Айлы бер төнендә Кара урманга кечкенә метеорит төшкән. Шуннан башлап, елның бу көнендә, нәкъ төнге икедә, күк җисемнәре шул вакыттагы кебек тезелгәч, метеорит төшкән чокырга җир астыннан су тула башлый. Гади түгел, тылсымлы су! 32 минуттан соң ул юкка чыга. Бу вакыт эчендә анда су коенып өлгерә алган һәркем барлык чир-сырхауларыннан котыла. Хәтта гомерен озынайта һәм теләге үтәлүгә дә ирешә ала! Елына бер генә була торган бу төндә Айның түм-түгәрәк булып тулган чагы була. Әгәр бу көнне кинәт кенә мәчегезнең... кеше телендә сөйләшә башлаганын ишетсәгез, гаҗәпләнмәгез, димәк, ул шул “Тормыш күле”ндә су коенган... Ышанмыйсызмы? Алай булса,
Марат Муллакаевның быел дөнья күргән “Озеро жизни” китабын укып карагыз.
Повесть-фэнтези соклангыч дуслыкка, мәхәббәткә, батырлыкка багышланган. Искиткеч маҗараларны тасвирлаган бу бәян укучыны беренче битләреннән җәлеп итә, фантастик дөньяга алып кереп китә. Беренче карашка, повесть әкият кебек. Анда йорт хайваннары кешеләр телендә сөйләшә һәм, хуҗалары белән маҗаралы сәяхәт кылып, чиксез батырлыклар күрсәтә. Икенче яктан карасаң... Тормыш күле – ул без яшәгән дөнья. Ә повестьта җәнлекләр булып тасвирланган җан ияләре – безнең тормыштагы кешеләр. Әйе, чагыштырсаң, безнең кайберәүләребез күп сөйләнә торган, ләкин шәфкатьле, шул ук вакытта бераз хәйләкәр мәчегә охшаган, кемдер тугры, батыр эткә, кемдер туктамый эшләүче атка, ә кемдер явыз бүрегә... Мәсәлән, повестьтагы “Академик” кушаматлы кәҗә. Ул искиткеч акыллы, белемле, ләкин беркатлы интеллигент. Явыз бүрене дә дусты итеп кабул итә һәм һәлак була...
Әгәр бу әкияткә охшаган повестьны балалар өчен дип уйласагыз, ялгышасыз. Ул өлкәннәр өчен. Әсәрдә тарих, сәясәт темасына фәлсәфи фикерләр, кызыклы фактлар күп урын алган. Шул ук вакытта повесть тиз һәм җиңел укыла, искиткеч маҗаралары белән җәлеп итә.
Төп герой – батыр, уңган егет Артур. Ул Чечняда күп батырлыклар кылган, хәзер туган авылында ялгыз әнисе белән дөнья көтә. Артур авылдашы Алсуны ярата. Ләкин кыз һәлакәттән соң гомерлеккә инвалид булып калган, урыныннан тора алмый. Табиблар хәтта аның көннәренең санаулы булуын билгели. Ләкин саф һәм көчле тойгы, изгелек, шәфкатьлелек тулы йөрәкләр “Тормыш күленә” юл табып, могҗиза булуына һәм бәхеткә ирешә ала. Әлбәттә, юл җиңел булмый, күп каршылыклар үтәргә туры килә. Ләкин бердәм дуслар аларны җиңүгә ирешә. Кайберләре мәңгелеккә күзен йомса да...
Нәтиҗәдә, “Тормыш күле”н-дә су коенган һәм могҗиза белән Кара урманнан исән-сау чыгып, Сары елганы кичә алган Алсу савыга. Алар Артур белән кавыша, гаилә кора һәм тупырдап торган Азатка гомер бүләк итә. Ә соңыннан бергәләшеп тормышларындагы могҗиза, “Тормыш күле”нә юллары, маҗаралары турында китап яза. Бу эштә аларга мәчеләре Солтан да ярдәмләшә, киңәшләр бирә.
Китапны укып, маҗаралар дөньясына сәяхәт кылу гына түгел, күп фәһем алырга, нә-тиҗәләр ясарга һәм кайбер нәрсәләргә карашыңны да үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, повестьтагы “Чубик” кушаматлы әтәчнең тормыш кагый-дәләрен генә алыйк.
Беренчедән, башыңны һәрвакыт югары тотарга. Хәтта кыйналган булсаң да. Күңелеңдә авыр булганда да үз-үзеңне мактарга. Өстеңә пычрак су сибелгән хәлдә дә койрыгыңны югары күтәреп, горур карарга.
Икенчедән, дәшмәү – алтын икәнен онытмаска. Синең хакта мәгълүмат азрак булган саен, син серлерәк күренәсең. Мондый кешеләргә саклык белән карыйлар, юк-бар белән борчымыйлар.
Өченчедән, беркайчан да бер зирәк васыятьне онытма: ышанма, курыкма, сорама. Күрше әтәченә ышанма. Тәхеттән коллыкка – бер адым. Шуңа күрә дошманыңа койрыгың белән борылма. Бер-кемнән курыкма. Хәтта кеше-ләрдән дә. Азык сорама. Ул юк икән, үзең тап. Бирсәләр, шулай тиеш кебек кабул ит.
Дүртенчедән. Дошманың белән үлемнән дә курыкмыйча сугыш. Әйтерсең, бу синең соңгы алышың дип уйла. Дошманыңны синең белән сугышу башкача башына да кермәслек дәрәҗәгә җиткер. Андыйлардан куркалар һәм ихтирам итәләр. Онытма, җиңүнең туганнары күп, җиңелүнең ятимнәре генә бар.
Бишенчедән, шәфкатьле һәм гадел бул. Җиңелгән дошман – ул инде дошман түгел.
Алтынчыдан, начар уйларны башыңа кертмә. Яшисең икән, димәк, син әле кемгәдер кирәк.
Азмы безнең тормышта “әтәчләр”? Ләкин аларның һәрберсе шундый кагыйдәләр буенча яши аламы?.. Гомумән, повестьны укыган һәркем аның геройларында үзен, тирә-ягындагы кешеләрне таный ала.
Кыскасы, Марат Муллакаевның “Озеро жизни” повесте – заманча, көн кадагына суккан, үзенчәлекле әсәр.
Ләйсән Якупова