Зәйнәп, улы Әскать белән автобустан Зирекле авылы турысында төшеп калды. Туган якларына кайтырга җай чыккан саен, ул тәүдә яшьлегенең иң матур хәтирәләре сакланган шушы авыл кырында туктала. Менә бүген дә шул тарафка төбәлеп басып тора. Элегрәк шул турыда аерымачык булып күренеп торган йорт бу юлы күзенә ташланмагач, ул кабаланып, таудан йөгерә-атлый төшеп, таныш урамнар буйлап Югары очка таба атлады. Артыннан ияргән улына кая юл тотуларын әйтергә һаман да булса курка иде әле ул.
Менә ул йорт! Бераз гына чүксә дә, исән икән бит әле... Ихатаны әрсез әрем, кычыткан баскан. Ишектә зур йозак, тәрәзәләргә такта кагылган. Сөйгәненең туган йорты хәтерендә гел матур килеш саклангангадыр, хатын бу күренешкә йөрәге әрнеп карап торды да, ашыгып-кабаланып ут күршеләренә табан китте.
Капкадан абалап килеп чыккан бозау хәтле этенә: “Пшел, алай юньсезләнмә!” – дип әмер бирә-бирә, хуҗабикә әби үзе дә күренде. Шунда ук хуҗасына буйсынып, капка астыннан кабат ихатага шуып кереп, коерыгын болгый-болгый оясына кереп шылды теге. Ниһаять, калтыранып, куркып калган Зәйнәпнең эченә дә җан керде.
Күршеләре турында сорашмакчы булып авызын ачкач, әби моны алдан сизенгәндәй, аларны өенә дәште. Өстәл тирәли утырып дога кылу белән, ул иң элек самоварына барып тотынды.
Менә, ниһаять, самоварның камфарасы өстенә бөртекле чәй салынган чәйнүк тә менеп кунаклады.
Өйне күзәткәндә, йорттагы һәр нәрсә үткән балачак елларын хәтерләткәндәй тоелды Зәйнәпкә. Менә әбекәй нәкъ үзенең әнисе кебек үк, авыз эченнән көйләп кенә нидер сөйли-сөйли, ерак юлдан килүче кунакларга чәй ясый башлады. Ул арада таныштылар: Бәдриҗамал исемле икән. Кунак хатынның авызыннан “Хәдичәттәйләр” дигән сүз чыгуга, ачылып китеп, ул: “Күршем Нәфкать, улы һәлак булгач, саулыкка туймый башлап, инсульт кичерде! Дәваханәдән соң да мантымагач, силсәвитләр аны күрше авылдагы картлар йортына урнаштырдылар”, – диде һәм карашын үзеннән җавап көтеп торган хатынга төбәде.
Бу сүзләрдән күз аллары караңгыланып киткән Зәйнәп:
– Нәфкать, минем улымның атасы була! – дип кычкырып җибәрүен сизмичә дә калды.
“Күрәсеңне күрми, гүргә кереп булмый!” – диюләре хак инде, хак! Күпме еллардан соң, яхшы атлы мәрхүм күршесенең никахсыз хатыны белән унбиш яшьлек улы барлыгын белгән Бәдриҗамал әби шулай уйлап, өнсез калды.
Шушы минутларда Зәйнәп тә үткәннәрен күз алдыннан кичереп чыкты. Ул тугызынчы сыйныфны, Зиреклегә йөреп тәмамлады. Шунда Нәфкать белән танышып- дуслашып киттеләр, шунда икесенә дә язлар белән ярсып-ташып мәхәббәт килде...
Мәктәпне бетергәч, Зәйнәп укуын дәвам итәргә шәһәргә китте, ә Нәфкате авылда калды. Чөнки ул көзгелеккә армиягә чакырылган иде.
Атна саен очрашып тордылар. Йә кыз кайта, йә егет үзе шәһәргә юллана.
Менә шулай аралары якынайганнан-якынаеп, алар бер-берсеннән башка яши алмаслык дәрәҗәгә җиттеләр.
Нәфкать десант гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, кыз сагынуларыннан сарыга сабыша язган иде. Аның өчен дөнья туктап калгандай булды, яшәвенең яме бетте. Әйе, ничек онытсын инде Зәйнәп, һәммәсе дә бүгенгедәй күз алдында.
Нәфкать ун көнлек отпускага кайткач, аның күп өлешен бергә үткәреп, шунда бер-берсен мәңге ташламаска, бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр.
Ә армиядан кайтышлый, бүлмәсенә бер кочак розалар белән атылып килеп кереп, бит очыннан үбеп алганын ничек онытасың? Бар да кичә генә булган кебек ләбаса! Егет: “Никахлашып, авылда төпләник!” – дигәч, канатланып: “Син кайда, җаным, мин дә шунда!” – дип җаваплаган иде бит!
Әле инде шул адымы өчен үкенепме-үкенә. Чөнки моның сәбәпләре бар. Тик ул вакытта киләчәкне кемнәр фараз итә алган соң? Бер-берсен сөйгән ике яшь йөрәк алда ни булырын каян сизенсен?
Туйны чәчәкле-җимешле ямьле җәй көннәренә билгеләделәр. Зәйнәп: “Әлегә туганнарга әйтми торыйк, бу безнең кечкенә серебез булсын!”– дигәч, Нәфкать хәтта олыгаеп барган әнисенә дә шатлыгын сиздерергә ашыкмады. Ә үзе: “Вәгъдә – иман!” – дип уйлап, дәртләнеп, тиздән Зәйнәбе белән кавышыр сәгать-минутларын саный-саный, төп нигезне төзекләндерергә кереште. Киләчәккә уй-хыяллары зурдан иде шул егетнең. Яшь кәләше белән өр-яңа йорт, җылы оя тергезергә, өй түренә бәби бишекләре элеп, балалар үстерергә...
Үзгәрешләр заманында туган колхозында эшкә калырга булгач та, авылдашлары Нәфкатькә аптыраган иде. Яшьләрнең күбесе озын акча артыннан читкә юлланганда, ул чигенмәде: “Монда да аякка басып, ныгынып китәрмен әле!” – дип, торды да калды.
Тормышы бөтен яклап та бөтәеп, түгәрәкләнеп килгәндә генә, һич көтмәгән җирдән авылга: “Нәфкать һәлак булган!” – дигән кайгылы хәбәр таралды. Кояшлы җәйнең ямьле бер көнендә Нәфкать су керергә киткән җиреннән юкка чыкты.
Туганнары аның гәүдәсен бер атна үткәч кенә елга төбеннән табып алдылар. Аның суга чумганда башы белән төптә яткан агач ботагына кадалып һәлак булуы турындагы хәбәр Зәйнәпне һуштан яздырды. Киләчәккә баглаган ак хыяллары берьюлы челпәрәмә килгәч, кайгылы башын кая куярга да белмәде. Өстәвенә, Нәфкатен соңгы юлга озатып кайткач та, йөрәк астындагы тере җан үзенең барлыгын сиздерде.
Сабыеның тумас борын ук әтисез калуын аңлап әрнеп-әрнеп еласа да, Нәфкатьтән бала көткәнен беркемгә дә белгертмәскә булды. Тик япь-яшь иңнәренә кунган хәсрәт кошын ничек җиңәргә, кайдан көч алырга, кемнән ярдәм сорарга?! Әйе, яшь хатын ул көнне сөйгәне белән киләчәккә булган якты хыялларын да җирләп кайтты. Башкаена төшкән кайгылары турында берәүгә дә сөйли алмый иде ул.
Чалт аяз күңел күген болыт каплап алгач, ул кешеләр белән элекке кебек ачылып сөйләшми, көлми башлады. Төрле чаклары булды. Башына: “Әллә кайгымны хәмер белән юыйм микән?” – дигән “җенле уйлар” да кереп чыккалады. “Әйдә, ялгыз яшәмә, үзеңә тиңнәр тап!” – дигән үгет-нәсихәтләрен бирүчеләр дә булмады түгел, булды. Әмма, хатынның беркемгә дә күңеле төшмәде: Нәфкатен күңелендә терелтеп, улын берьял-гызы үстерде Зәйнәп...
“Әти!” – дигән назлы сүзне әйтә алмаса да, Әскать бик акыллы, инсафлы бала булып үсте. Унбиш яшь тулып узгач кына серне аңа чишәргә булды Зәйнәп.
Ничә еллар дәвамында иренең каберенә үзе генә килеп йөрде, хәзер инде дөреслекнең күзенә карарга вакыт! Улы да мәрхүм әтисенең туганнары белән танышасы килүен әледән-әле әйтеп торгач: “Баланы туган авылы, нәнәсе белән таныштырырга кирәк!" – дигән уйлар белән юлга чыккан иде Зәйнәп.
...Әскатькә сынаулы карашын ташлагач, Бәдриҗамал әби: “Суеп каплаган әтисе ләбаса!” – дип ычкындыруын сизми дә калды. Менә күрәчәк дисәң дә күрәчәк!
Шул көнне үк Нәфкатьнең әнисе янына киттеләр. Аларга Бәдриҗамал әби дә иярде. Таксида булгач, тиз барып җителде.
Тәрбиячеләренә йомышларын әйткәч, иң төпкел бүлмәләрнең берсеннән Хәдичә әбине җитәкләп килеп тә чыкты.
Озын коридор буенча “Мине кемнәр көтәргә мөмкин соң?” – дип кеткелдәп көлә-көлә сөйләнеп килгән әби таныш түгел хатын белән яшьүсмерне күргәч, кинәт: “Нәфкать улым, синме?!” – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Хатасын аңлагач, гафу үтенгәндәй: “Ачуланма инде кызым, шушы баланы үземнең моннан унбиш ел элек һәлак булган лачыныма охшаттым бит”, – диде. Күршесенә авыз ачып сүз әйтергә дә куркып, читтәрәк басып торган Бәдриҗамал әби дә: “Менә шулай, үз каның кайчан да таныла икән. Әй Хәдичәкәем, бу малай чынлап та синең Нәфкатеңнең улы бит!” – дип әйтеп салды!
Хәдичә әби башта аңламый торса да, бу сүзләр зиһененә барып җиткәч, яулык очы белән әкрен генә күз яшьләрен сөртеп алды. Әйе, оныгы барлыгын белү бу дөньяда ялгыз калган әби өчен көтелмәгән олы бәхет иде!
Зәйнәп Хәдичә әбине моннан бөтенләйгә алып кайтып китергә тели иде. Шулай итеп, тәрбиячеләре белән сөйләшеп, алар Зирекле авылына юл алдылар. һәм менә, шул көннәрдән бирле алар шатлыкта да, кайгыда да гел бергә, янәшә!
И, язмыш, язмыш! Уйлап карасаң, Нәфкатьнең гомере өзелү берьюлы ничә кешенең бәхетен челпәрәмә китергән: Хәдичә әбине – улсыз, Әскатьне – әтисез, ә Зәйнәпне исә, сөеп-сөелеп яшәр чагында гына – ялгыз аккош иткән...
Ә аккошлар алар ялгыз калса, башкаларны яр итә алмый. Алар йә үзен-үзе һәлак итә, яисә мәңге ялгыз гомер кичерә. Бүген Зәйнәп тә Нәфкатенә булган керсез сөюенә тугры калып, мәхәббәт җимеше булган улын ялгызы гына үстереп, гомер юлыннан атлый.
Арабызда йөрәгендә сүнмәс-сүрелмәс сөю хисе йөрткән менә шундый олы җанлы, киң күңелле затлар да бар әле, бар!
Чыганак https://tulpar.rbsmi.ru/articles/ta-ir-z-r/G-lsim-ZINN-TULLINA-Yalgiz-akkosh-Bulgan-h-l-271559/