Тугызынчыларны өлкән буын вәкилләренә ярдәмләшү эшенә Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла картларга билгеләделәр. Сугыштан Ватан сугышы ордены тагып кайткан яугирләр арасыннан исән калган бабайларның соңгысы ул хәзер авылда. Башыннан үткән хәлләр турында тәфсилләп сөйләргә яраткан ветеранны бала-чага да, үсмерләр дә якын күрә.
Сүзне һәр малайның кем улы булуы белән кызыксынудан башлады бабай. Яшь чагында бригадир булып эшләгән, сигезенче дистәне ваклаган картның хәтере яхшы әле. Бүген дә исемнәрен әйтүгә ”Фәләннең күршесендә яшәүче фәләннең улы инде алайса”, ”Синең бабаң фәлән исемле иде”, дип күңеленнән барлады.
Үзәк урамда яшәүче Рәҗәп малае Ришатка чират җиткәч:
— Тракторчы Мәүлитнең уртанчы улы Рәҗәпнекемени?— дип аерып сорады да, уңай җавап ишеткәч, никтер йөзе үзгәреп китте картның. Башыннан үткән вакыйгаларны да өстен-өстен генә сөйләде дә, юк йомышын бар итеп ишек алдына чыгып китте. Үсмер чак бит, кызыксынучанлык көчле. Ришат, түзмәде, авыр металлдан коеп эшләнгән орденны кулына алып карады. Бабай килеп кергәндә кургаш орденны өстәлгә куярга өлгермәгән иде.
— Нәрсәгә тотынасың аңа? Орден бит ул! Мин аны канымны коеп алганмын!..— Габдулла карт, авырткан аягына сыкранып басып тиз-тиз атлап килеп, малай кулындагы орденны йолкып алды.
Иртәгәсенә мәктәпкә килүгә укучылар гөж килеп хәбәр сөйләделәр:
— Габдулла бабайның ордены югалган. Кичә тугызынчылар йорт эшләрендә ярдәмләшергә баргач, Рәҗәп малае Ришат селтәгән икән...
Алай гынамы әле, тәүдә сыйныф җитәкчесе Ләйлә апалары бөтен иптәшләре алдында бастырып әрләде.
— Мин алмадым, мин ул орденны тотып кына карадым,— диюе дә хәлне җиңеләйтмәде.
— Соң нәрсә дип кулыңа алдың аны? Башкалар тотынмаган бит!..
Өйдә әти-әнисе дә аңламады, ышанмады бердәнберләренең сүзенә. Ул гынамы әле, үзен белә-белгәннән әтисе янында эшкә өйрәнеп үскән Ришатына Рәҗәп кул күтәрде.
— Йөземне кызарттың, юньсез! Нишләмәкче буласың ул тимер кисәге белән? Нәсел-ыруда булмаган хәл — кеше әйберенә кул сузу...
Алты яшендә күрмәгән каеш эзе салган яра ачысы 16ны узган Ришатның янбашын озак сызлатты. Юк, тән сызлавы гына түгел, җаны сузлаудан әрнеде ул. Нахак бәла ягылды. Уйламаган җирдән. Газиз кешеләре аңламагач, кемнәр тарафыннан нинди ышанычка өмет итә алсын ул? Әнисе, көләч чырайлы, улын күз карашыннан, сулышыннан аңлап яшәгән, моңа кадәр хәленә кереп килгән Рәйсә дә хәзер элеккечә үз итеп түгел, икеләнеп, шикләнеп карый улына.
Их, холкың белән үз дигәнеңне ышандырырлык итеп өзеп әйтерлек үткер булсаң икән ул! Әнә, сыйныфташы Мәлик кебек. Кышын мәктәп йортында хоккей уйнаганда шайба күрше йортта яшәүче Сәгыйдә карчыкның абзар тәрәзәсенә тиеп пыяланы челпәрәмә китергәндә дә үз гаебен ялгыш хәрәкәте белән аңлата алды бит. Пыяла алыштыруны үз өстенә ташламадылар – хезмәт дәресләрен алып баручы укытучы Фәрит абыйлары катнашлыгында сыйныф егетләре бергәләп башкардылар. Ә Ришатта андый әрсезлек юк. Юаш, артык юаш ул. Үзенә кыенлык китергән тагын бер сыйфаты бар егетнең – каты бәреп әйтелгән сүзне авыр кичерә. Кем өчендер әлләни әһәмияте булмаган сүз дә йөрәген телә. Озак вакытлар шул хакта уйланып юк кына вакыйганы да күңеленнән кат-кат анализлый. Сигезенчегә күчкән көзләре иде. Мәктәп бакчасына бәрәңге казырга чыккач шаярып кына үзе артыннан бәрәңге чүпләүче Рәсимәнең чиләгенә салырга уйлап түтәл читендә аунап яткан чуер ташны алып ыргытуы булды – гөнаһым шомлыгына таш кызның аягына барып тиде. Кыз артык ваксынып тормады, ә җиденчеләрнең сыйныф җитәкчесе Галия апалары ике сыйныф укучылары алдында эт итеп тиргәде Ришатны. “Синең кебек булдыксызлар эшне артка сөйри һәр җирдә, вәт булдыксыз!”– дип куертып җибәрде. Шушы сүзләр озын ел дәвамында йөрәгенә тынгы бирмәде, кулы нинди генә эшкә тотынса да аны хәзер генә ахырына җиткерергә күңеле үсмәде Ришатның. Болай да аз сүзле егет тагын үз дөньясына бикләнде.
Ә бу юлы бөтенләй авыр бәла ягылды. Хәзер ул урамга чыгарга да гарьләнә, бар кеше дә аңа карак дип карый, ләгънәт укыйдыр кебек.
Укуда да ”өчле” капчыкларын буксирга алган Ришат үзе дә чак-чак шул билгегә өлгерә башлады. Мәктәпнең җәмәгать тормышындагы һәр эшне башлап оештыручы да түгел ул хәзер. Күз ачып йомганчы игътибардан төште, укытучылары да, иптәшләре дә читләште үзеннән. Ят караш, үзеңне берәүгә дә кирәкмәгән итеп тоюдан да авыр хәл бармы икән дөньяда? Әле кайчан гына урта мәктәпне тәмамлаганнан соң югары уку йортына кереп инженер һөнәрен үзләштерергә дип корган матур хыялларны ”кырау сукты”. Орден, имеш!.. Соң ничекләр исбатларга аңа начар уй белән кагылмаганлыкны? Орден, имеш!.. Ни куллары барып авылдаш бабайның орден тикле орденын алсын ул?
Габдулла бабай да бу зур дәүләт наградасын күкрәгенә такканда Ришаттан берничә генә яшькә олырак булган. Бүген ут эченә илтеп ташласалар, Ришат Габдулла карт батырлыгын кабатлый алмас идемени? Их, әле дә илдә сугыш барса?.. Әллә нинди исәр уйлар килә башка... Хәерлегә булсын... Әйе, әйе, Ришат та авылга орден тагып кайтыр иде, Габдулла картның ордены миндә түгел дип күкрәк сугып әйтер иде...
Унсигез яшендә кулына өлгергәнлек аттестаты алган малай көзгә Армия сафларына чакырылды. Очраклы хәлме, Ходайның ”Амин” дигән чагына туры килдеме, ил эчендә канлы бәрелешләр башланып беренче Чечня сугышын үтәргә туры килде Ришатка. Катлаулы яралар алып госпитальләрдә дәваланды, юраганнары да юш килде — киткәненә 2 ел һәм 6 ай дигәндә күкрәгенә орден тагып авылга кайтып төште.
Ямьле май ае. Иртәгә Җиңү көне. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән мәл. Көн кичкә авышуга сыйныфташлары Илдус белән Радикны әйдәп Тау чишмәсе янында солдаттан кайтуын ”билгеләргә” чыкты кичәге солдат.
— Болай гына булмый, үзеңнеке янәшәсенә Габдулла картның орденын да так инде син, яшьти...— Шактый исереп алган Илдусның сүзләре йөрәген генә түгел, җанын телгәләде Ришатның...
...9 Май иртәсе. Авылда зурлап билгеләнәчәк бәйрәм көне. Халык клубта үтәчәк тантанага ашыга. Клуб каршындагы һәйкәл янына авылның олысын-кечесен җыйган тантаналы митингтан соң мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре концерт куячак. Митингны авыл Советы рәисе Әзһәр Талип улы ачып ветераннарны котлап чыгыш ясаганда таягына таянып Габдулла карт килеп җитте. Күкрәгендә — Ватан сугышы ордены.
— Орденың табылдымыни, кем, Габдулла кордаш?— яшьтәше Сәлих картның соравы халык арасында таралды.
— Э-һе, ә-ә... аны югалтмаган идем бит мин. Җитмешенче елларда бакчаны бозып сөргәне өчен Мәүлитнең үчен алып акылга утыртыр өчен генә Рәҗәп малаен исемләгән идем... Ә-һе... шул...
Авыл Советы рәисе янә сүз алды:
— Иптәшләр! Митинг шуның белән тәмам. Концерт программасы кичектерелә. Әле генә килеп кара хәбәр җиткерделәр. Авылда мәет бар. Кичә генә хәрби хезмәттән кайткан Ришат каенлыкта асылынган...
... Каенлыкка халык күп җыелган. Еллар дәвамында нахак бәладән җаны өзгәләнгән Ришат якты дөнья белән алыш-бирешенә нокта куйган. Аның хәлен якын һәм тугры дүрт аяклы дусты Аябрик кына аңлый сыман, чинап елый, үрсәләнә.
Олы юлдан килүче УАЗ машинасы күренде. Прокуратура тикшерүчесе, милициянең участок инспекторы, авыл Советы рәисе — һәммәсе җыелып беткәч, егетне төшерделәр, куен кесәсен карадылар. Аннан уч төбедәй кәгазь кисәге чыкты: 21 яшьлек оланны аянычлы язмышка дучар иткән ”Габдулла бабайның ордены миндә түгел”, дигән биш сүздән торган җөмлә язылган иде анда...