Барлык яңалыклар
Иҗат
19 апрель 2020, 00:00

Явыз дошман – «Коронавирус»

Бүген бар кешелек дөньясы авыр сынау чоры кичерә. Бердәмлек, сабырлык таләп итә ул бездән. Якташыбыз, Качканарда гомер итүче Данис Бәдертдинов дөньяуи вакыйгаларга битараф калмыйча, аларны йөрәге аша үткәреп яши. Аның чираттагы шигыре барыбызны да борчуга салган афәт турында.

Явыз дошман – «Коронавирус»
Ниләр генә кичермәде
Рәсәйнең халкы.
Ачлык еллар, кара чирләр,
Җәмгыять үзгәреше.
Төрле яктан, төрле дошман
Безнең илгә ташланды.
Монголлар да, французлар да.
Германия гаскәре.
Ләкин алар барысы да
Күзгә күренеп килде.
Шуңа күрә һәрберсенә,
Кирәк чара табылды.
Быел безгә һөҗүм итте
Билгесез, явыз дошман.
«Корона» дип үзен атап,
Явызлыгын яшергән.
Иң беренче явызлыгын
Кытайлардан башлады.
«Евразны» кыра-кыра,
Америкага ташланды.
Өнсез, гамсез, явыз дошман,
Шулай нык коралланган.
Кайсы милләтне теләсә,
Бик җиңел егып салган.
Җәлләми ул олыларны
Һәм кызганмый яшьләрне.
Врачмы ул, спортчымы,
Тик үлемгә этәрде.
Суткасына йөзләп-меңләп
Вирус чире таратты.
Газраил дә эшли алмаслык
Явызлыклар күрсәтте.
Аллаһ да ярдәм итәлми,
Мәчеткә йөремибез...
Докторлар һәм җитәкчеләргә
Бөтен ышанычыбыз.
Бөтен якташларыма түземлек, сабырлык, киләчәккә ышанычларын
югалтмый, өметләрен киметми яшәүләрен теләп Качканардан Данис Бәдертдинов.
Читайте нас: