Барлык яңалыклар
Иҗат
1 июнь 2020, 11:50

Хәния Фәрхигә 60 яшь тулган булыр иде. Сеңлесе үзәк өзгеч сүзләр язды

Исән булса, бүген 30 май көнне Хәния Фәрхигә 60 яшь тулган булыр иде. Сөек җырчыбыз 2017 елның 27 маенда якты дөньядан китте. Бүген Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина үзенең инстаграмына үзәк өзгеч сүзләр язган.

Текстны үзгәртми бирәбез:
- Апау, апау нигэ дим син минем сенелем булмадын икэн??? Бэлки дим мин сине аз булсада уссалыкка, хэйлэгэ, бар кешене дэ «фэрештэ», итеп курмэскэ, кирэк чакта таштай каты бэгерьле, башкалар очен тугел узен очен аз гына ихтибарлы, кунел турен хэммэсенэ дэ ачмаска ойрэткэн булыр идем бэлки. Э син бу сыйфатларнын нэкь киресен узенэ туплаган иден шул йорэк парэм. Башкалардан аерым буларак артык кин кунелле, кешелекле, михербанлы, изге зат булдын. Синен кечкенэ йорэгенэ бар жиханнын нуры жыелгандыр диярсен, шуна да ягшысы да, яманы да шул нурдан коенды. Изгелэре сина нур олэшссэ, яманнары синен нурларыны узенеке итте. Кечкенэдэн бер серле йомгак булдын син безнен бэгерьем.Эти-энине, туганнарны, якыннарны яшел аланда ускэн нэфис голчэчэк кебек узене яраттырдын, назландырдын. Без Апаууу сине чиксез яраттык, озелеп сагындык. Э син жавап итеп гел безнен янга коштай талпынып кайттын. Яшэргэ дэ, яшэргэ иде эле Кояшым, газиз эниебез, куз карасыдай кызларын Алиян, Алсуын, алтын бортегедэй оныкларын, синен очен жан атып торган кан кардэш-туганнарын, сине яраткан меннэрчэ тугры тамашачын бар иде Апаууу. Синен бик тэ бэхетле чакларында, тормыш алдында тезлэнгэн чакларында, инде упкыннардан тошеп китэр чакларында да бирешмэгэн иден бит Апауу жаным. Кадерле, хормэтле булдын, узенен чиксез гузэллеген, зур йорэген белэн купме кешенен йорэген яуладын да, узен мэнгелеккэ кинэт кенэ киттен дэ бардын. Сонгы тамчы эчкэн суын, ашар ризыгын, аяк баскан жирен Туган жирен, сулаган хаван, башыны салырга минем иннэрем, йоп-йомшак кулларыны сонгы кабат кысарга узем булдым. Авыр булды, чиксез авыр. Синен сонгы сулышын озелде, дип табиплар чыгып эйткэч жир убылды, куклэр ярылды, йорэгем меннэрчэ кыйпылчыкларга телгэлэнде. Э син бер ни булмагандай, елмайгандай таш курчак кебек ята иден. Монда рэхэт, монда лэззэт, жаныма сез дэва диден, рэхмэт сезгэ энием янын да элдэ сез бар, мин сезгэ гомер буе рэхмэтлемен, диден юлга чыкканда. Кубэлэктэй жанын бер мизгел эчендэ куклэргэ кутэрелде дэ, безне гомерлеккэ ятим итеп кайгы дэрьясына тортеп тошерде Апауууу, Кояшымммм, сине хэтта Олуг юбилейын - 60 яшен белэн котлыйсым да килми. Иртэ сулдын бит нэфис чэчэгем иртэ сулдын. Алланын рэхмэтендэ бул, Кояшым.
Читайте нас: