— Динә, "Россия" каналында барган сериалга карата барысы да фикерен әйтеп бетте бугай. Фильм китаптан да резонанслырак булды. Шартлаган бомба эффекты барлыкка килде. Сез бу сериалны карагансыздыр, нинди фикерләр тудырды?
— Киноны карадым, әмма комментарларны күзәтмәдем. Миңа калса, фильм тәэсирле. Мин телевизор аша сериаллар аз карыйм, ә бу юлы гаилә белән һәр кич карадык. Сыйфатлы төшерелгән. Гүзәл Яхина җитди материалны җентекле өйрәнеп, туплаган мәгълүматны әсәрендә никадәр оста куллануы ошады. Мин үзем дә таныш-белешләрне кино күңел ача торган булмаячак дип алдан кисәтеп куйдым. Җитди әсәр, күңелне тырный торган урыннар булачак дип әйттем. Гаҗәп, әмма Чулпан Хамматова Зөләйха образын бик оста күрсәтте. Беренче серияләрдә ул берни дәшми, тавышы чыкмый, әмма күзләре, мимикасы белән һәр фикерне җиткерә алды. Моны күпләр билгеләде. Фильмны караучылар арасында төрле фикер әйтүчеләр булды, әмма шул ук вакытта күп кешеләр үз гаилә, ата-бабалары тарихлары белән бүлеште. Битараф калучылар аз булды. Сериалда чын хисле тормыш. Бер сериядә ничә кешенең язмышы шаһиты буласың, алар өчен борчылып утырасың. Әнием карый да минем әби-бабайлар ул вакытта ничек яшәгәнен сөйли. Чыннан да михнәтле чорлар. Шул ук вакытта фильмда матурлык, яктылык та бар. Ананың балага карата назлылыгы күренә. Көтеп алынган баласын яклар өчен, төрле авырлыкларны җиңәр өчен анада барлыкка килгән көч киләчәккә ниндидер өмет өсти. Монда уйланырлык шулкадәр күп әйбер бар! Һәр кеше үзенә гыйбрәт алырга мөмкин.
— Китабы да ошадымы? Күп тәнкыйтьчеләр, татарлар күрсәтелә, әмма аларның яшәеше, аралашу манерасы, менталитеты, гореф-гадәтләре дөрес шәрехләнмәгән, дип тәнкыйтьләде. Күбесе романдагы, сериалдагы кайнананы күреп үз әбиләре, әниләре белән чагыштырды да, чынбарлыкка туры килми дип әйтте. Сезгә бу әсәрдә нәрсә ошамады һәм нәрсәсе якын булып тоелды? Убырлы карчык образы сезнең әбиләрегезгә туры киләме?
- Нинди генә әсәр барлыкка— Сериалда татар җырлары яңгырый, шуларның берсе – "Ай, былбылым". Бу – борынгы татар җыры һәм бөтен татарлар тарафыннан яратылган җырларның берсе. Аны башкаруда, яздыруда иң авыры нәрсә булды?
- Әсәрдәге образлар — барлык татарлар да шундый дип нәтиҗә ясау дөрес түгел. Бу аерым бер гаиләнең тарихы, аерым бер хатынның язмышы. Барысы да шулай яшәгән, бу гадәти татар тормышы дип тә әйтелми. Төрле кешеләр бар, якты күңеллеләр дә, усаллар да була. Әдәби әсәр жанрында уңай һәм тискәре каһарманнар да, алар уза торган киртәләр дә булырга тиеш. Зөләйха өчен кайнанасы бер сынау кебек була. Һәр кешенең үз фикере бар, һәм аны яңгырату да нормаль күренеш. Кемдер – әйе, бу безнең тарихка охшаш, кемдер – юк, ди. Гүзәл Яхина да әзерләнгәндер, укыгандыр, әбисе белән күп сөйләшкәндер. Бу – документ түгел, әдәби әсәр.
— Бу җырны балачактан ук беләм. Әнием аны бишек җыры буларак җырлап мине үстерде. Яратам, якын итәм, чөнки ул канга сеңгән. Балачактан ук җырчы булырга хыялланганга күрә, үскәч, үз альбомнарым барлыкка килгәч, концертларым оештырылганда бу җыр, һичшиксез, минем репертуарымда булачак дип хыялланып үстем. Татарлар өчен бу җыр – тарих, бу аның яшәеше, аның мәдәниятенең матур үрнәге. Миндә аны җырлап татар теле, мәдәниятеннән ерак булган кешеләрнең дә күңелләренә үтеп керердәй итеп башкару теләге, максаты бар иде. Иң авыры шул булды. Телне белмәгән килеш тә барысы да аның ни турында икәнен аңласын яки уйлансын иде дигән хыял белән эш иттек. Яңа, үзенчәлекле аранжировка ясалды. Мәскәүдәге концертта беренче тапкыр аны башкаргач, яныма килгән кешеләр җыр сүзләрен аңламадык, әмма җыр йөрәккә үтеп керде, нур белән уратып алды дип хисләре белән уртаклашты. Кешеләрдә матурлык, җылылык хисләре туа, чыннан да, ул ниндидер барысына да якын булган бишек җыры буларак кабул ителде. Радик Сәлимовка, Сергей Крыльцовка рәхмәт, алар халык җырының яңа яңгырашын булдыра алды. Төрле милләт кешеләре яза икән, димәк, ул һәр кешенең күңеленә үтеп керә алган һәм мин шуның белән бәхетле. килмәсен, китап, фильм, җыр булсынмы ул, аны ошатучылар һәм ошатмаучылар, аны якын итүчеләр дә, яратмаучылар да була. Кемдер тарихка туры килми дип әйтә. Мин тарихчы да, әдәбиятчы да түгел. Әмма миңа китап ошады. Ул җиңел, рәхәт укыла. Яхина үзе дә мөмкин кадәр гади тел белән гаилә тарихын язарга тырышуын сөйләгән иде. Әмма әсәр көчле булып чыкты. Зөләйханың ничек үскәнен күрә алабыз, нечкә күңелле, каршы сүз дәшмәс кыздан үзен, баласын якларлык матур хатынга әверелүен күзәтеп була. Миңа тәэсир итте бу китап һәм авторына рәхмәт, һәрбер китап шулай йөрәккә үтеп керә алмый.