Бу хакта җырчы үзе инстаграм аша хәбәр итә. «Әниемнең ут кебек чаклары. Күптән түгел бер апа концертта җылы, үзе бәйләгән нык матур оекбаш бүләк итте: „Әнвәр балам, бу — әнкәңә, аяклары җылыда булсын“, — диде. Кызганычка каршы, әниебезнең хәле бик шәптән түгел, аяксыз калды, сөйләшә алмый. Аллаһы бирсә, барысы да яхшы булыр», — ди Әнвәр Нургалиев.