли инде ул. Юкка гына биш мәртәбә кияүгә чыгып кайтмаган. Икенче көнне үк бер көтү гәҗит-журнал күтәреп килеп тә керде. Алар актара торгач, ике атналык кына француз диетасын сайладылар.
- Толко, иң беренче, өйдән бөтен азык-төлекне җыеп ал. Иначы, мин сине беләм. И вообще, ул күршеләр сборищесен бетер. Бетмәс монда туда-сюда табак күтәреп чабып йөрүчеләр.

Ул китүгә, Сания суыткычны бушата башлады. Ялгыз хатынның әллә ние булмаса да, авылдагы апасы алып килгән үрдәк түшкәсе, литры белән сөт, бер банка каймак, үзе кичә кибеттән алып кайткан сыр, колбаса ишесе шактый җыелды. Барсын да пакетларга салып, балконга чыгарды хатын. Бетте, менә алма, кишер, кәбестә ише әйберләр генә калды. Төнлә йокларга яткач тагын Самат төшкә керде. Чакыра бит Санияны кул изәп каядыр, чакыра, тик тегесе чыга алмый. Уянгач төшен яхшыга юрап, онытылып китеп, чәйнүкне газга китереп куйды. Суыткычны ачкач кына ябыгырга җыенганы искә төште. Шул вакыт телефон шалтырады.

