Барлык яңалыклар
Иҗат
25 февраль 2020, 17:05

Сукыр Шәмсетдиннең бәхеткә хакы бармы?

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бу юнәлештә байтак эшләр башкарыла.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Башкортстанның халык язучысы Талха Гыйниятуллинның әсәрләре буенча куелган “Шәмсетдин һәм Шамсур” спектакле премьерасын тәкъдим итәчәк. Спектакль 1 мартта Башкорт опера һәм балет театрының кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Хәрби госпитальдә авыр яраланган солдатлар. Аларның һәркайсының үз язмышы, тарихы, яраткан гаиләләре бар. Сугышта сукыр калган Шәмсетдин дә вакыт дәвалар, барысы да онытылыр һәм җайга салыныр дип өметләнә, чөнки өйдә аны яраткан гаиләсе: хатыны, балалары көтә.

Туган ягына кайткач кына аны беркемнең дә көтмәгәнлеге билгеле була. Яңабаштан ничек яшәргә, дәһшәтле сугыш михнәтләрен ничек онытырга? Хыянәтне ничек кичерергә? Шәмсетдиннең бәхеткә өмете бармы? Тамашачы менә шушы сорауларга җавап эзләр.

Спектакльнең сәнгать җитәкчесе — Айрат Абушахманов. Режиссеры — Хөрмәтулла Үтәшев, рәссамы - Альберт Нестеров, хореографы - Рәмизә Мөхәммәтшина, музыкаль бизәлеш Урал Иделбаевныкы.

Фото: bashinform.ru

Автор: Зөһрә Исламова

kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: