– Барлык кошлар кул куйганда, нилектән син генә риза булмадың?
– Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр, – дип җаваплаган ярканат.
Шуннан соң бүтән кошлар да:
– Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул, – дигәннәр.
Ай белән Кояшка бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.
Шуннан соң Кояш ярканатка:
– Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм, – дигән. Шунлыктан ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.
Ай аңа сүз әйтмәгән, шуңа күрә ярканатка Ай яктысында бик әйбәт.
Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди...