Моны ишеткәч Сәгыйдә елый ук башлады. – Кире киләм бит инде мин. Сигез айлык баланы ничек калдырып китим. Аны имезергә кирәк. Әйдә, алайса, бергә кайтыйк, – дип ялынып та карады. Ахыр чиктә анасын сайлады. Юлга чыгар алдыннан баласын имезде, битләрен, күзләрен, иреннәрен, кулларын үпте, тегесе кулы белән әнисенең бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен тотмакчы булды, алар тәгәрәп төшеп киткәч, кеткелдәп көлде. Сәгыйдә түзә алмады, баласын кочагына кысты, аннан караватына куйды да артына борылып карамыйча чыгып китте. Бу бала белән ананың соңгы тапкыр очрашуы булды.