Яз җитә. Җирне кояш җылыта. Карлар эреп, бакчалардан җылы пар күтәрелә. Бала-чага бәрәңге бакчасына сибелә. Кемдер батып кала, кемнедер сөйрәп чыгаралар. Һәркемнең максаты бер – кыш көне бакчага чәчелгән сөякне җыю. Бер чиләк җыя алсаң – әйбәт, ике чиләк җыйсаң – бик яхшы.
Җир өсте кибә. Бала-чага тау башында сөяк, чүпрәк, төсле металл җыючы Әскәр бабайны дүрт күз белән көтә башлый. Үзенең атын җигеп, җиңелчә генә юыртып, бик озак кына көттереп, Әскәр бабай килә. Ул ат арбасындагы зур сандыкны ачып җибәрә. Сандык бик күп бүлемнәргә бүленгән. Бу бүлемнәрдә бик күп төрле кармаклар, төсле калкавычлар, төрле кармак җепләре, кесә фонарена лампочкалар, батарейкалар, таш сыбызгылар, су салып өргәч, сандугач кебек сайрый торган сыбызгылар, уенчыклар бала-чаганы кызыктырып тора. Болар берсе дә акчага бирелми. Җыйган сөягеңне, чүпрәкне, төсле металлны Әскәр бабайга үлчәтеп тапшырасың да үзеңә кирәкле товарны аласың, иптәшләрең алдында мактанасың. Сыбызгы алсаң, ул көнне көне буе әти-әниләр шелтәләгәнче сызгыртасың; кармак, калкавыч җеп алсаң, аларны сапка беркетәсең дә, Мишәгә балыкка сыптырасың. Кесә фонаре лампочкасы, батарейкасы алсаң, түземсезләнеп төн җиткәнен көтәсең.
Көн кичкә таба авыша башлагач, Әскәр бабай кайту юлына кузгала. Ат инде әкрен генә атлый. Арбасы тулы балалардан җыелган икенчел чимал. Авылда никадәр шатлык, сөенеч, куаныч калдырдың син, Әскәр бабай, рәхмәт сиңа. Их, хәзер дә Әскәр бабай кебекләр булса! Бәлки чүпләр дә кимер, табигать тә чистарыр иде, тик менә сорау гына туа: хәзерге заман балалары бу эш белән кызыксынырмы икән?!