Әледән-әле телефон төймәсенә баскалап тикшергәләп тә карады инде. Кем белгән, бәлки нәкъ шул урында телефонның антеннасы тотмый торгандыр, дип уйлап, бүлмә буйлап тотып йөреп, тикшереп чыкты да, тәрәзә төбенә китереп куйды телефонын.
Ә бәлки, акчасы беткәндер? Кабат-кабат күпме акчасы калуын тикшерде. Ничек бетсен ди инде акчасы, әле кичә генә 200 сум акча салган иде бит.
Нурисә телефон торган урыннан башка бүлмәгә чыксам аның моңлы шалтыравын ишетмәмен дип куркып, шул ук тәрәзә төбенә менеп кунаклады.
Тәрәзәнең теге ягында башка дөнья. Әнә, аның йортына терәлеп диярлек урнашкан каршы өйдә күпме тәрәзә. Тәрәзә саен диярлек ут кабынган. Һәр бүлмәдә үзенчә кечкенә генә бер язмыш. Нурисәнең күзләре кырыйдан икенче тәрәзәгә төште. Анда ашыгып бер хатын-кыз ашарга пешереп йөри. Ашыга торгач кулындагы тарелкасын төшереп ватты. Шул тавышка булса кирәк, икенче бүлмәдән очып диярлек җикеренгән ир-ат чыгып тавыш куптарырга кереште. Чиратлап, я хатын, я ир куллары белән селтәнеп ачуланышты да ачуланышты. Үз-үзләрен тотышына карап торсаң, бер генә дә бер-берсен сөеп яшәгән кешеләргә ошамаган.
Шул да булдымы инде тормыш? – дип, йөзен сытып Нурисә аларның күршесендәге тәрәзәгә күчерде игътибарын. Ул тәрәзә аша караватта яткан бер әби күренә. Әби урыныннан тора алмый булса кирәк, әнә кулы белән өстәлдән нидер алырга дип сузыла, тик буе җитми. Яшәү көче әбине һаман да бирешмәскә өнди. Я, алла, ул үрелә торгач яткан урыныннан идәнгә тәгәрәп төшә... Нурисә утырган җиреннән тартылып куйды, әйтерсең лә, ул шулай итеп әлеге егылып төшкән әбигә ярдәм итә алыр иде.
Авыр гына сулап, Нурисә, телефонына карап куйды. Ә ул һаман дәшмәде.
Бүлмә буйлап сикергәләп йөргән сабый нәкъ Нурисәнең каршындагы тәрәзәдән күренә. Матур пәрдәләр аша аның нинди шат икәне бүлмә эченә генә сыймыйча урамга ук тарала сыман. Ул шул шатлыгын кая куярга белми сикерде дә сикерде, үзе дә сизмәстән өстәл кырыена куйган ноутбукны егып төшерде. Нурисә дә, әлеге сабый сыман, күзләрен каплап куйды. Бу вакыйганың ни белән бетәсен күрәсе килмичә, ул күзләрен башка тәрәзәгә күчерде.
Анда икесе ике креслога җәймәләр ябынып утырган килеш бер әби белән бабай телевизор карап утыралар. Телевизорлары иске булса кирәк, нигәдер әби әледән әле җылы җәймәсе астыннан чыгып телевизордагы каналларын күчереп йөри.
Бичара карчык, дип уйлап куйды Нурисә, нишләп инде гел ул гына тора? Чиратлап торсалар ярамыймы икән инде? Эх, бу ирләрне, үзләренең кадерләрен беләләр дә соң. Мин булсам тормас идем...
Кулы белән сузылды да, телефонына басып карады. Ә ул һаман шул килеш, дәшми генә тора бирде. Ә бәлки, эшләмидер, кая тикшереп карыйм әле – дип, өйдәге телефонга, аннан өйдәге телефоннан үзенең кәрәзле телефонына шалтыратты... Эшли... Тик ул көткән кешедән генә шалтырату юк.
Нурисә торды да, телефоны яткан тәрәзә төбенә тиз генә кызыл шәраб белән ике бокал китереп куйды. Шешәне ачып, бокалларның берсенә шәраб салып куйгач, буш бокалга моңсу карап авыр сулап куйды. Караңгы төшкән урамның янган утларыннан күзләрен алмыйча бокалны бушатты. Күз карашлары әледән-әле тегендә-монда узып баручы машина фараларына, аннан бер тынын да чыгармыйча тыныч кына ятучы телефонына күчте. Яңадан каршы йорттагы тәрәзәдә кабынган ут үзенә карарга мәҗбүр итте. Анда кулына гитарасын тотып бер яшьүсмер керде. Җайлап кына креслога утырды да, нидер уйный башлады булса кирәк. Куллары гитара кыллары буйлап әле тегендә, әле монда йөриләр.
Нурисә тагын бер бокалны бушатып куйгач телефонын кулына алды да, аның белән сөйләшә башлады.
– Я, нигә дип дәшмисең инде син?.. Сыйпап кына торам, иң кадерле кесәмә салып йөртәм, кулымнан да төшермим. Акчага тилмерткәнем булдымы сине? Әгәр минем күңелемне шулай күрсәләр, мин хәлемнән килмәгәнне дә эшләр идем... Дәшмисең.., – йөрәк әрнүе белән әйтте бу сүзләрен Нурисә, – димәк, килешәсең. Ә мин сине хәзер тотам да, менә шул стенага чәпим!! Шөрепләрең, пружиналарың бөтен бүлмә буйлап таралып китәрлек итеп! Вәт, аннан, белерсең, ничек дәшмәскә икәнен.
Үзенең фикерләреннән үзе куркып Нурисә трубкасын кулларына алды да, сыйпап куйды.
– Гафу ит, гафу ит, зинһар! Кызып киттем. Мин сине ватсам, башка беркайчан да мин көткән шалтыратуны ишетә алмаячакмын бит... – Нурисә телефонын катлы-катлы үбеп куйды да, яшь тулган күзләре белән аңа карап:
– Я, үтенәм синнән, шалтыра инде. Шалтыратсын инде миңа УЛ! – дип кабатлады.
Тик телефон гына һаман дәшмәде.
Караңгы урамдагы утларга, каршы яктагы йортның тәрәзәләренә, һәр тәрәзәдәге тормышны күзәтеп, Нурисәнең тәрәз төбендәге шәраб шешәсе бушап килә иде инде.
Баганадан төшкән салмак ут яктысында Нурисә олы гына этнең хуҗасы белән йөрүен күзәтә башлады. Әлеге эт үзенчә шаярып сикергәли, узган барганга ябыша. Ә хуҗасы берни булмагандай бар дөньяга битараф булып шешәсеннән күтәреп сыра эчеп басып тора бирә. Нурисә күзләренең арыганлыгын тоеп бераз изрәп китте.
Шул вакытта телефонга җан кергән диярсең, ул колакларны назлаучы моңлы көе белән шалтырарга кереште. Нурисә, көне буе әлеге шалтыратуны көтеп алган булса да, баштан бераз югалып калды. Аннан, трубканы куллары белән алды да, шашып-шашып үбәргә тотынды. Шуннан кисәк кенә трубканы бушаган шәраб шешәсе янына тәрәз төбенә куйды да, шул көй ритмына туры китереп, кулларын йодрыклап, ә урта бармагын тырпайткан килеш килбәтсез кыяфәтләр чыгарып сикереп-сикереп биергә тотынды. Телефон шалтырады-шалтырады да, тынып калды... Тиргә баткан Нурисә дә, битләрен, маңгайларын сөртеп, биюеннән туктады.
Аннан, тәрәзә кырыена килеп терәлде дә, әкрен генә шуып төшеп идәнгә килеп утырды. Телефонын кулына тоткан килеш бар дөньясын онытып сабый балаларча сулкылдап-сулкылдап елады.
Кем белгән, бәлки каршы йорттагы берәү Нурисәнең дә бүлмәсендә барган вакыйгаларны тәрәзәсе аша күзәтеп утыргандыр. Ләкин телефоннан шалтыратучы кеше генә аның күңелендә булган тойгыларны, хисләрне белми калды һәм беркайчан да белмәячәк.
Серле бер урман бу хатын-кыз күңеле.