Матуррак сөлгеләрем бар иде шул... Матурлык китә икән ул, сөлгеләр булып тарала икән. Әй, сөлге, сөлгекәй, гомер юлларын бергә кичтек, шатлыкны да, авырлыкны да бергә кичердек. Сугыш елларында, балаларым ачтан үлмәсен дип, бар булган мал-мөлкәтне ризыкка алыштырганда да, мин сине бирмәдем, балаларым кебек кадерле булгансың, ахыры... Әй сөлге, сөлгекәй, ап-агым минем, сине гомер буе каралтмай сакладым. Баксам, син минем йөз аклыгымны саклагансый икән..
Әй, сөлге-сөлгекәй, инде менә саубуллашыр вакыт та җитте бугай. Чү, җилфердәмә, тавышсыз-өнсез генә саубуллашыйк. Кешеләргә йөз аклыгымны илт син, сөмсере коелганнарның да йөзләрен яктырт. Сабантуй колгасына да, ат ялына да элмәдем – менә хәзер кешеләрнең күңеленә сине күбәләкләтеп бәйләп куям...