Барлык яңалыклар
Иҗат
13 март 2020, 12:55

Җиләкле төш (Хәниякәемә)

Мин уяндым: тәрәзәмдә нурдан – Әллә кояштанмы, әллә синнән?! Төшләремә кердең, бәгырь, бүген Җилләр кочып куйды сыман иңнән...

Зәңгәр күлмәгеңне кигәнсең дә, Яшел тугаеңа килгәнсең, Тузганаклар җыеп, башкаеңа Сары такыялар үргәнсең. «Нихәл, дустым! – дисең. – Кайттым менә Сагындыра болын-суларым... Исләре үк башка – бигрәк якын Җанга газиз яме боларның. Туган якның бер җиләген капсам, Тәме торыр иде ирендә. Туган йорт та минсез нурсыздыр шул –
Әни керми киткән өенә...» Иелгән дә болын үләннәрен Берәм-берәм күздән үткәрә. Моңсуланып карап куя аннан Күлмәге күк зәңгәр күкләргә. «Хәниякәй, син һаман да шул ук Матур икән – нурлы карашың!» «Әй!» – дисең дә никтер чеметкәләп Куясың син битең алмасын. Мактауларга исең китми кебек: Башка уйлар синең башыңда. Зәңгәр күлмәк, сары такыядан Көлеп торасың син каршымда. «Сез нихәл соң? – дисең. – Иминлекме, Ниләр язып, ниләр кыласың?» «Сабырлыгын бирә Аллаһым да Сынауларга диеп – сынмасын... Китап яздым. Синең истәлекләр Керде анда. Бүләк итәрмен». Хәниякәй бер елмаеп куйды: «Ярый, ярый ,дустым, көтәрмен». «Бакчабызда 5 җиләгем пешкән: Сиңа бирәм. Кабып карачы!» Мин уяндым. Фани дөньялардан Ерак мәңгелекләр арасы... Хәниягә дигән җиләкләрне Бирдем – ирем сузган учкаен. Сагындырып төшкә керде, халкым, Җиләк эзләп йөргән кошкаең...
Гөлнур АЙЗАТ
Читайте нас: