Барлык яңалыклар
Иҗат
22 апрель 2020, 12:17

Алдану

Габделне йокы алмый иде. Бүген нишләргә? Бу сорауны ул башка вакытта да үзенә еш бирә. Бигрәк тә иртәнге якта. Кичтән күңел күтәренке, иртә белән исә каян нәрсә әмәлләп, баш төзәтү чарасын табу турындагы сорау актуаль була. Ә бүген исә аны икенче уй борчыды. Ничек итеп хатыны Зиләне алдарга?

Габделне йокы алмый иде. Бүген нишләргә? Бу сорауны ул башка вакытта да үзенә еш бирә. Бигрәк тә иртәнге якта. Кичтән күңел күтәренке, иртә белән исә каян нәрсә әмәлләп, баш төзәтү чарасын табу турындагы сорау актуаль була. Ә бүген исә аны икенче уй борчыды. Ничек итеп хатыны Зиләне алдарга?
Алдау, дигәндә Габдел кеше кесәсенә керерлек түгел иде. Мәктәп елларында ук көндәлегендәге “икеле”не “бишле“гә төзәтү ысулларын кулланган, дәрескә соңга калганда, төрле уйдырмалар уйлап чыгарып, укытучы алдында акланган вакытларда җавабы әзер була. Иртән генә кайтып керсә дә, хатыны алдында да каушап калмый. Юк, азгын зат түгел ул, андый уйлар башына да керми. Ләх исереп, кайдадыр гараж яки кибет артында, чүплек башында йоклап калса гына. Күп очракта айныткычта кунып кайта инде.
Аның алдашуы шул дәрәҗәгә җитә ки, очучы тәлинкәләр утыртып алып китүен, төне буе чит планета кешеләренең тикшерүенә дучар ителүен сөйли иде. Зиләсенең: “Нигә ул марсианнар гел сине генә килеп ала? Беткәнме галимнәр?“ – диюенә: “И-и, карчык, соң аларга минем кебек гади, эчкерсез кеше кирәк бит. Минем эчүемдәге... әй лә инде, эчемдәге тышымда, барын ачып салам. Кесәдәге барлы-юклы тиеннәргә кадәр... Тикшерегез, күрегез, белегез, янәсе. Җир кешесенең кемлеген тикшерү өчен иң кулай зат бит мин. Ә профессорлар үз серләрен ачмый, киресенчә, “теге“ләрне тикшерә башлый. Ә алар өчен бу коточкыч хәл икән. Ачты ди сиңа чит планета кешесе үз серен, көт!“
Ахыр чиктә, мондый дәлилләр хатынны өметсезлектән кул селтәргә мәҗбүр итә. Фәстерүш син, Апуш!
Ә бүгенге очракта икенче хәл. Кичке якта ап-айнык килеш исереккә салышып, мүкәләп кайтып керсәң, гадәттәгечә була инде... Моның шаяру гына икәнен аңлатканчы уклау эләгүе бар. Монысы да гадәти хәл. Исбатла аннан ниятеңне ярылган баш белән... Юк, ниндидер башкача, соңыннан икесенең дә эчләре катып көләрдәй алдау кирәк.
Зиләсе берни белми йоклый. Габдел уйда... Әгәр дә... Юк, алай булмый. Ә болай итсәң... Аның да ахыры кызыксыз бетәргә мөмкин. Шаярту-көлү түгел, көне буе йөз сытып, уаланып йөрүең бар.
Әһ-һә! Ниһаять, Габдел төгәл бер фикергә килде. Бүген эшкә барасы юк. Зиләсе дә ялда. Туры килсә килә бит: 1 апрель – ял көне. Мыштым гына чыгам да, ишек шакый башлыйм. Уянмаса, аяк белән ишеккә тибәргә, кычкыра башларга да күп сорамам, дип уйлады ул. Һәм шулай эшләде дә. Ишек ябылды, йозак бикләнде, ярымшәрә Габдел коридорда калды. Тук-тук-тук, дөп-дөп-дөп!
– Кем бар анда? Ни дип ишек ватасыз?
– М-м-мин… – Нәкъ башка вакыттагыча, исерек тавыш, теле бәйләнә. — А-ач, н-нәр-рсә сор-раштырып т-тор-расың. Ир-рең к-кайтты...
– Кит, хулиган, нинди ир ди?
– Б-бәй, синең ирең, Габделең кайтты... А-ач!
– Алдашма, яме, ачты ди, көт! Минем Апуш, әнә, өйдә йоклап ята. Тизрәк тай, әтү милиция чакыртам!
– Әй, бичә, әй, Зилә! С-саташма, б-бу ми-ин...
– Х-хәзер, ачтым, ди. Апушым гырлап йоклап ята. Ачуымны китермә, шалтыратсам, күрсәтерләр сиңа бичәне милиция таягы белән...
“Мин анда йоклап яткач, монда кем микән соң?” – дип уйлап куйды Габдел һәм ачу белән хатынына кычкырды:
– Әй-әй, ныклап кара! – Габдел айнык тавышка күчте. – Мин анда юк, мин монда...
– Беләм, син анда түгел. Нишләп теләсә кем минем караватымда булсын ди? Үз Габделбәрем барда, диюем. Син шунда икәнсең, тора бир. Мин йокларга киттем. Ял көнемдә йокымнан бүлде, хәерсез...
Ишекнең бер ягыннан – ачулы, икенче ягыннан инде шаярудан узган ир тарафыннан ялваруга әверелгән сүзләр әйтешү озак дәвам итте. Төш тә җитте. Тышта, Габделбәрне үртәгәндәй, яз кояшы елмайса да, коридорда салкынча иде. Дер-дер калтырый башлаган Габдел, ни хикмәт белән тышта калуын, алдау көнендә шаярту ниятен дә онытып, тезләнеп дигәндәй Зиләсенә ялына. Хатыны һич тә көйгә килми, үз туксаны туксан:
– Ирем өйдә, йоклый.
Һәр каршылыкның ахыры була бит, ниһаять, ишек ачылды.
– Син нәрсә, шаяртасы килеп кенә чыккан идем бит. Алдау көне итеп... – дип үпкә белдергән иренә Зилә көлеп җавап бирде:
– Мин дә синең алдавыңны кабул итеп, шаяртып кына сөйләштем. 1 апрель белән, сөеклем!

Әнәс САФУАНОВ.
Читайте нас: