Барлык яңалыклар
Иҗат
15 апрель 2020, 22:00

«Зөләйха күзләрен ача», ә низаглар дәвам итә – фильмда мөфтиләр исемлеге очраклымы?

Сериалда Зөләйха белән бергә себергә сөрелүче тоткыннар исемлегендә элеккеге һәм хәзерге мөфтиләр исемнәре яңгыравы татар җәмәгатьчелеген тетрәндереп җибәрде.

«Россия 1» каналында барган «Зөләйха күзләрен ача» фильмының икенче сериясен караучылар гаҗәеп күренешкә игътибар итте. Сөрелүчеләрне барлаган исемлек укылганда Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Гомәр Идрисов, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдессәлам Габдерәхимов, Мирсәет Солтангалиев һәм башкаларның исемнәрен ишетеп, аптырап калдылар.
Сәяси тоткыннар исемлегенә бу шәхесләр ничек эләккән? Бу кемнең шаяруы?
Исемлектә:
— Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин,
— Оренбург мөселман диния нәзарәтенең дүртенче мөфтие морза Сәлимгәрәй Тәфкилев (1865-1885),
— Оренбург мөселман диния нәзарәтенең икенче мөфтие Габдессаләм Габдерәхимов (1765-1840),
— Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин (1959 елда туган),
— Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенең беренче рәисе Гомәр Идрисов,
— мәгърифәтче, дини реформатор, исламият белгече Шиһабетдин Мәрҗани исемнәре яңгырый.
— Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш мөфтие Җәгъфәр хәзрәт Пончаев (1940-2012),
— Оренбург мөселман Диния Нәзаратының бишенче мөфтие Мөхәммәдьяр Солтанов (1837-1915),
Дин эшлеклеләре белән бер исемлектә атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев исеме дә ишетелә.

Фильмның продюсеры: «Бу — очраклы хәл!»

«Русское» кинокомпаниясе генераль продюсеры Ирина Смирнова әлеге темага ачыклык кертте: «Исемлек ике ел элек төзелгән иде. Исемлекне реквизит буенча рәссамнар төзеде. Алар сөрелгән кешеләр өчен интернеттан һәм тарихи документлардан иң киң таралган татар исемнәрен сайладылар, кайберләрен уйлап таптылар. Ниндидер охшашлыклар очраклы гына булырга мөмкин. Бу махсус эшләнмәде. Моннан мәгънә эзләргә кирәкми».
Фильмның беренче сериясендә Кукмараның Мәчкәрә авылының мәдәни мирас объекты булган тарихи мәчетендә Иван Игнатов белән Настя Котельникова арасындагы интим мөнәсәбәтләр күрсәтелде. Күренеш мәчет бинасында төшерелгән.
Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина әйтүе буенча, ул: «Анда ямьсез күренеш бар», — дип имамга да әйткән булган. Имамга: «Анысын эшләмибез», — дип әйткәннәр.
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин моңа аңлатма бирде: «Зөләйха күзләрен ача» фильмы күрсәтелә башлагач та, мөселман кардәшләр экранда күрсәтелгән күренешнең мәчеттә төшерелү мәсьәләсенә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мөселманнарның ризасызлыгы аңлашыла: мөселманнарның дини кыйммәтләреннән һәм изге урыннарыннан көлү — оятсызлык булыр иде. Бу хәл булмады. Районның имам-мөхтәсибе фильм Мәчкәрә авылында төшерелгәндә борынгы мәчеттә барган вазгыятьне контрольдә тотты. Ярамаган эшләр кылынмасын дип, авылның имам-хатыйбы мәчеттә дежур торды. Илебез тарихындагы денсезлек сәясәтен күрсәткән оятсыз күренеш махсус павильонда төшерелеп, монтаж белән өстәлгән».
Читайте нас: