«Чыккан дисәм,
кызым, хәтеремнән,
Уйларым һаман да кузгата.
Тәнемдәге яралар әткәңне
Гомер буе килә озата.
Гитлер дигән бик тә
явыз дошман
Кол итәргә безне уйлады.
Илгә булган сөю, ышанычны
Өметсезлек белән урады.
Рух куәте, ныклы каһарманлык
Халыкларны дәррәү күтәрде.
Милләтара дуслык
һәм туганлык
Калкан булып алга этәрде.
Кояшның да булды сүнгән чагы,
Бар сынауны илем үткәрде.
Башларына кайгы ишелгәндә
Сабыр булды, сынмый күтәрде.
Баренцедан Кара диңгезгәчә
Туган җиребезне яклады.
Гаскәрләрнең барлык
төрләре дә
Иминлекне безнең саклады.
Яу кырында каты
сугыш барды,
Тылда барды икмәк өчен көрәш.
Хатын-кызлар,
картлар тез чүкмәде,
Эшләделәр бар эшләрне көрәп.
Зарланмыйча һич тә
авырлыкка,
Урман кисте, җирен казыды.
Печән чапты,
арбасын да тартты.
Җиңү таңын
тырышып якынайтты.
Тылдагылар өчен зур юаныч
Булды бары фронттан
килгән хатлар.
Һәркем һәрчак шушы
хат юлларын
Ядкарь итеп кадерләп саклар:
«Әнкәй, мине сагынган
чакларда
Кара син кояшның баешын.
Яп-яшь килеш кенә билләремә
Мин дә будым
солдат каешын...»
«Атлансам,
башын күтәрә дустым,
Минем газиз туры аткаем.
Ай-һай, үзем кебек
сөйләр микән
Сагыныплар язган хаткаем...»
Ләкин алары да килмәс булды,
Алмаштырды кара кәгазьләр.
Алып килде һәрбер
йортка шулар
Кайгы, күз яшьләре, каһәрләр!..
Беренче авыр сугыш сынавын
Үттем, кызым, Сталинградта.
Мин катнаштым
Паулюс армиясен
Калдыруда камалышта.
Кырык икенченең уникенче
Декабрь көне, кызым, хәтердә:
Сугыш бара, бара коточкыч яу
Гүя бар дөньяны ут алган.
Тирә-якта атыш, шартлау
тавышы,
Күпме корбан
башларын салган?!
Әҗәл йөри безнең янда гына,
Пуля яңгырлары ява гына!
Курыкмыйча мин алга барам,
Яу кырыннан штабка
чымнар сузам,
Алга тизрәк, элемтә бик кирәк!
Ишетәмен кинәт
шартлау тавышы...
Хәлдән таям, һушымны җуям...
Бирешергә теләми тик йөрәк.
Мина ярчыклары теткәләгән
Икән минем бөтен тәнемне.
Иптәшләрем табып
алган мине,
Җиңеп чыктым шулай үлемне.
Поезд чаба Көнчыгышка таба,
Яралылар ташый ул анда.
Дошманнар мәкерле,
аңдый безне,
Сизеп калып,
дошман арттан куа.
Чү! Поездга ни булды?
Тукталды.
Анда коточкыч
мәхшәр башланды.
Тәнем яна, ярадан кан тама,
Әллә тәмуг моннан башлана?!
Санитарка Тоня йөгереп килеп
Тәне белән утны каплады.
Ә мин, кызым,
калдым тагын тере,
Әҗәл мине ала алмады.
Ах, син, Тоня, Тоня, Антонина!
Мин бурычлы мәңге алдыңда.
Ант итәмен барсы өчен дә
Кан дошманнан үчне алырга!»
Савыгып чыгып
госпитальләрдән
Әти сугыш юлын дәвам итә.
Донбасс, Украина, Польшаны
Фашист коллыгыннан
азат итә.
Ярсый, ахры, йөрәккәе аның,
Батыр яугир, ир заткаеның.
Уйлаганда, бик тә кызганыч шул
Күргәннәре аның башкаеның.
Әйтерсең дә, кинодагы кебек
Әти күргән
һәм сөйләгән хәлләр.
Висла, Одердагы каты алыш,
Берлинның үзен алган мәлләр.
«Яраларым икесе Идел буе,
Берсе Висла яры «бүләге», –
Дип әйткәндә, әтекәем минем,
Ничек түзде синең йөрәгең?
Күңелеңә үтә алмыйм һичбер,
Ала алмыйм синең серләрең.
Аңласам да бик күп асылларын
Әткәм, синең әйткән сүзләрнең:
«Яраларым, балам, төзәлде ул,
Эзләре калса да тәнемдә.
Йөрәк яраларым гына минем
Газап булып калды гомергә.
Иптәшләрем, минем яудашлар,
Барып җитеп дошман өңенә.
Батырларча кыю көрәшеп,
Һәлак булды Җиңү көнендә...
Шатлык-кайгы бергә кушылган,
Антонина өчен борчылуым
Яраларым әле дә кузгата –
Йөрәгемдә утлы куз ята».
Безнең әтиләрнең язмышлары
Сугышларда исән саклаган.
Таякларда кайтып төшсәләр дә,
Илдә-көндә беркем какмаган.
Горур башкайларын имичә бит
Намус белән алар көн итте.
«Кеше» дигән бөек исемне
Тапламыйча саклап йөретте.
Мин ярата идем, әткәй, сине
Яшәгәнгә саклап гаделлек.
Таш сарайлар
синнән калмаса да,
Калдыргансың җирдә дөреслек!
Төшләремә, әткәм, еш керәсең,
Киңәшләрең миңа бирәсең:
«Яу кырында булганнарга,
кызым,–
Таш һәйкәлләр хәзер куелган.
Аларның исемнәре дә сезнең
Күңелләргә кереп уелган.
Инде, зинһар, онытмагыз инде
Погонсыз тыл солдатларын да.
Сафлары да кими бара инде
Ул аяусыз батырларның да.
Онытмагыз тагын гомере буе
Өзелеп улын көткән әниләрне.
Ирләренә мәңге тугры калып,
Көтә белгән сабыр әбиләрне!
Килер бер көн,
сугышлар да булмас,
Үч алырлык канлы дошман да...
Сез безне искә алыгыз...
Балагызга исем кушканда,
Иртәләрен кояш чыкканда...»
Онытмыйбыз, әти, һичнәрсәне
Онытмыйбыз, әти, беркемне дә.
Онытмыйбыз
«Үлемсез полк» белән
Узган чакта Җиңү көннәрендә.
Авыл уртасында олы һәйкәл
Калкып чыкты – сезгә истәлек.
Содатларга: әти-бабайларга
Бу истәлек – бездән мәңгелек!
... Тыныч йокла, әткәй,
кайтыйм инде
Догаларым укып мин китәм.
Рухларыңа хурлык китермәм,
Башым иеп сиңа ант итәм!
Ходай кушса,
тагын килермен мин
Кабереңә гөлләр салырга,
Бөек Җиңү көне белән котлап,
Рухларыңа дога кылырга
Иншаллаһ!
Венера Шәйхлисламова – Солтангалиева.
Болгар-Мәчетле.