- Син, дорогая, завтракать итә күрмә. Мин все вижу, - дип Сирина аны тагын бер кат җиргә төшерде.
Майсыз кәбестә салатын ярты сәгать чәйнәп көчкә йотып бетерде Сания. Күпме генә кыстасалар да, ашказаным авырта дип, чәйгә дә утырмады, төшке ашны да ашамады. Иптәш хатыннары бишесе биш төрле дару чыгарып бирде, йөз төрле үлән эчәргә куштылар. Сания үз алдына мыштым гына елмаеп утырды. Ярар, күрерсез әле менә ике атнадан апагызны. Яшь кызлар кебек очып йөрер. Тик сәгатьләр үткән саен өзелеп тамак ачты.
Өйгә кайткач хәл тагын да мөшкелләнде. Кичен үтереп ашыйсы килә башлады. Гөнаһ шомлыгына каршы, күрше Фатыйма апа коймак күтәреп кергән. Исенә аңын югалта язды Сания, ничек кирәк алай борып чыгарып җибәрде. Ач карынга йокыга китү дә мөмкин эш түгел икән. Гаҗиз булып, балконга һава суларга дип чыкканда нәрсәгәдер абынып егыла язды. Ныклап караса, теге апасы җибәргән үрдәк икән.
Их, хәзер шушыны алып кереп шулпа куеп җибәрсәң, исләренә өй тулыр иде. Я бәлеш салсаң. Ай, ул үрдәк бәлеше! Авызына җыелган селәгәен көчкә йотып, Сания өйгә атлады. Тамак ачуга түзә алмыйча теге кәбестә салатын ашарга тотынды. Уф, бигрәк тәмсез инде!
Диета тотуның икенче атнасында Самат бөтенләй төшкә керми башлады, аның каравы теге шәрә үрдәк балкон буйлап очып йөри, тотам дигәндә генә чыга да оча. Йокыдан көчкә тора башлады, Санияның хәл дә көннән-көн мөшкелләнде. Хәле бетеп башы әйләнә, тик шулай да беркемгә дә сер бирми. Әнә, кичә яныннан узганда Самат туктап, озак кына карап торды. Димәк. сизә, күрә ябыкканны дип уйлады Сания куанып. Кичен Сирина килгәч, шатлыгын уртаклашты.
- Так объектны якынлаштырыга вакыт җитте. Иртәгә сәбәп табып өеңә чакырасың.
- Кит аннан, юк, булмый, - диде Сания каушап.
- Була. Тап бер сәбәп, я кран ватылган, я ваннада ут янмый диген. Тик кара аны, өстәлгә салат, фрукты и шампан. Башка әйбер кую юк.
Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Самат икенче көнне Сания янына үзе керде. Ул яңа бүлмәгә ут үткәрә иде. Сания янды, пеште, каушый-каушый ваннасында ут янмаганын әйтте. Самат бик теләп ярдәм итәргә булды. Сания йөз сәбәп табып эштән иртәрәк китте.
Юынды, төзәнде, теге кызыл күлмәкне тартып чыгарды. Ярый бит, ярый. Бераз кыса. Тик гәүдәгә сыланып җыеп тора. Күптәннән болай дәртләнеп очып йөргәне юк иде Санияның. Өстәлгә шампан шәрәбе, ике бокал килеп кунды, әфлисун, алма, салат куелды. Их, балкондагы үрдәкне алып кереп, бәлеш салып җибәрсәң иде ул... Кыңгырау шалтырауга, Сания ашыгып ишек ачты. Эш киемендә басып торган Саматны күреп, бераз аптырап калды.
- Гафу ит, Сания, соң гына кирпеч китерделәр, - диде ул керә-керешкә. Бер ике минут уздымы, юкмы ваннадан килеп тә чыкты.
- Лампасы гына янган булган, менә алыштырдым, - дип китәргә дә җыена башлады.
- Әйдә, Самат, чәй эчеп кит, - диде Сания каушавыннан Сирина өйрәткән бөтен хәйләләрне онытып.
- Начар булмас иде, мин төшке ашны да ашарга җитешмәгән идем бүген, - дип Самат бик теләп риза булды. Өстәлдә янып торган шәмнәрне күргәч, бәй, монда да лампочкаң яндымы әллә, дип утны кабызып карады. Аннан ятим утырган шампан шәрабенә, салат савытына, буш газ плитәсенә күз ташлады.
- Бу әйбернең планын мин Себердә тутырып кайттым. - диде ул шәрабтан баш тартып. - Менә берәр чәшке чәй ясасаң шул җиткән.
Сүз таба алмый интегеп, икесе дә ашыга-ашыга чәйләрен эчтеләр дә, Самат өенә җыенды. Тәмам кәефе кырылган Сания ишек ябылган көйгә шап итеп урындыкка утырды да, ачудан, тамагы ачудан өзелеп елап җибәрде.
Икенче көнне ял иде. Нидер кирәк булып балконга чыккан Сания тагын теге үрдәк түшкәсенә абынып егыла язды. Үрдәк матур булып ялтырап ята иде. Сания бераз уйланып карап торды да, кулына балта алып буш хыялларын чапкан кебек, үрдәкне урталай чапты. Өйгә алып кереп яртысыннан шулпа салды, калганыннан бәлеш тыкты. Чукынып китсен дөньясы, менә бөтенесенә ачу итеп ашыйм да үлеп китәм. Озак ач торып кинәт ашаган кешеләрнең үлгәненен ишеткәне бар иде аның.
Күмәргә килгән Самат табутта аның сылу гәүдәсен күреп үкереп еласын әле. Сукыр, мәнсез, таш йөрәк! Аш пешеп чыгуга, җеп нечкәлеге генә итеп киселгән токмач салды. Өйдәге тәмле искәме, февраль ае булуга карамастан, көз йоклаган сыңар чебенгә хәтле терелеп, кухня тәрәзәсенә кунды. Шулчак ишек кыңгырауы шалтырады. Диета тота башлаганнан бирле бөтен дус-ишләрен биздергән Сания бераз аптырап калды.
Халат итәгенә кулларын сөртеп, ишек ачуга, егылып китә язды. Бусагада кыска тун, ыспай бүрек кигән, ике кулына ике пакет тоткан Самат авызын йөреп басып тора иде. Сания каушавыннан ни әйтергә белми торганда, Самат эчкә атлады.
- Ай, нинди тәмле исләр синдә, әллә кунак көтәсеңме? - диде ул өстен сала-сала.
- Юк, болай гына, ял көне итеп кенә.
- Мин ваннага яңа лампочкалар алдым. Тегесе бик якты янмады, - диде ул аклангандай итеп. Самат эшен бетереп чыкканда Сания өстәл кора иде. Ул ике савытка шулпа бүлде, үрдәкне турады. Ә Самат алып килгән пакетларын ачып, сыр, колбаса, ысланган тавык, май ише әйберләрне тезде. Аптырап калган Санияга туры карап сүз башлады.
- Бу бераз гына күчтәнәч. Беләм, син ялгыз көенә бала укытасың. Үзем икене укыттым, бик беләм. Соңгы вакытта карап торам, бик бетерештең, матур күзләрең генә утырып калды. Мин эшкә кергәндә тупылдап торган хатын идең. Яныңнан көчкә тыелып үтә идем. Ә хәзер кара инде! Үземә ошаган хатын таптым дигәндә генә. Давай, җаным, болай булмый, туйга хәтле рәтлән. Авылга әнигә кайтканда битләре янып торган элекке Сания булып кайт әле, - дип сөйләнә-сөйләнә Сания алдына тезде. - Син кайгырма, кызыңны да укытырбыз. Әнә, үрдәккә дә очар өчен пар канат кирәк, - диде ул савыттагы калҗаны Сания белән икесенә бүлеп.
Сания аны тыңлый-тыңлый бер савыт аш ашады, аннары икәүләшеп бәлеш ачтылар, бераз утыргач, тәмләп чәй эчтеләр. Диванга утырып Саматның күкрәгенә башын салгач, әллә тамак туюдан, әллә ничә елларга беренче тапкыр кемнеңдер көчле кулларын тоюга Сания үзе дә сизмәстән тәмләп йокыга китте. Төшендә аңа теге йонсыз үрдәк керде. Бер көтү бәбие белән Санияның балконына очып төшкән, имеш. Сания кызыл күлмәк итәген тоткан, ә Самат көлә-көлә бәпкәләрен шуңа җыя икән.
Халидә Галимова, Азнакай
Автор: Альфия Салимгараева

Читайте нас в